16+

"Берәмтекләп җыярга калганда, 100 данәсе дә бик кадерле..." (халык санын алу нәтиҗәләре буенча фикерләр)

2010 ел белән чагыштырганда, Россиядә татарлар саны 597 меңгә диярлек кимегән. Нәтиҗәләр буенча илдә беренче урында – руслар, икенчедә – татарлар. Өчлектә чечен халкы да бар. Алар, башкалардан аермалы буларак, арткан.

"Берәмтекләп җыярга калганда, 100 данәсе дә бик кадерле..." (халык санын алу нәтиҗәләре буенча фикерләр)

2010 ел белән чагыштырганда, Россиядә татарлар саны 597 меңгә диярлек кимегән. Нәтиҗәләр буенча илдә беренче урында – руслар, икенчедә – татарлар. Өчлектә чечен халкы да бар. Алар, башкалардан аермалы буларак, арткан.

Башка бик күп милләтләр белән берлектә, соңгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча татар халкы да кимегән. Россия төбәкләрендә хәлләр шәптән түгел. Вазгыятькә бераз ачыклык кертү һәм халкыбыз саны кимү сәбәпләрен ачыклау буенча төбәкләрдәге коллегаларыбыз белән аралашып алдык.

“Бу – күңелсез хәл”
Чиләбенең “Дуслар” милли-мәдәни үзәге җитәкчесе урынбасары Регина Мөхәмәтова фикеренчә, күпләр үзләрен татар дип яздырмаган, гаиләләре белән җанисәптә катнашмаучылар да җитәрлек булган. 
– Халык санын алу Россиядә татарлар санының кимүен күрсәтте – бу күңелсез хәл. Минемчә, күпләр үзләрен татар халкы вәкилләре дип яздырмады. Шактый кеше җанисәпне бөтенләй узмады, танышлар һәм дуслар арасында шундый мисаллар бик күп, – ди Регина.

Шагыйрә, җырлар авторы, Чиләбе татарлары активисты Оксана Ильюп исә саннар кимүне статистика белән бәйли.
– Статистика – иң төгәл булмаган фән бит. Ышанмыйм мин аңа. Аны тегеләй дә, болай да ясарга мөмкин, - диде ул.

“Татарның моның кадәр кимүенә ышануы авыр”
Самара өлкәсендә 2010 елда татарларның саны якынча 128 000 иде, кызганыч, бу сан нык кимегән – 94 000 тирәсе калган. 

Данияр Сәйфиев, “Бердәмлек” газетасы һәм “Самара татарлары” журналы мөхәррире:
– Җан исәп алу иң авыр чорга – халыкның ковид белән авырга мәленә туры килде. Өйдән өйгә йөрмәделәр түгел, йөрделәр. Ләкин халык ябылды бит, ишегенә килгән кешене кертергә дә теләмәде. Күпләр җан исәп алудан шул сәбәп белән читтә калды, дип уйлыйм. Дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәлергә була иде. Ләкин техник сәбәпләр дә аяк чалырга мөмкин. Кайчагында шулай да була, техника сыната – мәгълүматлар юкка чыга, моңа күп мәртәбәләр инанганыбыз бар. Аннары бит әле 17 000 кешенең үз милләтен күрсәтмәве дә билгеле. Алар арасында татарлар юк дип кем әйтә ала? Бу зур сан түгел, ләкин татарлар санын берәмтекләп җыярга калганда 100 данәсе дә бик кадерле, һәм югалтуларның да зур нигезе була ала. Ләкин нәрсә генә булмасын татарның моның кадәр кимүенә ышануы авыр, әлбәттә... 

Ильяс Шәкүров, Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыятенең президенты:
– Мин әле моннан да азрак булыр дигән идем, әле сакланыпп калганбыз. Орлыкны чәчкәч тә, чүбен утамый гына үстергәч, мул уңыш алып булмый. Без моңа үзебез гаепле түгелме? Самарада татар халкы өчен оештырылган бәйрәмнәргә милләттәшләрне чакырып китереп булмый. Килмиләр! Әле бит бездә берәү генә булса да татар мәктәбе эшләп килә, кайсы милләт халкы мондый бәхеткә ия, әйтегез? Үз милләтебезнең үсеше өчен дәүләт акча бирмиме? Борынгы мәчетебезне төзекләнедер өчен 300 миллион сум тирәсе акча бирде, мондый мисалларны күпләп китерә алам. Эш дәүләттә түгел, үзебездә. Чеп-чи татар авылларына барып керәсең, урамда балалар рус телендә сөйләшә? Моңа кем гаепле? Беренче чиратта – әти-әни тәрбиясе. Әлбәттә, өйдә татар телендә генә сөйләшүне бурыч итеп куйган гаиләләр дә бар, ләкин алар бик аз. Яшь буында телгә мәхәббәт тәрбияләмибез, гореф-гадәтләрне сакламыйбыз, татар теленең, мәдәниятенең үсеше юк. Милли ядкарьләребезне кадерлибезме? Кем дә көтмәде бу санны димәгез, көтелгән нәтиҗәләр. Дөнья халыклары арасында татарлар башкалардан күбрәк тә, әзрәк тә үлмәде. Кыйблабызны югалтканбыз икән, билгеле, кимибез инде.

“Яшьләрдә милли үзаң юк”
Түбән Новгород татарлары да, 2010 ел белән чагыштырганда, 40 процентка кимегән.

Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” газетасы баш мөхәррире Олег Андерҗанов моның сәбәбен битарафлыктан күрә. 
– Саннар, чынлап та, уйландырырлык. 2010 елдагы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре белән чагыштырганда, безнең төбәктә яшәүчеләр 191 482 кешегә кимегән. 11 ел моннан элек 3 310 597 кеше яшәгән булса, хәзер – 3 119 115. Әле шуларның 700 000е үз милләтен күрсәтмәгән.
Халык саны буенча руслардан (2 448 926) кала икенче урынны саклап торсак та, бу өлкәдә безгә кагылган саннар нык уйланырга мәҗбүр итә, тирән борчуга этәрә, чөнки 2010 ел белән чагыштырганда, 40 процентка кимегәнбез. Элек Нижгар татарларының рәсми саны 44 103 булса, хәзер 26 685кә генә калган.
Мин монда төп сәбәп итеп битарафлыкны атар идем. Бигрәк тә яшьләрдәге битарафлык. Аларда милли үзаң юк. Бездә татар мәктәпләренең күбесе ябылды. Санаулы мәктәптә генә татар теле укытыла. Икенче мөһим сәбәп – яшьләрнең зур шәһәрләргә китеп баруы һәм аларның җанисәп алуда катнашмаулары, моны кирәк әйбер итеп кабул итмәүләре дип уйлыйм. Бездән бик күп яшьләр Мәскәүгә китеп бара. Һәм шуның белән татар телен кирәксенмиләр. Имтиханнарын яхшы бирү, шәһәрдә яхшылап урнашып калу өчен рус телен белергә кирәк, татар теле белән ерак итеп булмый, дип уйлый алар. Кызганыч, әти-әниләре дә шундый ук фикердә, – ди Олег Андерҗанов.

“Түбән дәрәҗәдә оештырылды”
Рәмис Сафин
, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе: 
– Халык санын алу бик түбән дәрәҗәдә оештырылган иде. Кайбер кешеләр моны пандемиягә сылтап калдыра. Миңа калса, электрон рәвештә уздырылуы да роль уйнамый калмады. Өлкән кешеләр өчен уңайлы формат түгел ул, шуның белән исәп алуда катнаша алмадылар. Тагын бер хатабыз татар иҗтимагый оешмаларының эшләп җиткермәве дип уйлыйм. Исәпкә алучылар итеп үзебезнең милләт кешеләрен күбрәк куярга кирәк иде. Безнең автономиядән дүрт кеше перепесчик булып эшләде. Һәм әйтергә кирәк: нәтиҗәле эшләделәр. Хәзер инде соң. Янгыннан соң ут сүндереп йөреп булмый. Киләсе исәпкә алу вакытында бу эшкә үз милләтебез кешеләрен күбрәк җәлеп итәргә һәм аңа алдан әзерләнергә кирәк. 

Марий Элда чыгып килә торган “Безнең тормыш” һәм “Якташлар” газеталары баш мөхәррире Фәнил Мусин да үзләрендәге татарларның саны кимүне яшьләрнең зур шәһәрләргә күчеп китүе белән бәйләп карый. 
– Россия күләмендә алганда, 16,5 миллион кеше үзенең милләтен күрсәтмәгән. Алар арасында татарлар 1-2 миллионны тәшкил итә дип уйлыйм. Мари Эл Республикасына килгәндә, 2010 елда бездә 38 мең татар булса, соңгы халык исәбен алу кампаниясендә 29 мең калган. Мин моны яшьләрнең Казанга китүләре белән бәйле дип уйлыйм. Ассимиляция бездә юк. Әмма катнаш гаиләләр бар. Рус кешесенә кияүгә чыккан татар кызының балалары да рус булып языла инде ул, – ди Фәнил Мусин.

“Татарча кабызабыз... тик”
Чувашиядә динне дә, татарлыкны да нык саклаган көчле татар авыллары барлыгын беләбез. Чувашстанда чыгып килүче “Вакыт” газетасының баш мөхәррире Динә Абелханова ни уйлый?
– Җанисәп алган саен кимибез. Мәктәпләрдә балалар үз ана телен түгел, рус телен күбрәк сайлый. Ел саен ныграк урыслаша барабыз. Безнең якта бик дини, татарлык ягыннан бик көчле авыллар бар. Комсомолда, Урмай, Шыгырдан, Тукай авылларындагы көчле татар гаиләләрен күреп һәрвакыт сөенәбез. Әмма анда да соңгы вакытта балалар күбрәк рус теленә күчә. Яшь буын телефон йогынтысында да, телевидение тәэсирендә дә русча аралашуга күчә. Рус телендәге контентка таяна. Без – ата-аналар – татарча тапшыруларны кабызабыз, ә алар бераздан тагын кире русчага күчерә, - ди Динә ханым.

Кимегәннәр, әмма башкортларны узганнар!
Идият Аширов
, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, Пермь өлкәсе, Барда районының җәмәгать эшлеклесе:
– Элек Пермь өлкәсендә 115 554 татар яши дип исәпләнә иде, 92 470гә калганбыз. Бик күп кимелгән. Ләкин бер сөенечле яңалык бар – Барда районында яшәүче татарлар арткан! Әлегә төгәл саннарны сер итеп саклыйлар, әмма йөрәкне куандырырлык яңалык район буенча татар халкының икенче урынга күтәрелүенә ишәрәли.
Милли аң йоклый. Элек мәктәпләрдә, рус теле һәм әдәбиятыннан кала, бөтен фәннәр дә татар телендә укытыла иде, Барда районы гимназиясендә хәзер татар теле атнасына бер-ике сәгать кенә калды, башка фәннәрнең укытылышы рус телендә. Бүгенге җитәкчеләрдә дә милли рух булмавы әрнетә. Районның хакимият башлыгы, мәгариф бүлеге, мәктәп җитәкчеләре арасында татар телен үстерү җәһәтендә янып йөргән кеше юк. Бу да бер сәбәп бит. Нишлисең, вазгыять шундый. Җан исәбен алучылар һәр кешегә барып җитә алдылармы икән – шигем дә юк түгел.

Сәлим Нәҗип улы Назин, Бөтендөнья татар конгресының Пермь өлкәсенең Барда районы вәкиле:
— Күрсәткечләр төрле. Татарстан Республикасының үз халкы 5 процентка, ә Барда районы халкы 3,7 процентка артты. Бу 10 ел вакыт эчендә. Безнең өчен тагын да күңелле хәл — Барда районында яшәүче татарларның 50 процентка, ягъни икеләтә артуы. Алдагы җан исәп алу вакытында Пермь өлкәсендә башкортлар 32 000 булса, монысында 16 000 калганнар. Татарлар да кимегән, әлбәттә. Соңгы җан исәбе алу барышында тискәре күренешкә тап булдык — төрки халыклар эчендә үзгәрешләр килеп чыкты. Башкортлар күз ачкысыз тизлек белән кимеп куйдылар. Моңа кадәр әби-бабасы башкорт дип яздырган кешеләрнең бүген оныклары үзләре аңлы рәвештә, татар телле даирәдә татар культурасында тәрбияләнүләрен аңлап, ә нигә әле үземне тулы хокуклы татар кешесе дип санамаска тиеш дигән милли аңы уянудан, татар дип яздыруларының нәтиҗәсе дип саныйм.

Свердлау өлкәсе татарлары ризасызлык белдерә
Свердлау өлкәсенең “Саф чишмә” газетасы мөхәррире Фәвия Сафиуллина әйтүенчә, җанисәп нәтиҗәләре тиешенчә башкарылмаган. 
– Минем фикерем бер генә: җанисәп тиешле дәрәҗәдә үткәрелмәде. 2002 елда һәр өй саен кереп йөрделәр. Төгәл бөтен җирдән җан исәпне алучылар һәр кешегә аерым сораулар биреп язып алдылар. 2010 елда да өйгә керүләр булды. Хәзер вазгыять үзгәрде. Күбесен кешеләрнең үз ихтыярына тапшырдылар. Дәүләт хезмәтләре порталына керегез дә, язылыгыз, янәсе. Ничә кешедән сорыйм, беркемнең дә өенә керүче булмаган. Үз тирәмдә булган бөтен кеше белән аралашкан вакытта, җанисәп вакытында әле, “Үттегезме, әйдә керәбез, язылыгыз, онытмагыз”, – дип йөрдем. 22 авылда булып, анда сөйләшүләр алып барылды, халык татар булып язылды. Ә күп кенә җирдә башкачарак булган. Я үтәргә онытканнар, я игътибар бирмәгәннәр, я эш күп булды дип, онытып җибәргәннәр. Росстат ЗАГС идарәләрендә барыбер мәгълүмат ала. Алар Россиядә яшәүчеләрнең төгәл санын болай да белә. Милләт кенә ачыкланмыйча кала, - дип сөйли Фәвия Сафиуллина. – Халык санын алу электрон форматта үткәрү дә нәтиҗәгә зыян китергәндер. Андагы мәгълүматны үзгәртергә дә мөмкин бит. Кемнеңдер дәүләт порталына кереп язылу өчен кәефе дә, вакыты да, ихтыяры да булмады. Күпләрнең мөмкинлеге дә булмагандыр.

Кыскасы, өлкә татарлары әйдаманнары халык санын алу нәтиҗәләре белән канәгать түгел. Шунлыктан өлкә татарлары оешмасы Росстатка мөрәҗәгать җибәргән.
– Һәрбер торак пункт буенча безгә милли составны җибәрүләрен сорадык. Әле җавап килмәде. Татар авыллары, татарлар күбрәк яшәгән җирләрне чагыштырып карыйсыбыз килә. Гомумән, бездәге сан, югалту котчыгарлык. 50 меңгә якын татарыбыз югалган. Татар бәлки пандемиядән соң 7-8 мең кимегәндер. Әмма 50 мең түгел, татарлар беркая да китмәделәр. Җанисәп нәтиҗәләре дөрес нәтиҗә түгел, - дип сөйли Фәвия ханым.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading