Пенсиясен арттыру хакына хат ташучы эшеннән китеп тә караган үзе. Урсалбаш авылы халкы да югалып калмаган, җыелышып Сөләй авылы җирлегенә төшкәннәр. Чакыртыгыз, сөйләшегез, Сәриябездән башка тормыш тукталган кебек, дигәннәр. Идарәгә чакыртылгач, Сәрия апа да каршы торалмый, иңнәренә яңадан хат ташучы сумкасының бауларын элә.
– Мин артык бәйләнчек тә түгелмен, үз сүземне әйтәм дә, газетага язылмыйм дисәләр, борылам да чыгып китәм. Үгетләп торуның файдасы юк, үз фикерен үзгәртми ул кеше. Ә менә гозерләрен җиткергәндә уйланып кала, мине тыңламагач, мине тыңлатырга да кыен аңа. “Тормыш – түгәрәк, бер син гозерләнәсең, бер мин...” – дим андыйларга. Болай зарланмыйм, өлкән буын яратып укый, яшьләрнең сүзе бер – телефон заманы, диләр. Рәхмәт, алып килгән торварымны да алалар. Борып чыгарган кешеләр дә бар, кайчагында йөземә аталар әле. Дәшмим, хезмәтем бит, миңа сатарга кирәк, алу-алмау – аның эше, – ди ул. Кире сүзгә эндәшмәскә, юк дигәнгә ярар дияргә дә никадәр сабырлык кирәк... Ярый әле әти-әнисе тәрбиясе ипле.
– 6 бала үстек. Әти белән әни гади кешеләр – терлекчеләр. Әти ат җикте, әни фермада бозаулар карады. Элек паспорт бирмиләр иде, сигезенче сыйныфны бетерүгә Азнакайга чыгып киттем. Штукатур-моляр һөнәренә укыдым. Аннан Бөгелмәгә җибәрделәр. Читтә каласы килмәде, әрсезләнеп туган ягыма кайттым, – ди Сәрия апа.
Комментарийлар