Хуҗа кешенең агач эшенә кулы ятып торган, ахры, кухнядагы гарнитур кулдан эшләнгән. Еллар дәвамында күп тапкыр сыланган буяуны куптарып, өслеген яңартсаң – менә дигән җиһаз булачак. Әмма такта чүбеннән ясалганына мөкиббән китүчеләр бу матурлыкны чыгарып атачак. Ярма-шикәр өчен булган кызыл төстәге, ак борчаклар төшерегән тимер савытлар, ипи куела торган челтәрле пластмасса тәлинкәләр, кырыйлары яндырып-бизәкләп ясалган бүлү такталары, тоткасына шәраб шешәсенең бөкесе тыгылган алюмин кәстрүл капкачы, шәм формасындагы лампа да чүплеккә юл алачак. Тәмләп кенә кофе уртлап утырырга яратканнар, ахры, калай кофе банкалары бик күп (бушагач, аларга нәрсә дә булса тутырып куя иде халык). «Күрсәтимме бер әйбер?» – дип, риэлтор буфет тартмасыннан ике банка кофе чыгарып куйды. Лиепаяда (Латвия ССР) җитештерелгән бу кофелар минем белән бер яшьлек һәм аларның өстәге фольгалары да тишелмәгән! Мин туры басып йөри башлаганчы ук эчелергә тиешле, яраклылык вакыты 8 ай булган 2 сумлык бу кофены нигә шул гомер саклаганнардыр? «Кофетарткыч та бар иде әле монда, – дип сөйли теге кыз. – Ул 60нчы елларда СССРда эшләнгән. Ә мин аны безгә хәзер генә чит илдән килгән дип уйлый идем». Советлар иле ул чорда үзе теләсә кемне кофетарткычына салып «тарттырырлык» иде шул. Экспортка киткән товарлар чит илнекеннән бер дә ким түгел, кайберсе сыйфатлырак та. Һәрбер завод-фабрика берничә юнәлештә эшләрлек итеп көйләнгән – йә ул уенчыклар ясый, йә тиз генә үзгәртелеп, хәрби сәнәгать кирәк-ярагын чыгара. Папирослар белән кайбер күлмәк сәдәфләренең диаметры юкка гына 7,62 миллиметр булмаган, ул-бу чыга калса, станоклар ике сәгать эчендә шундый ук калибрдагы патроннар эшли башлый.
Вакыт тукталган кебек
Безнең фатир карау музей экспонатлары белән танышуга охшап калды. Китаплар янында фотоальбомнар да бар. Риэлтор кыз аларны Себердәге туганына тапшырам дигән иде. Аклы-каралы, кайберсенең читләре бизәкләп киселгән фотоларда таныш түгел йөзләр. Менә бу гаилә диңгез буенда ял итә. Башка фотоларда алар «Москвич» машинасы белән Мәскәүдә, Минскида. Фотолар күп, үзләре дә моның белән шөгыльләнгән – фотозурайткыч, башка кирәк-яраклар да бар. Кергәндә үк кинопроектор полотносына игътибар иткән идем – мәктәптә укыганда, андый экраннардан фильмнарны күп карадык. Бу хуҗалар кинога да төшергән, берничә кинолента ята. Аларда Казанның 60нчы еллардагы күренешләре. Берсенең тышына «Коляның туган көне, 1965 ел» дип язып куелган. Шунда ук уйлап куйдым, ә кайда икән соң ул Коля-Николай? Фотодагы клёш чалбарлы, киң якасы пиджакның тышына чыгарылган батник күлмәкле, колакны каплап торган озын чәчле егет аларның уллары булырга тиеш. Ир-атлар да, хатын-кызлар да бертөрлерәк – унисекс стилендә киенә торган чор фотолары күп. Бу Коляга хәзер 60лар тирәседер. Түгәрәк өстәл артына җыелышып төшкәнендә ул әле кечкенә, тиктормас малай гына. Ул фото белән фатирның хәзергесен чагыштырсаң, әллә ни үзгәреш юк, аны кичә генә төшергәннәр кебек, әйтерсең лә вакыт тукталган биредә. Телевизор астындагы комод та шул, стенканың да бер чите күренә, икенче якта гел шул келәм тавышны «изоляцияли». Өстәл артындагылар елмаешып, сыйланып утыра. Параллель дөньялар бар дигәннәре хак булса, бәлки алар – үз дөньяларында, без – үзебезнекендә, бер үк вакытта, гел бер өстәл артында утырабыздыр? Алар анда шат-көләч, бернинди борчу-хәсрәтсез, иртәгәсе көнгә хыяллар белән, тиздән коммунизм җитәсен көтеп яшидер, дистә еллардан соң җидәмә ят кешеләр аларның фотоларын карап, бу гаиләнең язмышын белергә маташыр, гомер буе җыйганның күбесе пыран-заран килер, Себердәге ерак туганнары фатир сатар өчен генә кайтып китәр дип уйлап та карамыйдыр.
Ремонт бәясен исәпләп караган иптәш фатирны алмаска булып, «Әйберләрдән арыныр өчен дә күпме вакыт кирәк», – дигәч, тагын бер кат уйландырды. Кеше һич көтмәгәндә бу дөньядан китеп барырга мөмкин һәм аның өчен кадерле булган нәрсәне бүтән беркем дә үзе кебек бәяләмәячәк. Коля-Николай да бәлки исән-саудыр, әмма аңа гаилә альбомнары да барып ирешмәгән. Чыгарып ташланмаса, ул китапларны кемдер укыр, кофетарткычта кофе тарттырып эчәрләр, идәнгә ламинат җәелер дә, шыгырдаган тактадагы эзләрең дә югалыр. Бу фатир мисалында бездән соң нәрсә буласын үз күзләрең белән күреп инанасың – анда синнән берни дә калмый. Ә мал җыйганда болай уйламый кеше, фотога төшкәндә дә истәлеккә, киләчәк буыннар карар дип төшә, ә аларны бары тик риэлтор белән аның клиентлары карап утырачагын уйлап та бирми инде ул...
Фото: pikabu.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар