Тарихи әсәрләре белән һәркемнең күңелендә аерым урын алган әдибебез бар. Габдулла Тукай музеенда Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Нурихан Фәттаховның тууына 95 ел тулуга багышланган искә алу чарасы булып узды.
Дөресен әйтергә кирәк, мондый чара зуррак залларда узарга тиеш иде. Килгән халык музейдагы әдәби салонга гына сыймады. Әдипнең иҗатын яратып, әсәрләрен укып үскән буын әле бар. Яшьләргә, әлбәттә, ул әсәрләрне укырга да укырга. Тарихны, үткәннәребезне һәм киләчәгебезне белү өчен дә Нурихан Фәттаховның әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Язучының үзенчәлекле иҗаты, буйсынмас холкы, тыңгысыз йөрәге һәм мәңгелек әсәрләре турында бик күп фикерләр яңгырады. Аның әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштергән иде, киләчәктә экраннарга чыгачак фильмнан кадрлар күрсәтелде. Каләмдәшләре аның турында җылы истәлекләре белән дә уртаклашты. Иң мөһиме – залда аның нәсел дәвамчылары, рух дәвамчылары утыра иде. Бу очрашу әнә шул Нурихан абый биеклегендә булган аһәңне тудыра алды. Монысы аерым игътибарга лаек.
– Нурихан ага, белүебезчә, бик яшьли үз туксанын туксан дип яши башлаган каләм әһеле. Аның әдәбиятка килүе үзе бер могҗиза шикелле, хәтта ул Гиннес рекордлар китабына да керә торган язучыга ошап тора бу мәсьәләдә. Мәктәпне тәмамлагач, туп-туры Казанга юл тота. 1946 елны Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Әле ул бүлекнең ачылганына ике генә ел була. Ни кызганыч, ул бүлек бүген юк. Университетны тәмамлап, берничә эшләгәннән соң, ул 25 яшендә һөнәри профессиональ язучы юлын сайлый. 1953 елдан башлап аның бөтен гомере – 50 ел тоташтан фәкать әдәби иҗат эшенә багышланган. Мондый язучылар бик сирәк була, – дип сөйли Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат. – Профессиональ язучы булып, әдәби иҗат белән тамак туйдыру бик катлаулы, бүгенге көндә хәтта мөмкин дә түгел. Үз гомерендә хөкүмәттән бернәрсә алмыйча, хәтта фатир да сораган кеше түгел бит ул. Үзе өй салып, шул йорттан мәгарә ясап, иҗат иткән кеше.
Тарих турында ул вакытта, гомумән, язарга ярамаган. Шуңа да аның иҗаты белән һәрвакыт обком үзе кызыксынып торган. Газинур Морат сөйләвенчә, Нурихан ага Табеев белән якыннан таныш булган, алар бер үк чорда бергә укыганнар. Иң кызыгы: алар бер бүлмәдә торганнар. Шуның турында хәтта аерым тарихлар бар. Чарада катнашкан Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла үзе бу хакта күп яза.
– Тарихи әсәрләрне әйбәт язучылар тарих дәресләрен яхшы укытучыларга тиң, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Нурихан аганың күпкырлы иҗатын барлаганда шул сүзләр искә төшә. Гаять катлаулы, ләкин мавыктыргыч дөньяга җитәкләп алып керүче ул булды. Нурихан аганың иҗат импульсы шулкадәр зур булган. Ул хәтта оныкларына да җиткән. Зөләйханы күргәч, ирексездән шул фикер искә төшә. Без шәхесләребезне онытмаска тиеш, – дип үзенең җылы теләкләрен җиткерде Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Тарихи әсәрләр язучы Вахит Имамов әдипнең “Кичү” романыннан күренешләр күрсәткән артистларга зур рәхмәтләрен җиткерде. Чыннан да, Нурихан абыйны үзен күргән кебек булдык. Холкы да, төс-кыяфәт тә килешле иде.
– Сезнең арада иң сирәк бәхетле кешеләрнең берседер – мин аның туган авылында, ул укыган мәктәптә, үз куллары белән төзегән йортта да булдым. “Мөдир Саҗидә” дигән китапка гонорар алганнан соң, Нурихан абый Башкортстанга кайтып китеп әнисенә һәм әнисенең апасына йорт салган. Алар анда 20 ел яшәү бәхетенә ирешкәннәр. Шунда Нурихан абый эзләре буйлап йөрдек. Ул утырткан чияләр-алмагачлар исән-сау. Үзе белән күрешкән кебек булдым, – дип истәлекләре белән уртаклаша Вахит Имамов. Ул Нурихан абыйның ике мең элек Азия җирендә яшәгән татарлар язмышын күтәреп чыккан беренче кеше булуын да, беренче тарихи зур әсәрләр язуын да билгеләп үтте.
– Безнең татар әдәбиятында тарихи романга нигез салучы кеше Нурихан ага. Аңа хәтле тарихи әсәрләрне Авзал Таһиров, Газиз Гобәйдуллин гына язып караган. Нурихан абый күтәргән темаларны һәм башка темаларны тарихка кайтару өчен белмим, ничә йөз ел кирәк микән? Безнең тарихны күтәрәсе дә күтәрәсе, безнең тарих өйрәнелмәгән. Безгә йөз Нурихан Фәттах булса да җитми, – диде ул. Татар тарихына, бигрәк тә Пугачев яуларында зур дәрәҗәләргә ирешкән татар генералларын өйрәнүчеләр булмаганга, диссертацияләр язылмаганга да ачынуын белдерде.
Язучы Зиннур Хөснияр белдергәнчә, Нурихан ага классик язучы буларак үзенең язган әсәрләренең кирәклеген, татар яшәгәндә мәңге яшәячәген белеп иҗат итте. “Белеп язды. Безнең татарның тарихын Нурихан Фәттах әсәрләреннән башка күз алдына китерү кыенрак. Аның тарих, төрки татар буенча әйткән фикерләре тормышта раслана бара. Вакыт узу белән (аның гипотезалары шактый) алар барысы да чынга ашыр”, – диде ул.
Тарихи әсәрләрне генә түгел, тарихны ничек укытырга белмәгән чорда да без әдипнең әсәрләреннән шактый күп мәгълүмат алдык. Безнең китапханәдә ул китаплар шактый таушалып бетте. Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин сөйләгәндә, нәкъ шул мәктәп еллары күз алдына килде.
– 1990 елларда без үскәндә, тарихны ничек укытырга белми аптыраганда, “без кем?” дигән сорауга җавап бирерлек укытучы булмаганда, минем кулыма Нурихан аганың китаплары төшеп, үземнең бу сорауларыма анык һәм һич какшамас җавап таба алдым. Бүген һәръяктан үтәли җилләр искәндә, аякта нык торыр өчен шушы китапларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нурихан ага китаплары һәрчак кул сузымында гына. Кыенсынып кына килдем. Нурихан ага, әлбәттә, зуррак залларга лаек, – диде ул.
Язучының мирасын саклап яшәүче хатыны Руфинә Фәттахова барлык җыелган халыкка, Язучылар берлегенә, мәдәният министрлыгына, кинода төшкән барлык артистларга зур рәхмәтен җиткерде. Сүз уңаеннан, Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча фильм киләсе елга экраннарга чыгар дип көтелә. Анда Камал һәм Тинчурин театры артистлары уйный. Кинокадрларның бер өлеше Питрәч районы Чыты авылында төшерелә. Авылның мәдәният йорты җитәкчесе Миңнур Шәмсетдинов бу эштә беренче ярдәмче була аларга. Фильмның режиссеры – Александр Далматов. Нурихан Фәттаховка багышланган чараның да идея авторы ул иде.
Тукай музеенда Нурихан Фәттахның 95 еллыгы уңаеннан язучының «Сызгыра торган уклар» романына багышланган күргәзмә дә әзерләнгән. Аны Фәттаховлар гаиләсе кияве рәссам Руслан Ибраһимов тәкъдим итте.
Безнең телеграм-каналга язылыгыз!
Комментарийлар