16+

Бинасы түгел, үзегез үзгәрү- иң куркынычы!

Г. Камал театры бинасы нинди булачагын игълан иттеләр! Казан мэры Илсур Метшин бу кадәрле кызу, озак фикер алышу булганы юк иде әле, ди. Чөнки жюри әгъзалары көндезге 10 да җыелып, төнге 1 гә кадәр проектларның уңай һәм тискәре якларын ачыклаган. Нәтиҗәдә, “Ваухаус” ҖЧҖ (Мәскәү) лидерлыгындагы консорциум проекты җиңү яулады.

Бинасы түгел, үзегез үзгәрү- иң куркынычы!

Г. Камал театры бинасы нинди булачагын игълан иттеләр! Казан мэры Илсур Метшин бу кадәрле кызу, озак фикер алышу булганы юк иде әле, ди. Чөнки жюри әгъзалары көндезге 10 да җыелып, төнге 1 гә кадәр проектларның уңай һәм тискәре якларын ачыклаган. Нәтиҗәдә, “Ваухаус” ҖЧҖ (Мәскәү) лидерлыгындагы консорциум проекты җиңү яулады.

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры өчен яңа бина төзеләчәк дигән карар чыккач, күпләр пошаманга төште. Ничек инде Камал театрын үзәктән чыгаралар? Бу бит татарның йөрәген алып аткан кебек булачак, диделәр.
Аннан соң театр бинасын проекты буенча конкурс игълан ителде. Анда дөньяның иң танылган архитекторлары, осталары катнашты. Гаризалар, ялгышмасам, 14 илдән килгән иде.
Һәм менә ниһаять, җиңүчене ачыкладылар. Аны игълан итәр алдыннан оештырылган матбугат очршуында Казан мэры Илсур Метшин бу кадәрле кызу, озак фикер алышу булганы юк иде әле, ди. Чөнки жюри әгъзалары көндезге 10 да җыелып, төнге 1 гә кадәр проектларның уңай һәм тискәре якларын ачыклаган. Нәтиҗәдә, “Ваухаус” ҖЧҖ (Мәскәү) лидерлыгындагы консорциум проекты җиңү яулады.
Бинаның тышкы ягында почмаклы урыннар бик күп. Эчке өлешен карасаң да, Казандагы сәүдә үзәкләренең берсен, яисә Иннополистагы кайбер биналарның чагылышын табарга була.
Проект идеясы авторлары боз сөңгеләре белән илһамланган булса кирәк. Чөнки рәсемнәрдән күренгәнчә, бина боз кисәген хәтерләтә дә. Ул өч залдан гыйбарәт. Һәр залда урыннар саны төрле. Артистлар хәзерге бинадагы кебек гример бүлмәләрендә кысылып утырмаячаклар. (Яңа бина салу да артистларга эшләр өчен шартлар тудыру максатыннан башланган идея бит инде).
Проектны тормышка ашыру өчен Иске Татар бистәсендә 3 гектарлы җир бүлеп бирелгән. Бина тирәсендә парк та булачак икән. Театрның мәйдан мең квадрат метр булыр дип исәпләнә.
Камал театры өй туен 2025 елда уздырыр дип планлаштырыла. Җиңүчеләр белән якын арада сөйләшеп, эшне башларга ниятлиләр. Сүз уңаеннан, проектка 7 млрд сум акча тотылачак.
Театрның бинасына карата тискәре фикерләр дә аз яңгырамады. Милли китапханә күченә башлагач, читкә җибәрәләр, китапханә шундый буламы, диделәр. Ә хәзер ул бинада кайвакыт алма төшәрлек урын юк! Басма китап тотып укыган кешеләрне күрергә теләсәгез, монда килеп карый аласыз!
Мәдәният министрлыгының тагын бер проекты — авыллардагы яңа клублар. 60-70 йорттан торган, җирле халыкның уртача яше 70 булганда, авылга шул кадәр акча түгеп клуб салып, аны буш тотуның мәгънәсе нидә соң? Бу ике чагыштыру белән нәрсә әйтергә телимме? Бинаның тышы да, эче дә нинди булуы мөһим түгел лә ул. Хәзерге заманда кайсы бинада миллилек күргәнегез бар? Авылда яңа өй салган абзый да тәрәзә тирәләрен элеккеге чордагы кебек матурлап, челтәрләп ясамый инде. Ә бу шәһәр уртасында салыначак бина! Иң мөһиме аның эчендәге атмосфера, артистларның уены, ләбаса!
Киләчәктә репертуар буенча да зур эшләр көтә ди бит мәдәният министры Ирада Әюпова да. Өч сәхнә булгач, аларны буш тотарга ярамый. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә моның зур җаваплылык икәнен аңлый. “Үзгәрешләр бинага гына кагылмаячак. Безнең үзебезгә үзгәрергә кирәк булачак. Тамашачыга үзгәрергә”, - ди ул. Менә шул үзегезнең үзгәрешләрегез, үзегезгә ияреп, тамашачыны үзгәртүегез күпкә куркынычрак та инде. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading