16+

Бәхетле балачак

Укучыбыз Азатның өч бала. Хатыны, сабыйларын ташлап, башка иргә кияүгә чыккан. Азат авылда яши, балаларны тәрбияләргә әнисе булыша. Әни кеше улларын күрергә сирәк кайта, аны суд ана хокукыннан мәхрүм итәргә дә җыена, ди.

Бәхетле балачак

Укучыбыз Азатның өч бала. Хатыны, сабыйларын ташлап, башка иргә кияүгә чыккан. Азат авылда яши, балаларны тәрбияләргә әнисе булыша. Әни кеше улларын күрергә сирәк кайта, аны суд ана хокукыннан мәхрүм итәргә дә җыена, ди.

Азат кебек авыр хәлдә калучылар шактый. Татарстанның Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина әйтүенчә, әти-әнинең берсе белән генә үскән балалар проблемасы аеруча кискен тора. Татарстанның Юстиция министрлыгы белән берлектә Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиллек уздырган гражданнарны кабул итү чарасында да бу мәсьәләгә кагылышлы сораулар күп булган. Җәй көне балаларын ялгыз тәрбияләүче әтиләр өчен масус мәйданчык оештырырга да уйлыйлар, анда әтиләрне борчыган проблемалар күтәреләчәк.

Халыкны кабул итү чарасында барлыгы 80гә якын кеше катнашты. Балаларны яклау көне уңаеннан, бала хокуклары турында конвенция кабул ителү алдыннан мондый чаралар уздыру традициягә кереп бара. 20дән артык дәүләт органы белгечләре халыкны борчыган сорауларга җавап бирә. Бушлай юридик ярдәм күрсәтелә. Сәламәтлекне сак­лау, мәгариф өлкәсенә кагылышлы сораулар күп. Торак мәсьәләсе, опекунлыкка алынган балаларны тәрбия­ләү буенча проблемалар белән дә киләләр. Кемдер киңәш сорап мөрәҗәгать итә, ә кайберәүләр конкрет проблема, шикаять белән килә. Бу очракта мәсьәләне ахыргача чишәргә туры килә, чараларның нәтиҗәлелеге дә – гаиләләргә конкрет ярдәм күрсәтүдә. Аерылышу аркасында авыр хәлдә калган балалар проблемасы да актуаль.

– Матур аерылышу дигән нәрсә юк бездә. Әти-әни арасында сугыш, бер-берсен үпкәләтәләр, кычкырышалар. Ә бала моны күрә, нәтиҗәдә бик зур стресс кичерә. Өлкәннәр бер нәрсәне онытмасыннар иде. Үз араларында нәрсә генә булса да, беренче чиратта балалары өчен һәрчак әти-әни булып калалар, – ди Гүзәл Удачина.
 Психологик ярдәмгә мохтаҗ балалар, әти-әниләр дә җи­тәрлек. Моны истә тотып, 6 июнь көнне Бала хокукларын яклау буенча вә­каләтле вәкиллектә психологик ярдәм күрсәтү үзәге эшләячәк. Монда алдан язылу буенча халыкка республиканың иң яхшы психологлары бушлай ярдәм күрсәтәчәк.

2015 елның июленнән Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиллек, Татарстанның балалар оешмалары советы белән берлектә, «Балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсе» проектын башлаган иде. Балаларны борчыган проблемаларны балалар үзләре хәл итә. Гадәттә анда 12дән 18 яшькәчә балалар катнаша. Иң активлары иҗтимагый ярдәмче статусын ала. 1 июнь көнне дә Дәүләт Советында 2019-2020 елга балалар иҗтимагый кабул итү проектына 35 активистны сайлап, аларга тантаналы рәвештә таныклык­лар тапшырдылар. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова балаларны Дәүләт Советы җитәкчелеге исеменнән сәламләде.
– Бүген бу залда хокук яклаучы юлын сайлаган яшь егетләр һәм кызлар җыелуы бик әйбәт. Сез бик яхшы беләсез, гражданлык иреге һәм хокуктан тыш, вәкаләтләр дә бар. Моны исегездә тотыгыз, һәрвакыт гадел булыгыз. Бәйрәм белән! – диде ул.

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов әйтүенчә, хәзер балалар бик креатив, фикерле, актив. Аларга бары дөрес юнәлеш кенә бирергә кирәк.

– Берничә буын бер йортта яшәгән гаиләләр бар. Га­дәттә өлкәннәр, менә безнең вакытта, дип, үзләренең мисалларын китерергә яраталар. Иртә таңнан торып кырда печән чаба идек, сугышып батырлыклар кылдык, ә сез? Ләкин мондый чагыштырулар урынсыз. Үзләренең яхшы икәнлекләрен күрсәтер өчен, яшь буын Матросов батырлыгын кабатлый алмый бит инде. Балаларны тыңлый, аңлый белергә кирәк, – ди Мөхәррәм Ибәтов.
Халыкара балаларны як­лау көне уңаеннан, Татарстанның төрле районнарын­да бәйрәмнәр гөрләде. Арчада, Кайбычта, Апаста бала­лар өчен Сабантуйлар оеш­тыр­ганнар иде. Апас районында традицион балалар Сабан туен Театр елына багыш­лаганнар. Укуда, спортта, төрле иҗади конкурсларда, мәдәният-сәнгатьтә зур уңышларга ирешкән укучыларны бүләкләгәннәр. Иң актив укучылар республиканың алдынгы лагерьларында ял итәчәк, төрле шәһәрләр буйлап сәяхәт кылачак. Күп район­нарда бәйрәм кысаларында «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе дә узган.

Кукмарада узган чарада балалар бакчаларында, башлангыч сыйныфларда укучылар концерт оештырган. Төрле бәйгеләрдә җиңүчеләргә мактау грамоталары, дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылган. Яңа Чишмәдә узган «Бу дөньяда иң мөһиме – балалар» дип исемләнгән бәйрәмдә театральләштерелгән шоу, уеннар балаларның күңеленә хуш килгән.

Казан 1 июнь көнне балаларның шатлыклы тавышыннан гөрләп торды. Шәһәрнең ял итү паркларында төрле чаралар узды, төп бәйрәм Казан Кремле яр буенда үтте. Анда балаларны аниматорлар уйнатты, төрле мас­тер-класслар, өстәл уеннары оеш­тырылган иде. Балаларыбыз­ның йөзеннән елмаю китмәсен иде. Бәхетле балачакның тәмен тоеп яшәсеннәр.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading