16+

"Газетаның яңа санын укып чыкмыйча, эшкә тотынмыйм..."

Марий Эл Республикасының Бәрәңге районында чыга торган “Безнең тормыш” (“Наша жизнь”) газетасына 90 яшь тулды. Бу уңайдан район үзәгендә тантаналы бәйрәм чарасы узды. Редакция хезмәткәрләрен “Татмедиа” исеменнән “Шәһри Казан” барып котлап кайтты.

"Газетаның яңа санын укып чыкмыйча, эшкә тотынмыйм..."

Марий Эл Республикасының Бәрәңге районында чыга торган “Безнең тормыш” (“Наша жизнь”) газетасына 90 яшь тулды. Бу уңайдан район үзәгендә тантаналы бәйрәм чарасы узды. Редакция хезмәткәрләрен “Татмедиа” исеменнән “Шәһри Казан” барып котлап кайтты.

Бәрәңгегә килеп төшкәч тә, безне газетаның баш мөхәррире Фәнил Мусин каршы алды, редакциядә эшләүче татар кызлары кайнар чәй белән сыйлады. Ул арада Фәнил белән аралашып алдык. Фәнил 2016 елда 40 яшендә генә журналистикага килгән һәм 2 ел журналист булып эшләгәннән соң, “Безнең тормыш” газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнгән. Моннан тыш ул "Якташлар" дигән шәхси газета да чыгара.

8 битле “Безнең тормыш” газетасы атнага бер тапкыр җомга көнне рус телендә чыга. Татар телендәге кушымтасы да бар. Газетаның тиражы - 2 меңнән артык. Редакциядә 8 кеше хезмәт куя. Штатта бер генә журналист, шуңа күрә мәкалә язучыларны читтән җәлеп итәләр. Тарихка күз салсак, "Безнең тормыш" газетасы 1932 елдан ике телдә чыга башлый. 1995 елга кадәр ул атнага 3 тапкыр татар һәм рус телләрендә чыккан. Аннан соң төрле сәбәпләр аркасында газета рус телендә генә басылган. Татарча кушымтасы моннан 20 ел элек барлыкка килгән.

“Штатта бер генә корреспондент бар, татарча яза белүче журналистларны табу кыен. Үзем рус телендә язам, мәкаләләремне тәрҗемәче булып эшләүче Рауза апа тәрҗемә итә. Әгәр ул булмаса, белмим нишләрмен. Бүгенге көндә аларга алмаш юк. Мин тарих белән кызыксынам, шуңа күрә тарихи язмалар язам. Гаиләдә татарча сөйләшәбез, кызым телне миңа караганда да яхшырак белә”, - ди Фәнил.

-    Редактор булып эшләве авырмы, Фәнил?

-    Җиңел түгел. Шушы еллар дәверендә картайганымны сиздем.

-    Кадрлар кытлыгыннан тыш, тагын нинди проблемаларыгыз бар?

-    Финанс мәсьәләсендә. Рәхәтләнеп журналист булып эшләү урынына кайдан акча табарга икән дип баш ватам. Аннан соң редакциянең бинасы иске. Район җитәкчелеге башка бина тәкъдим иткән иде, әмма ул ерак урнашкан. Әлегә уйлыйбыз.

Тәрҗемәче Рауза Хисмәтуллина 10 чакрым ераклыктагы Яңавыл авылында яши. "Тумышым белән мин Бәрәңге районы Портянур авылыннан. 30 ел мәктәптә балалар укыттым. Газетага бер дә уйламаганда килеп эләктем. Ул вакыттагы баш мөхәррир Равил Хөсәенов шалтыратып, газетада эш тәкъдим итте. Мин бирегә тәрҗемәче булып урнаштым. Әмма тәрҗемә белән генә чикләнмим, мәкаләләр дә язам. Кызым Алексеевск районы егетенә кияүгә чыкты, хәзер шунда яшиләр. Башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Олы кызым 25 яшендә яман чирдән вафат булды. Шуңа да бу эшкә бераз онытылырмын дип килдем”, - ди Рауза апа. 

Корректор Рәдинә Муллина биредә сигезенче елын эшли. Чыгышы белән ул Марий Эл Республикасыннан, татар авылында туып, рус мәктәбендә белем алган. 1985 елда гаиләсе белән Бәрәңге районына күченеп килгән, өч баласы бар. Белеме буенча - башлангыч сыйныф укытучысы. 25 ел балалар бакчасында эшләп лаеклы ялган чыккан.

"Мәскәүгә "Могҗизалар кыры" тапшыруына бардым да, бу турыда мәкалә яздым. Газетаның элеккеге редакторы Равил Хөсәенов мине эзләп табып, бирегә эшкә чакырды. Бер санга хәтта 5-7 мәкалә яза идем. Нигездә авыл хуҗалыгы, төрле һөнәр ияләре турында яздым. Мин үзем татарча сөйләшсәм дә, мәкаләләрне рус телендә иҗат итәм. Мин язганнарны татар теленә тәрҗемә итәләр. Өч балам да татар телен белә. Кияү мари булса да, татар телендә сөйләшә”, - ди Рәдинә апа.
Монда кадәр килгәч, Бәрәңге районы башлыгы Әлфит Ибраев белән күрешмичә китә алмадык. Ул бөтен эшләрен читкә куеп, безне шундук кабул итте. Тиз арада гына үзенә берничә сорау бирдем.

- Әлфит әфәнде, районыгызда татарлар күпме? Татар теле ни дәрәҗәдә саклана?

- Районда яшәүчеләрнең 47 проценты - татар, 43 проценты - мари. Телне саклау, беренче чиратта, гаиләдән, әти-әнидән тора. Укытучыларга гына аударып калдырырга кирәкми. Сүз дә юк, мәктәпнең дә роле бар. Әмма гаиләдә гел татарча гына сөйләшергә кирәк. Кайбер кешеләр "бакчага яки мәктәпкә баргач, балага рәхәт булсын дип өйдә русча сөйләшәбез", - ди. Русчага өйрәнә ул, ә менә татар телен сакларга, үстерергә кирәк. Мин Ижевскига укырга барганда, русча бик аз белә идем. Шуңа да карамастан, укып чыктым. Әни - башлангыч сыйныф укытучысы, әти - колхоз рәисе. Гаиләдә без биш бала үстек, мин - икенчесе. Әти минем белән бергә укырга керергә барган дус егеткә юллама язып бирде, ә миңа - юк. Әни моңа ризасызлык белдергәч, "ул баланың әти-әнисе гади колхозчылар, аңа тиеш", - диде. Ә минем турында әти: "Юллама белән кем дә керә, үз тырышлыгы белән керсен. Керә алмый икән, армиягә барыр", - диде. 500 кешедән 200 кеше укырга кабул ителде. 

- Үз балаларыгызга укырга керергә ярдәм иттегезме?

- Дөресен генә әйткәндә, юллама бирдем. Ләкин артыннан йөрмәдем, бармадым. Һәркемнең үз баласын белемле итәсе килә, шуңа күрә миңа юллама сорап мөрәҗәгать итсәләр, берсен дә кире бормыйм. Яшьләрнең күбесе Казанга укырга китә. Кемдер шунда төпләнеп кала, кемдер туган ягына кайта.

- Әлфит әфәнде, “Безнең тормыш” газетасын укыйсызмы?

- Газетаның яңа санын укып чыкмыйча, эшкә тотынмыйм. Аның һәр санын көтеп алам, укып чыккач кына эшкә керешәм. Газетаның сыйфаты, эчтәлеге елдан-ел яхшыра бара. Район тормышын яктырткан редакция хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Халык шушы газета аша яңалыкларны белә. Бүгенге көндә дөрес булган мәгълүматны туплап җиткерү - бик мөһим. Равил Хөсәеновның үзеннән соң менә дигән алмаш калдыруы да сөенечле күренеш.

Газетаның 90 еллык юбилеена багышланган бәйрәм чарасы мул итеп корылган табын артында узды. Бәйрәмгә Бәрәңге районы җитәкчелеге, редакциядә эшләгән 14 ветеран чакырылган иде. Татарстаннан да кунаклар килде. Район башлыгы юбилейга компьютер алырга сертификат бүләк итте. Редакция хезмәткәрләренең “чараларга йөрергә машина да булсын иде” дигән теләкне дә кабул итеп, якын киләчәктә редакциягә машина бүләк итәргә вәгъдә бирде. Сүз уңаеннан, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте "Безнең тормыш" редакциясенә фотоаппарат бүләк итте. Редакция хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Бәйрәмдә Бәрәңге районының берсеннән-берсе моңлы тавышлы җырчылары чыгыш ясады. “Безнең тормыш” газетасына зур уңышлар, якты киләчәк телибез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading