16+

Бу өч чегән ирләрен дә сайлый белгәннәр

Мин үземме? Утырып торам әле менә. Тик утырганчы астыңа бер йомырка салган булсаң, чебиең чыккан булыр иде инде, ничә сәгать утырып дисеңме?

Бу өч чегән ирләрен дә сайлый белгәннәр

Мин үземме? Утырып торам әле менә. Тик утырганчы астыңа бер йомырка салган булсаң, чебиең чыккан булыр иде инде, ничә сәгать утырып дисеңме?

Ә алармы? Алар утырмыйлар, ничә сәгатьтән бирле йөриләр киләп сарып, өчәүләшеп. Дүртенчегә сатучы да бар әле, дүртәүләшеп йөриләр.
Нәрсә алалар соң алар өчесенә димә син, алуын берсенә генә алалар, сайлавын гына өчәүләп сайлыйлар.

Лилиягә блузка сайлыйлар, бер блузканы алалар да каядыр барып киеп карыйлар. Анысы ошамый, тагын икенчесен күтәреп китәләр, менә шулай йөри-йөри утыз блузка киеп карадылар инде. Сатучының блузкалары бетте, хәзер теге бер тапкыр кигәннәрен кире чигереп алып киеп карыйлар. Менә җиденчесенә җиттеләр, мөгаен, шушысын алырлардыр. Бу каты урындыкта арт шәрифләрем авыртып бетте инде минем, аларның аяклары нихәл чыдыйдыр әрле-бирле йөреп.

Йә Алла, алалар бугай нәкәнис шушы номер жидене, упшый санасаң, утыз җиденче була  инде. Лилия акча янчыгын чыгарды. Тукта, Әнисәсе сумкасыннан лупа чыгарып, күзлеге өстенә куйды әле монда. Бер күзлек пыяласы, бер лупа пыяласы аркылы карый торгач, тәки гаебен тапты номер җиденең. "Лилия, күрәсеңме, бер җиң очындагы җөе тигез түгел, кыек тегелгән, куй әйдә, бүтән җирдән карарбыз ", ди.

Йә Ходаем Тәгаләм, бүтән җирдән диме? Сикереп тордым да, урындыкка парланып ябышкан арт шәрифәмне кубарып, "Тагын монысын да алмыйсызмыни инде?” дидем. Тавышымнан актык чиккә җиткәнемне аңладылармы инде, әллә үзләре дә арып киттеләр, алдылар теге утыз җиденчене.
Универмагның текә, биек баскычыннан мин атлап төштем, теге өчесе тәгәрәп төштеләр. Нигә тәгәрәделәр дип, миннән көлә торгач, атлар хәлләре беткәнгә тәгәрәделәр.

Алар шулай итеп, менә дигән товарның бәясен төшерер өчен гаеп табалар икән, күзлек аркылы лупалардан карый-карый. Ә мин беркатлы җан аңламыйм шул инде, аңламыйм.

Ярар, баскычтан тәгәрәп төшкәч өсләрен кактылар да кайтыр юлга чыктык. Мин алда, шофёр янында. Шофёрыбыз Рамил, шул Рамил булганга иркенләп сайладылар инде алар өчәүләп бер блузканы, бүтән кеше булса мәңге дә түзмәс иде, машинасын кабызыр иде дә китәр иде.

Ә мин уйга чумдым. "Бу өч чегән ирләрен дә сайлый белгәннәр, өчесе дә “тормыш чәчәкләреннән" егылып уңдылар, кайдагы җөйләрен карадылар икән болар лупалар белән бер мишәрнең, ике татарның дип.

Язарга онытканмын, шул "кыек җөй" аркасында 100 сум ташлама ясаттылар алар сатучыга...

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир

Фото: https://www.freepik.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading