Сагындырылган икән көрәш тә, Сабантуйлар да. Беләсезме, пандемия вакытында залны сагынган идек. Хәзер инде мәйданны, Сабантуй мәйданын сагынганны аңладым, - ди Булат.
Бүген Татарстанда Сабантуйлар уза. Быел ул онлайн-форматта гына уза. Ләкин анда хәтта көрәш тә булды. Көрәшнең абсолют батыры исә - Булат Мусин!
- Әлбәттә, Сабантуйның көрәш ярышына батырлар күп җыелмаган иде. Сагындырылган икән көрәш тә, Сабантуйлар да. Беләсезме, пандемия вакытында залны сагынган идек. Хәзер инде мәйданны, Сабантуй мәйданын сагынганны аңладым, - дип уртаклашты безнең белән хис-кичерешләрен Булат Мусин. - Тәкәләр дә сагындырылган. Аллага шөкер, башка көрәшчеләрдән аермалы буларак, тәкәсез калмадым. Шул бердәнбер тәкә булырмы инде - белмим дә.
Абсолют батыр исеме өчен Булат адашы - Булат Әхмәдиев белән бил алышкан.
Хәерлесе белән!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар