Җәй дәвамында республика парк һәм скверларында бушлай спорт белән шөгыльләнергә була икәнен белә идегезме сез? Була икән! «Яшел фитнес» оешмасы бу җәйне генә 250 мең Татарстан халкын спортка җәлеп иткән.
Скопировать ссылку
Җәй дәвамында республика парк һәм скверларында бушлай спорт белән шөгыльләнергә була икәнен белә идегезме сез? Була икән! «Яшел фитнес» оешмасы бу җәйне генә 250 мең Татарстан халкын спортка җәлеп иткән.
2015 елда Казанда бер төркем студентлар нияте белән генә башланып киткән проект бүген 25 шәһәрдә актив эшләп килә. Белоруссиягә кадәр барып җиткән. Проектка нигез салучыларның берсе Мурат Димитров cүзләренчә, киләсе елга алар халыкара дәрәҗәгә чыгарга уйлый.
– Хәзер Казахстан белән сөйләшүләр бара. Алга таба БДБ илләренә «Яшел фитнес»ны кертмәкче булабыз, – ди Мурат.
Татарстан халкы күбрәк зумба, стрейчинг һәм йоганы үз иткән. Фитнеска балалардан алып, әбиләргә кадәр йөри икән.
– Безнең балалар, олылар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен аерым тренировкалар уза. Без бары тик профессиональ тренерлар белән эшлибез. Шуңа да нинди дә булса күнегүне дөрес ясамау яки җәрәхәт алу куркынычы юк. 50 яшьтән өлкән булган ханымнар аеруча да безнең чараларга яратып йөри. Алар өчен фин йөреше, 50+ фитнес программасы бар, – ди Мурат.
«Яшел фитнес»ның телефонда махсус кушымтасы да бар әле. Татарстан халкы аның аша фитнес буласы урыннарны, күнегүләр программасын, вакытын карап, яңалыклар белән танышып тора. Һәр спорт чарасында катнашкан кешегә баллар бирелә. «Яшел фитнес» оештырган бәйрәм чараларында ул балларны бүләккә алмаштырып була.
«Яшел фитнес» дигәч, бу проект бары тик җәй көне генә уза дип уйламагыз. Алар кыш көне дә спорт фестивальләре оештыра.
– Кышын һава торышы гел үзгәреп торганга гына чараларыбыз азрак була, – ди Мурат.
Комментарийлар