16+

Чаллы кызы Полина Маясова татар милли киемнәрен заманча стильдә яңарткан

11нче сыйныф укучысы Бөтенроссия олимпиадасында призер булган.

Чаллы кызы Полина Маясова татар милли киемнәрен заманча стильдә яңарткан

11нче сыйныф укучысы Бөтенроссия олимпиадасында призер булган.

«Милли төсмерле кием кию һәм аксессуарлар куллану өчен татар кыяфәтенә ия булу мәҗбүри түгеллеген күрсәтәсем килде», — ди Полина Маясова. Чыннан да, исем-фамилиясе чеп-чи рус булган, тышкы кыяфәте дә татарныкына бер охшамаган Чаллы кызының заманча татар милли кием коллекциясе булдыруын күреп, гаҗәпләндем дә, сокландым да. Баксаң, Полинаның әнисе татар икән, телне белмәсә дә, ул үзендә татар каны агуы белән горурлана.

Полина Маясова Чаллының 57нче «Притяжение» гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы. Узган елда ул хәтта үз кием коллекциясе белән технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призеры исемен яулаган. 

«Канатлану»

Полинаның кул эшләре белән чын-чынлап кызыксынуы бишенче сыйныфта башлана. Ул чакта кызчык әле 42нче мәктәп укый. Биредә эшләп килгән кул эшләре түгәрәгенә язылып, ул скрапбукинг техникасында открыткалар ясау белән мавыгып китә. Ике елдан технология укытучысы Гүзәлия Ханнанова, кызның тырышлыгын һәм сәләтен күреп, үз көчен технология буенча олимпиадада сынап карарга тәкъдим итә. Полина фотоальбомнар булдыру буенча проект ясый һәм шәһәр этабында өченче урынны яулый. Жюри әгъзалары эшнең практик өлешен аеруча югары бәяли. Бу — кызга «канат куя».

8 сыйныфта Полина 57нче гимназиягә күченә. Шушы уку йортына эшкә күчкән остазы артыннан китәргә була ул. «Һәр кешенең тормышында йөрәгендә мәңгегә калачак укытучысы булырга тиеш. Минем өчен бу Гүзәлия Нурзадә кызы», — ди Полина. Үзенең алдагы җиңүләренең аннан башка мөмкин булмавын әйтә ул. 

Яңа мәктәптә кыз технология классына эләгә һәм кул эшләре белән шөгыльләнүен дәвам итә. Тугызынчы сыйныфта ул үз алдына яңа максат куя — Бөтенроссия олимпиадасының республика этабына эләгү. Остазы белән бергә алар ел дәвамында бик күп эшлиләр. Бу юлы кыз шулай ук скрапбукинг техникасында фотоальбомнар сериясен тәкъдим итә. Һәм уртак тырышлыклары нәтиҗә бирә: шәһәр этабында Полина икенче була, аннары республика этабында да призлы урын яулый. 

Полина. фото автора

Яңа мавыгу

Олыгайган һәм тәҗрибә җыйган саен Полинаның үз-үзенә ышанычы арта, хыяллары да зуррак масштаб ала. Унынчы сыйныфта ул үз алдына яңа максат куя — Бөтенроссия олимпиадасы призеры булу. Әмма өлкән сыйныф укучысы өчен скрапбукинг юнәлеше инде балалык булып тоела. Яңа үргә ирешү өчен аңа яңа юнәлеш һәм җитдирәк проект таләп ителүен аңлый. Шул чакта ул 9 ел дәвамында балалар театр сәнгате мәктәбенең модель бүлегендә алган белемнәрен эшкә җигәргә кирәклеген аңлый.

Матур хәрәкәт итү, театр тарихын өйрәнү, актерлык осталыгы, хореография һәм стиль, сәнгать дәресләре һәм иң мөһиме — яңа кием дизайннары уйлап табып, аларны эскиз рәвешендә тәкъдим итү күнекмәләрен кулланып, үз кием һәм аксессуарлар коллекциясен булдыру идеясе белән яна башлый. Боларның барысын кәгазьдә генә сурәтләп калмыйча, аны үз куллары белән энәсеннән җебенә кадәр эшләп чыгарга ният куя.

Полина. фото автора

Башта ул үз коллекциясендә сыек яшел һәм ак төсләрне берләштерергә ниятли. Киемнәре өчен җитен тукыманы сайларга әнисе белән Мәскәүгә кадәр барып җитәләр. Шәһәр этабында Полина булачак коллекциясенең бер күлмәген өлгертә. Үзе заманча, үзе тыйнак булган модельне татар бизәкле изү, билбау, кечкенә түбәтәй һәм сумка белән тулыландыра һәм шәһәр турында янә җиңүгә ирешә.

Әмма жюри әгъзаларының берсе эшнең Бөтенроссия этабы дәрәҗәсенә туры килүенә шик белдерә. Тәнкыйть сүзен Полина авырдан кичерә, ләкин нәкъ менә шушы сүзләр укучыны үз эшенә яңача караш ташларга мәҗбүр итә. Ул коллекциянең төсләр гаммасын һәм стилистикасын тулысынча үзгәртергә кирәклеген аңлый.

Татарлыкка «чуму»

Яңа коллекцияне булдыруда ярдәмгә дизайнер һәм эксклюзив кием булдыручы Айгөл Вазетдинова килә. Ул Полинаны татар мәдәнияте тарихы, төрле җөйләр һәм чигү техникасы белән таныштыра. Эш туктаусыз диярлек бара — олимпиадага кадәр вакытлары бик чикле була. Полинага бит әле укуына да хилафлык китермәве шарт. Әмма үзенә ошаган эш белән шөгыльләнгәнгә күрә, болар берсе дә аны ялыктырмый.

Нәтиҗәдә, көндәлек кием белән яраклаштырырга мөмкин булган дүрт тулы образдан торган коллекция барлыкка килә. Киемнәр — габардиннан, аксессуарлар — бәрхет һәм экокүннән эшләнә. Һәр эшләнмәдә төрле чигү техникалары кулланыла, кыз сәйлән, пайеткалар, йомшак һәм каты канитель белән эш итә. Машина белән чигелгән элементлар да була. Чулпылар исә 3D-принтерда басыла. 

Полина. фото автора

Коллекциядә традицион татар костюмы элементлары: миниатюр түбәтәйләр, калфак һәм заманча стилистикада яңартылган баш киемнәре вариантлары урын алган. Полина сүзләренчә, аның өчен традицион костюмны яңарту гына түгел, милли мотивларның заманча модада органик рәвештә яши алуын күрсәтү мөһим була. 

Республика этабында Полина инде яңа коллекциясе белән чыгыш ясый һәм кабат призер була. Нәтиҗәдә, иң зур хыялы тормышка аша — 2026 елның апрелендә Полина укытучысы белән Бөтенроссия олимпиадасына юл ала. Һәм менә аның кулында призер дипломы — зур сәләт һәм тырышлыкның лаеклы нәтиҗәсе!

Полина. фото автора

Полина булачак һөнәрен җиңел сәнәгать эшләнмәләрен конструкцияләү белән бәйләргә тели. Аның үзен Санкт-Петербург дәүләт сәнәгать технологияләре һәм дизайн университетына укырга керү кызыктыра. Шулай ук Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призеры буларак, ул Мәскәүдәге Халыклар дуслыгы Россия университетына бюджетка укырга керү хокукына ия. Кайсы гына юлны сайласа да, сәләтле кызга уңышлар юлдаш булсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading