16+

Чәчәк балы, юкә балы, Нурия балы...

Балны яратмаган кеше юктыр инде. Юкә балы, карабодай, чәчәк балы... Элегрәк балны менә шундыйрак төркемнәргә бүләләр иде. Хәзер барыбыз да белгеч: өлгермәгән, шикәр комы ашатканнар, манный ярмасы, акбур кушканнар, иске балны эреткәннәр, тамакны әчеттерми һәм тагын әллә ниләр дип, балга бәя бирергә яратабыз. Эндәшми генә торыр идең лә, балы да аерыла бит аның, шайтан алгыры... Шулай да, язмамны бал сыйфатын тикшерүгә кайтарып калмыйча, баллы балачактагы истәлектән башлыйсым килә.

Чәчәк балы, юкә балы, Нурия балы...

Балны яратмаган кеше юктыр инде. Юкә балы, карабодай, чәчәк балы... Элегрәк балны менә шундыйрак төркемнәргә бүләләр иде. Хәзер барыбыз да белгеч: өлгермәгән, шикәр комы ашатканнар, манный ярмасы, акбур кушканнар, иске балны эреткәннәр, тамакны әчеттерми һәм тагын әллә ниләр дип, балга бәя бирергә яратабыз. Эндәшми генә торыр идең лә, балы да аерыла бит аның, шайтан алгыры... Шулай да, язмамны бал сыйфатын тикшерүгә кайтарып калмыйча, баллы балачактагы истәлектән башлыйсым килә.

Безнең Зәйнәб әбиләр умарта тоталар иде. Бал кортларын үзе түгел, улы белән килене карый. Шулай да әбием бал кортларын бик ярата. Күч аерылып хуҗалык­тан китә башласа, чиләк, табак төбенә кагып чакырганы, инде китеп барсалар утырып елаганы гел истә. Бал кортлары аның өчен мал буларак түгел, җан буларак кадерле иде шул. Ташлап чыгып китүләренә дә, нәрсәдер ошамаганга китәләр, дип бәя бирә иде. Әлбәттә инде, бал аерткан саен, безгә дә күчтәнәч тими калмый. Бер елны исә Равил абыебыз­ның кушуы буенча, әби безне бал аерткан көнне кунакка чакыр­ды. Келәт алдына утыр­тып әбинең кыстый-кыстый бал ашатканы, яңа балның бормаланып-бормаланып акканы, әби пешергән икмәкнең күзәнәкләренә хәтле әле дә булса күз алдымда...

Балтач районының Арбор авылында яшәүче Нурия һәм Илсур Якуповларның бал аертканда туганнарын җыйнап бәйрәм ясауларын ишеткәч, кунакка килгән балалардан да ныграк шатланганмындыр, мөгаен. Якуповлар балны җәйгә бер генә аерталар икән. Бер һәм берәгәйле итеп! Алдан ук хәбәрләшәләр, кемнәр булышырга килә, кемнәр кунакка гына. Иң зур кунаклар – балалар. Гадәттә, мондый вакытта бала-чаганы читкәрәк озатыр­га тырышалар,әле бит безелдәп торган бал кортлары да бар. Нурия апалары исә мәшәкать дип тормаган, балаларның да күңелен күргән.

– Кичтән үк әзерләнеп, иртән табын корып куям. Килгән һәркемгә ризык җитәрлек. Балаларга бар нәрсә кызык, аларның шатлыгын күрү – үзе бер рәхәт. Без балны июль ахырлары-август башларында гына аертабыз, бу вакытта бал шактый куерган була, кәрәз өстен кыру да авыррак, озаграк, шуңа күрә эшче куллар да күп кирәк. Бергә булганда тиз дә, күңелле дә, – ди Нурия.

Сабыйларны бал белән сыйлап кына калмаганнар – һәркайсына, умартачы кия торган махсус кием киертеп, үзләрен умартачы итеп тоярга да мөмкинлек тудырганнар. Болар белә инде хәзер балның каян килгәнен!

– Иртә җәйдән бал аертучылар бар инде ул. Үзе умарта тотмаган кеше өчен бал корты оча башлагач та бал була кебек. Кемнеңдер авыз итеп карыйсы килә икән, бик әйбәт, моның бер гаебе дә юк. Шулай да, бал өлгереп җитсен өчен, бераз сабыр итәргә кирәк. Бер оя умартаны үлчәү өстендә тотабыз, бу – бал кортларының эшчәнлеген күзәтеп, анализлап тору өчен бик уңайлы. Безнең якларда бал җыю чоры озак түгел. Бал кортлары бик ныклап эшләгән чорда үлчәүдә торган умартаның авырлыгы бер көнгә 5-6 килограммга хәтле артырга мөмкин. Димәк, кортлар көн саен бал ташыйлар, аннан соң ул арту туктый. Шушы халәттә берничә көн торганнан соң, янәдән кими башлый. Нәкъ менә шушы чорда балда булган су парга әйләнә башлый да инде. Бал җыеп бетереп, кәрәзләрне пичәтләп куйганнан соң бал ничек озаграк умарта оясында тора,шуның кадәр әйбәтрәк булып өлгерә. Умарта оясында температура 35 градустан түбән төшмәскә тиеш. Без җәй көне дә өстенә япкан җылыткычларны алмыйбыз, – ди Илсур Якупов.

– Үзең өчен калдырганны, беренче балны бир дип сорыйлар. Безнең бөтен бал бер төсле – менә шушы, – ди Нурия, идәнгә тезелеп киткән өч литрлы чиләкләргә, банкаларга ишарәләп. Аларның күбесенең хуҗалары бар икән инде, алдан ук ышандырып куялар. Шунда ук үзләренә дип агызып куйган зур чиләкләрдәге балның да өстен ачып күрсәтә. Бал сатуның эше бихисап шул. Бал салып сату өчен күпме савыт кына алырга кирәк. Вакытында тутырып куймасаң, кыш көне каткан балны тутырып кара син!

Бызылдап йөргән бал кортларыннан курка-курка гына бакчага чыгабыз. Күршеләрне бал кортлары куркытмасын өчен, биек койма корып куйганнар. Кояшлы матур көн, яшел аландагы чәчәкләр кебек, бал кортларының өйләре тезелгән. Бакча тәмамлануга елга, аннан тау күтәрелә, анда урман...

– Бик матур бездә, – ди Нурия.

Бик матур шул! Монда яшәүче бал кортлары да бер дә чыгып китмидер. Баллары да бик тәмле. Шундый матур җирдә яшәп, шундый хуҗалар белән бал ничек тәмсез булсын инде.

...Умарталарны күбрәк Илсур карый, сату белән Нурия шөгыльләнә. Шуңа күрәсең, сатып алучылар Якуповлардан алган балны Нурия ба­лы дип йөртәләр. Мин дә бал алдым да, кунакларны чәй эчәргә кыстаган саен, монысы Нурия балы, дим. Юкә балы, чәчәк балы, Нурия балы...

Зөлфия Хәлиуллина

Әлфия Хәлиуллина, фотолары һәм видеосы

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading