– Сарайдан килмәделәрме әле?
– Юк, күренмиләр...
– Шөкер алайса, кайтып җиттем... Тиздән килерләр, әзер булып тор!
– Мин әзер, тик син генә әллә кайда йөрисең, – ди Чикерткә, үпкәсен белдереп.
– Синең башыңны саклап калыр өчен йөрим, сасык! Бүген патша хозурында җавап тотасың бар, белеп тор!
– Беләм. Тик син миңа балдакны биреп куй.
– Балдак юк.
– Ничек юк? – ди Чикерткә, коты алынып.
– Мин ул балдакны, – ди хәлфә, кара сакалын учлап, – Аллага тапшырып, тәвә кошына йоттырдым.
– Алдыйсың, алдыйсың, – ди Чикерткә, үрсәләнеп. – Яшергәнсең, үзеңә алып калмакчы буласың...
– Үкермә, хәсис!.. Могҗиза бу, аңлыйсыңмы? Изге ишан могҗизасы!.. Балдакны патшага чыгарып тоттырмыйсың, ә изге китап сүзе белән әйтеп бирәсең, атагыздан калган мөһерле балдак тәвә кошының карынында, дисең, төшендеңме инде?
– Ниткән тәвә кошы, кайда соң ул?
– Патшаның сарай бакчасында. Син, Чикерткә, шуны гына бел: балдак кош карынында, вәссәлам!
– Ә ышанмасалар?
– Ышанмасалар – суеп карарлар. Тик шуны онытма, тәвә кошлары анда берничәү.. Шәрә башлысында диген, ягъни мәсәлән, таз башлысында, аңладыңмы?
– Аңладым, – ди Чикерткә, мөгрәнеп кенә.
Ә бераздан ишан хәзрәтләрен алып китәр өчен сарай атлары җигелгән зиннәтле фаэтон килеп тә җитә. Чалма-чапаннарын киеп, әзерләнеп торган ишан хәзрәтләре яшел таягын алып, ашыкмыйча гына фаэтонга чыгып утыра. «Хуш, хәлфә абзый, күрешмәсәк бәхил бул!» – ди Чикерткә, чак еламыйча. «Һи, шәкерт, – ди хәлфә, кәефле генә елмаеп, – бу фаэтон мине дә алырга киләчәк әле, кайгырма!»
Атлар кузгалалар һәм Чикерткәне тибрәндереп кенә алып та китәләр.
Ә бу вакытта патша хәзрәтләре үз тирәсенә бөтен вәзирләрен җыеп, тәхетендә ишанны көтеп утыра. Менә бер заман ишек ачыла һәм, ике сарай хадиме ишан хәзрәтләрен, ике ягыннан култыклап, патша хозурына алып керәләр. Тәхет каршына китереп, кыйммәтле келәм каплаган бер калкурак урынга үзен ипләп кенә утырталар. Ишан хәзрәтләре башта озак кына итеп дога кыла. Башкалар да аңа иярәләр. Шуннан соң патша хәзрәтләре ишан хәзрәтләренә әйтә:
– Тәкъсир, сезгә бирелгән өч көн мөддәт үтеп китте. Шушы вакыт эчендә сез изге китап ачып, минем хәзинәмне талаучыларны фаш итәргә тиеш идегез. Шартын беләсез: я үлем җәзасы, я вәзирлек вазифасы!.. Я, ни әйтәсез?
Чикерткә җавап бирергә ашыкмый, күпмедер вакыт патшаның үзен дә, сүзен дә оныткандай күзләрен йомып, тәсбихын тартып утыра. Аннары кинәт кенә уянгандай башын күтәреп, патшага туп-туры карый да, һич каушау сиздермичә, тыныч кына сөйләп китә:
– Олуг падишаһ, Хак Тәгаләнең әшкәртүе буенча изге китаптан без фәкыйрегезгә шул мәгълүм булды: хәзинәгезне талаган угрылар өчәү булган, ләкин алар урлаган алтыннарын алып чит мәмләкәткә чыгып киткәннәр. Аларны шуннан гына эзләп табарга була... Әмма... (Чикерткә әз генә тынып тора.) Әмма атагыздан мирас булып калган кадерле балдакны табарга мөмкин, ул шушыннан, сарай ихатасыннан чыкмаган.
– Чыкмаган? – ди патша, алга омтылыбрак. – Кайдан табарга соң аны?
– Табуы читен булмас... Изге китап күрсәтүенчә, балдак бакчагыздагы тәвә кошының карынында!
Моны ишеткәч, патша ышанмыйча башын гына селкеп куя.
– Ай-һай, тәкъсир, изге китап сезне алдамый микән?!. Аннары тәвә кошлары минем бакчамда берәү генә түгел бит, кайсы юньсезнең карынында икән соң ул балдак?
– Таз башлысында! – ди Чикерткә.
– Таз башлы тәвә кошы юк минем бакчамда! – ди патша, ачулана биреп.
– Ягъни мәсәлән, йоны коелган шәрә башлысында, – ди Чикерткә, һаман шулай тыныч кына.
– Андые бар шикелле, – ди патша, ахыр килешеп. – Ләкин әйтегезче, тәкъсир, балдак аның карынына ничек килеп эләккән соң?.. Үзе сарайга кереп, сандыкны ачып йотмагандыр ич?!
Менә бу сорауга хәлфәдән бернинди дә сүз-киңәш булмаган иде. Ни диеп җавап бирергә? Чикерткә, тәсбихын тарткан булып, аз гына уйланып тора да бик гади итеп кенә аңлатып бирә:
– Угрылар, ашыгып бакча аша качканда, балдакны төшереп калдырганнар. Ә тәвә кошы, мәхлук, шуны табып, таш урынына йоткан да җибәргән.
Патша рәхәтләнеп бер көлә, вәзирләр дә тыелып кына көлешеп алалар.
– Ярый, тәкъсир, – ди патша, көлеп туктагач, – сүзләреңнең хаклыгын хәзер белербез!
Шунда ук сарай хадимнәренә шәрә башлы тәвә кошын тотып китерергә һәм үзе алдында суярга да куша.
...Атланып чабарлык таза, мәһабәт кошны патша алдына тотып китерәләр, озын аякларын ныгытып бәйләп кырын яткыралар да, әгузе-бисмилла әйтеп, чалып та җибәрәләр. Аннары эчен ярып карыйлар, һәм менә патшаның күз алдында кош карыныннан әлеге балдак ялтырап килеп чыкмасынмы?! Бу тамашага бөтен сарай әһеле ис-акыллары китеп, тәмам хәйран вә вәйран булып калалар. Күпмедер вакыт бөтенләй телләренә килә алмыйча торалар. Патша хәзрәтләре балдакны кулына алып, авырлыгын белергә теләгәндәй чөеп тә карый, бары шуннан соң гына аягүрә басып, Чикерткәгә әйтә:
– Афәрин, тәкъсир!.. Инде мин сезнең хак ишан булуыгызга тәмам ышандым, – ди.
Ә Чикерткә, һич исе китмәгән бер кыяфәт белән, тәсбихын тарткалап тик кенә утыра бирә.
– Ләкин, тәкъсир, – ди патша, сүзен дәвам итеп, – минем сезнең белән икәүдән-икәү генә сөйләшәсем килә. Әйдәгез әле, булмаса, бакчага чыгыйк!
Патша тәхетеннән төшә, ишан урыныннан тора, башкалар барысы да аларга баш иеп калалар.
Бакчага чыккач, патша ишанны үзе дусларча култыклап, бераз аны-моны сөйләнеп барган була да, аннары кинәт исенә нидер төшкәндәй туктап кала.
– Тәкъсир, сез атлый торыгыз, мин хәзер артыгыздан җитәрмен, – ди ул ишанга.
Ишан моңа шактый гаҗәпләнә калса да, билгеле, атлый тора, ләкин артына борылып карарга курка. Ә арттарак калган патша хәзрәтләре шул арада җиргә чүгәләп нәрсәдер тотарга азаплана. Бер чүгәли, ике чүгәли, учы белән чиргә сугып та алгалый, аннары торып ишанны куып җитә дә, йомарлаган кулын сузып, аңардан сорый:
– Я, тәкъсир, әйтеп бирегез әле, минем шушы кулымда нәрсә?
Ишан ни әйтергә дә белмичә аптырап тора, ә патша аны отыры кыстый да кыстый:
– Я, әйтегез әйт! Сез изге зат икәнсез, белергә тиешсез. Я, нәрсә минем учымда?
Ниһаять, ишан хәзрәтләре аңлап ала: бу – сынау, патша хәзрәтләре тагын бер мәртәбә аны сынап карамакчы икән!.. Ләкин нәрсә әйтә алсын ул, патшаның учына нәрсә йомганын каян белсен? Хәлфә абзые да юк бит янында! Менә кайчан килеп җитте «изге ишан»ның соңгы сәгате! Килә икән шул, күпме генә хитрит итсәң дә, барыбер килә икән!.. Беткән баш беткән дигәндәй, малай-ишан ахырда бик ачынып үз-үзенә әйтә:
«Әй, Чикерткә, Чикерткә! Бер сикердең – котылдың! Ике сикердең – котылдың! Өч сикердең – анысында да котылдың! Инде менә дүртенчесендә котыла алмадың – тотылдың!»
Ахыры бар.
Әмирхан Еники
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар