Татар халкында «Тукмагың кайда, сукмагың шунда»- дигән әйтем бар.
«163 тән эләктереп калдык» Минем дә сукмагымны, быелның июль азагы кояш чыгыш иле - Япониягә илтте. Күптапкырлар, матбугат битләрендә, кайсы да булса илгә багышланган язмалар укыганым булгалады. Мин дә бераз гына үз тәҗрибәмнән чыгып, барып, күреп кайткан ил хакында язып чыгарга җөръәт иттем әле.
Сәяхәт итәргә яратсам да, бу көнгә кадәр Японияне күрү теләгем бер дә юк иде, хәзерге вакытта шушы илнең Синдзюку шәһәрендә белем алучы улым булганга күрә генә юлга чыгарга тәвәккәлләдем.
Кая гына бара калсак та, иң беренче бу сәфәрнең матди яктан кесәгә ничек сугачагын исәплибез. Шулай итеп сүзне виза ясатудан башлыйк. Япониягә визаны Мәскәү, Владивосток һәм Санкт Петербургта гына ясалганны, шушы шәһәрләргә бару, кайту, анда берничә көн яшәү, туклануларны исәпкә алдык та, иң кулае үзебездәге виза үзәгенә документлар җыеп тапшырырга булдык.
Бер танышыбыз 2 ел элек берүзенә 25 мең түләсә, безнең очракта, ике кешегә 30 мең килеп чыкты. Визага тапшырылган документлар арасында, картаңда 250 мең күләмдә акчам бар дигәнне күрсәтүче белешмә дә бар, монысы илгә чыккач, бер-бер хәл булган очракта, сукбай хәленә төшмичә, 1 ай яшәрлек мөмкинчелегем бар дигәнне исбатлау дип аңлаттылар. Самолетка билетны бәяләр күтәрелә башлаганчы (ә алар очу көне якынайган саен, чүпрәле камыр шикелле өскә сикерәләр икән) ике кешегә барырга һәм кайтырга, 163 тән эләктереп калдык. Барган илдә тору урынын 100 дип ( ике атна ), ашау-эчү, төрле экскурсияләр, күчтәнәч-сувенирлар, кием-салымнар алуларны исәпләсәгез кесәнең ниндиерәк күләмдә калын булырга тиешлеген аңлап буладыр. Монысы булды матди як.
Япония – чиста ил Хәзер инде үз күзләрем белән күреп, күңелем белән тоеп, ошаткан һәм ошамаган яклары: без барган август аенда һава торышы эссе, 42 градус булып, дымлылык та югары иде. Япония - нык чиста ил. Урамнарда чүп савытлары-урналар юк, булса да бик сирәк, шуңа карамастан бөтен җирдә тәртип, пөхтәлек. Чүпләрне төрләргә бүлеп аералар: яна торган, пластик, пыяла һәм калай. Һәр чүп савыты аерым төс белән билгеләнгән.
Төрле муссоннар, тайфуннар алып килә торган явым-төшемнәр вакытында, игътибар белән тыңласаң, чыңлаган кыңгырау тавышлары ишетергә була (китәргә 1 көн кала, без дә эләктек мондый яңгырга). Ә бу чыңлау тавышларын йортлар, биналар кырыена, агып төшүче су стеналарны бозмас өчен эленгән чылбырлар чыгара икән.
Алар үзләре бер матурлык чыганаклары, ниндиләре генә юк аларның: үрелгән чылбыр, тезелешеп төшкән фарфор чынаяклар, тимер, калай, агачтан ясалган вертикаль улаклар... Минем күзәтүем буенча, халык урамда ризык ашап йөрми, нык ачыкканы кафе-ресторанга керә (алар атлаган саен), алай мөмкинчелеге булмаса туктап, читкәрәк китеп, кеше күрерлек булган очракта ризыгын яшереп каба, безнең шикелле барган уңайга чәйнәми. Транспорт, метрога, поездларга керү-чыгу да бер тәртип белән бара. Метро вагонын көткәндә халык көтүе белән өелми, ә бер-бер артлы чиратка басалар.
Эскалатордан менгәндә, төшкәндә дә шул ук хәл. Инде чиратка басып торырлык вакытың юк, ашыгасың икән, рәхим итеп баскычтан йөгерәсең. Урамдагы тротуардан йөрү дә нәкъ машина юлы шикелле, бер яктан бер якка, икенче ягыннан каршы якка тәпилисең. Ашыгучыларны я булмаса башка сәбәп белән уздырып җибәрәсең икән, кулларын күкрәкләренә куеп, башларын ия-ия рәхмәтләрен әйтеп узалар.
Тагы бер күзгә ташланган әйбер - җәмәгать транспортында тынлык хөкем сөрә, ара-тирә сөйләшүләр булса да, ул пышылдап аралашуга гына кайтып кала. Япон халкы шәһәр транспортында үзләренә урын бирүне кимсетү сымаграк кабул итә, син торып китеп урын биргән очракта да алар анда утырмый. -"Басып торырлык, метрода йөрерлек хәлем булмаса, мин халык арасына чыкмыйм!" сымаграк җавап ишетәргә була икән алардан.
Метро төнге 1 дә туктый, иртәнге 6 да эшли башлый. Час пик вакытларында вагонга керә алмасаң, ап-ак перчаткалар кигән эшче - Осия (Осия япон сүзеннән «осу» — этү) — тулган метро вагоннарына кешеләрне этеп кертүченең профессиясе шулай атала) матур гына итеп этеп кертеп урнаштыра.
Оялчан японнар Шулай ук ресторан-кафеларда чәйлек бирү дә аларны мескенгә санау сымаграк кабул ителә икән. Халыкны, японнарны оялчан дип әйтер идем. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәң, ярдәм итәргә ашыгалар. Алар телен белмәгәнлегеңне аңласалар бигрәк тә.
Сындырылган инглиз телендә, ишарәләп булса да аңлаталар. Атлаган саен күрербез дип уйлаган биек, күпкатлы йортларны Токио һәм Синдзюку шәһәрләре үзәгендә генә очраттык. Күп очракта гади генә, икешәр, өчәр катлы йортлар. Җир бәяләре кыйммәт булганлыктандырмы йортлар бер-берсенә терәлеп урнашкан. Бездәге шикелле я алда, я артта ничәшәр сутый җиләк-җимеш, яшелсә үстерерлек урыннар, бакчалар бөтенләй юк.
Тәрәз пәрдәсен ачып күз атыйм дисәң, сиңа күршеңнең тәрәзе карап, терәлеп тора. Без - Токио, Акихабара, Синдзюку, Икебукуро, Сумида, Асакуса, Ураясу һәм Уэно шәһәрләрендә булдык. Санап узган шәһәрләрне Токио районнары дип тә, аерым шәһәр буларак та атыйлар.
Һәрбер районның үз атамасы белән бакчасы, паркы бар. Табигать нык матур, яшеллек тә бик күп. Кибетләрдәге бәяләргә килсәк, алар төрлечә. Ризык, кием-салым бездәгегә караганда очсызрак, ә менә техника (телефон, телевизор, микрофон...шуның ишеләр) кыйммәтрәк тоелды. Япониядә BOOK OFF дип исемләнгән кибетләр нык алга киткән. Безнеңчә әйткәндә, болар комиссионный кибетләр. Анда бар әйбер дә бар һәм нык очсыз.
Комиссионный дигәч, фии, кешедән калган дип уйларга ашыкмагыз, анда өр яңа кием-салым, музыка уен кораллары, савыт-саба, китаплар, уенчыклар... тагы әллә ниләр табып һәм алып була. Зур кибетләрдә Tax Free (такс-фри) дигән, алган товар өчен налог түләмәү системасы эшли. Бу система Япониядә яшәүчеләргә, эшләүчеләргә кагылмый, бары тик чит илләрдән кергән туристларга гына.
Моның өчен синнән паспорт сорыйлар, андагы визаны, кайчан илгә кергәнсең һәм кайчан чыгып китәсеңне, беренче биттәге мәгълүмәтләрне сканировать итеп алалар. Бу да бераз гына акчаны янда калдырырга, әз генә очсыздан товар алырга мөмкинчелек бирә.
Кибет киштәләрендәге товарларга карап, ретро әйберләргә мөккибән китәләр икән дигән фикердә калдык. Ә менә машина (автомобиль) очсыз. Рәхәтләнеп ал гына. Ләкин, бер ләкине бар. Алынасы машинаңны куярга урын, парковка барлыгын дәлилли алмасаң, сиңа машина сатмыйлар. Күп халык велосипедта, мотоциклда җилдерә. Юлларда машиналар да әз, бөкеләр дә юк. Әбиең сызгыра беләме дигән сыман, такси янына бара торган да түгел. Чагыштырып карар өчен бер мисал: без, Казан аэропортына такси белән 700 сумга барган булсак, нәкъ шуның кадәр араны узар өчен монда счетчик 18 меңне күрсәтте.
Монда урлашмыйлар Кеше малына тию, урлау юк дәрәҗәсендә дип аңладык. Урамнарда, йорт каршыларында, ишек төпләрендә торган шәхси әйберләренә кагылучы кеше юк. Үзебез белән булган очрак та шуны дәлиллидер: зур кибеттә касса янына килеп баскач, улымның аркылы асып йөрүче сумкасы кием киеп карау кабинкасында онытылып калганлыгы билгеле булды. Сумка эленеп тора, бар әйберсе дә урынында иде. Куркынычсызлык буенча да монда рәхәт, тыныч. Әлбәттә, кайбер районнарда төнлә йөрмәү хәерлерәк, дигән урыннар да барлыгын белдек, әмма безне андый җирләрдә йөртмәделәр.
Урамнарда җаның теләгән эчемлекне (алкоголь түгел!) автоматлардан сатып алып була, нинди генә акча тыксаң да, ул сиңа, артыгын, дөрес итеп кайтара. Күп кенә ресторан-кафеларда ризыкны сайлап, планшет аркылы заказ бирәсең дә, өстәл кырындагы лентадан ризыклар үзләре келтер-келтер килеп җитәләр, я инде робот-доставщик китереп бирә.
Күзәтүем буенча япон халкының күп өлеше кечкенә гәүдәле, кибет киштәләрендә 50-52 нче размерлы киемнәрне табуы ай-хай авыр.
Ничек кенә мактап, сокланып язсак та, монда да аерым индивидлар күренгәли, күпер асларында йортсыз-җирсезләр дә, "Понаехали тут!" дип ачу катыш караучылар да бар. Ә менә үз-үзләренә кул салучылар буенча Япония, ялгышмасам, беренче урыннарда тора ахыры. Моны, халыкның вакыты нык тыгыз, күп сәгатьләрен эштә уздырулары, гаиләгә, үзләренә әз вакыт калу, яшәешнең тиз баруына, организмнарының аруына, таушалуына түзә алмыйча үз-үзләренә кул салалар дип аңлаттылар.
Ике атна вакыт аралыгында әллә ни ияләшеп тә булмыйдыр инде ул, шулай да шәхсән миңа 2 әйбер ошамады. Беренчесе - 6 сәгать аерма. Икенчесе - үтүкләнмәгән кием киеп йөрү. Шул сәгать аермасын, йоклый алмауны сәбәп итеп, метролар ябылып, аяклар йөрмәс хәлгә килгәнче, төнге урамнарны айкадык. Үтүккә килгәндә, офисларда эшләүчеләрнең ап-ак күлмәкләренә карау белән ул киемгә үтүк тимәгәнлеген аңлыйсың. Юеш вакытта селкәп, җилкәлеккә элеп киптерәләр, шул килеш киеп чыгып китәләр дә, һаваның югары дымлылыгы өскә кигәч үтүкләп бирә икән. 42 градуслы эссе булуга карамастан өсләрендә озын җиңле кием, хәтта аякларына сапоги киеп йөрүчеләр дә бар. Сәер халык. Безнең шикелле, манма су булып, зәһәр исләр чыгарып тирли дә белмиләр.
Безне иң-иң шаккатырганы ул - бәдрәф, дөресрәге унитаз булды. Утырганда, синнән алда кемдер утырып, җылытып киткән сыман ул, җып-җылы, рәхәәәт... аннан йомышыңны башкаргач, шулай ук җылы су белән юып та бирә. Кулың белән ышкыйсыңмы, болай гына утырасыңмы, анысы синең карамакта, ул сиптерә, юа. Өченче этап: җылы һава өрдереп, өффф, өффф диеп киптереп тә куя. Ахыргы этап: унитазны юып төшергәч, бочок өстенә урнаштырылган раковинага су ага башлый, кул да юасың, бочок та тула. Экономия!
Тагы, нык күзгә ташланган аерма, ул - аэропорт кысаларында эшләүче кибетләр. Шәһәр үзәгендә, супермаркетларда нинди бәя булса, монда да шул ук бәяләр. "Аэропортта кыйммәт була, моннан алыйм әле!" - дип баш ватасы да, әллә кайлардан күтәреп тә йөрисе юк. Кыскасы, бар уңайлыклар да халык өчен эшләнгән, халык өчен булдырылган.
Ничек кенә яхшы булмасын, миңа Татарстанда, үз илемдә яшәү рәхәт. Кемгә ошый, шулар яшәсен кояш чыгыш илендә. Ә без кунакка гына барып йөрик!
Дулкыния Гаянова.
Комментарийлар