Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпованың гаиләсендә кайгы.
Аның өчтуган абыйсы вафат булган. Күптән түгел генә Чулпан социаль челтәрендә сеңлесе Энҗенең янә хастахнә юлын таптавы турында сөйләгән иде. Язмыш, тагын Чулпанны сыный. “Татар җыры” фестиваленең сәхнә артында Чулпан Йосыпова белән әңгәмә кордык.
- Дөресен әйткәндә, уч-уч дарулар эчеп, өйдә елап, килдем. Чыгыш ясарга бик кыен булса да, тамашачыга сиздермәскә тырыштым. Мин көчле булырга күнектем, шуңа өйдә генә елыйм.
- Сезнең аралар бик якын булган, димәк...
- Мин тумышым белән Барда якларыннан бит. Безнең белән Казанга күченеп килүче туганнарыбыз иде алар. Казанда алардан да якын туганнарыбыз юк. Мин кечкенә вакыттан ук аңа сокланып карадым. Ул шундый чибәр иде һәм ир-атларга хас булган бар үрнәк сыйфатларны үзенә туплаган кеше иде. “Туган булмасак, мин аңа кияүгә чыгар идем”, - дип әйтүем дә хәтеремдә. Абыйның балалары да кечкенә... Берсе мәктәпкә йөри генә башлады, икенчесе балалар бакчасында. Алар өчен дә күңел елый
- Бу кайгылы хәбәрне кайдан белдегез?
- Миңа бу хәбәрне коллегам җиткерде. “Кайгыңны уртаклашам, Вадимны кайда күмәләр?” - дип шалтыратып сорады. Мин бөтенләй шок хәлендә. “Нинди Вадим?” - дим. Әнигә шалтыраттым, ул да берни белми. Бәлки, ялгышканнардыр ул түгелдер дип өметләндем... Абыйның тормыш иптәшенә бу хәбәр килгәч, ул да шок хәлендә калган, шуңа беркемгә дә хәбәр итмәгән. Әле дә ышанасы килми, бу хәлләр куркыныч төш кенә булсын иде...
- Бер гаепсез китеп баруын да кабул итү кыендыр?
- Абый КамАЗда эшли, алар юлларны чистарталар. Ул туктап, машинасыннан төшкән генә булган. Шул мизгелдә аны машина бәреп киткән. Барысын бер мизгел хәл иткән... Соңгы елларда тормышка карашым да, үзем дә бик нык үзгәрдем. Ике көнлек дөньяда яшибез бит. Кемнедер сүзен тыңлау, кемгәдер охшарга тырышу, кеше сөйләү, гәйбәт - барысы чүп.
- Бу ел сезне һаман сыный...
- Бу вакыйга өч ел элек булса, мин бөтенләй төшенкелеккә бирелер идем. Бүген сәхнәгә дә чыга алмас идем. Хәзер гел: “Түз, түз инде”, - дип кабатлап торам. Тормыш булгач, агы да карасы да була. Әйе, әлегә миңа кыен. Абыйның урыннары оҗмахта булсын.
- “Берәр яхшы хәбәр элсәм, халык шунда ук гаепләргә тотына”, - дип тә әйткәнегез исемдә. Ни өчен алай икән?
- Белмим... Моңа мин генә аңлатма бирә алмыймдыр. Бүген дә әле бер ханым абыйның вафаты турында хәбәргә елаган смайл җибәргән. Карасам, ул ханым миңа бер генә җылы сүз дә язмаган. Гел негатив кына язып торган. Мин җырларым, уңышларым белән бүлешкәндә бер реакция дә бирмәгән. Кеше өчен сөенә белмәүме инде бу, белмим... Беркемнең дә сыналып яшисе килми. Минем дә җиңел, бәхетле тормыш итәсем килә. Әмма сынаулар кешене чыныктыра икән. Мин хәзер бөтенләй кеше сүзенә колак салмыйм. Ике йөзлелеккә дә күнектем инде. Андый кешеләр булды һәм булачак. Иң мөһиме - мин беркемгә дә начарлык теләмим. Һәркем бәхетле булсын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар