Иң авыры кешеләрнең битарафлыгы, мәрхәмәтсезлеге икән.
Кешенең өе янганда, аның диварлары гына көлгә әйләнми. Өметләре яна. Хатирәләре яна. Гомер буе җыйган тормышы, күңел җылысы, киләчәккә корган планнары, барысы да ут эчендә юкка чыга. Әмма иң аянычы кайчак янгын түгел икән. Иң авыры кешеләрнең битарафлыгы, мәрхәмәтсезлеге.
Мин моны читтән генә белмим.
Миңа алты яшьләр булгандыр. Бервакыт безнең йорт янып көл булды. Бөтен каралты-кура, мал-мөлкәттән берни калмады. Ул вакыттагы мизгелләр әле дә хәтердә: өстебездә нәрсә бар, шул гына калган. Баш очында түбә юк, кулда бер әйбер юк. Әнинең күз яшьләре, әтинең сүзсез йөрүләре, дәү әнинең безне тынычландырырга тырышуы…
Төн уртасында дүрт почмак эзләп йөргән кешеләрнең халәтен сүз белән генә аңлатып бетереп була микән? Өч кечкенә бала белән урамда калу — ул фаҗига генә түгел, ул адәм баласының эчке дөньясын актарып сала торган сынау.
Безне вакытлыча каршыдагы буш йортка керткәннәр. Хуҗасы үлгән иске генә йорт булган ул. Әмма ике тәүлек тә үтмәгән, мәрхүмнең туганнары килеп: “Йә сатып алсыннар, йә чыгып китсеннәр”, — дигәннәр. Бер тиенсез калган, өстендәге киемнән башка бернәрсәсе булмаган кешеләргә…
Менә шул сүзләр күңелдә яра булып калды.
Ярый әле ике урам аша дәү әнинең туганнарыннан калган иске йорт табылды. Үзебезнең йортны яңадан корганчы, шунда яшәп тордык. 90нчы еллар башы. Юклык. Авырлык. Кирпечне бер җирдән, тактаны икенче җирдән табып, әти белән әни яңадан тормыш корды. Без яңадан аякка бастык.
Еллар үткәч кенә аңладым: ул чакта безне өй түгел, кешеләрнең мөнәсәбәте сынаган икән.
Күптән түгел бер янгын турында язарга туры килде. Авылдагы бер гаилә бер мизгелдә бөтен нәрсәсен югалткан: йортын, мал-туарын, техникасын… Еллар буе җыйган тормышларын ут йоткан. Алар да вакытлыча туганнарының буш торган өенә күчеп торган. Һәм яңадан шул ук хәл. Үз туганнары аларга: “Чыгып китегез”, — дигән. Шушы сүзләрне ишеткәч, күңел өшеде. Ничек мөмкин бу? Кеше кайчан шулай каты бәгырьле булып бетте икән? Кайчан туганлык акчага, милеккә, кәгазьгә алышынды?
Без бүген зур йортлар төзибез, кыйммәтле машиналар алабыз, матур тормыш белән мактанабыз. Әмма күңелләребез ярлыланмыймы? Кешелеклелек дигән нәрсә югалмыймы?
Авыр чакта ярдәм итү — ул байлык белән генә үлчәнми. Кайчак кешегә бер җылы сүз дә җитә. “Курыкма, без бар”, — дигән җөмлә дә кешене яшәтергә мөмкин. Ә без нишлибез? Кайберәүләр бәлагә юлыккан кешенең соңгы өметен дә тартып ала.
Аллаһы Тәгалә ярдәмчел булырга кушкан. Күрше хакы, туган хакы дигән төшенчәләр юкка гына бирелмәгән. Бүген син ярдәм итәсең иртәгә ярдәм сиңа кирәк булырга мөмкин. Тормыш бит ул түгәрәк.
Янгын — беркем сорап алмый торган бәла. Ул кайсы йортның ишеген шакыйсын белеп тормый. Әмма бәла килгәндә кешенең кем икәне ачыклана. Кемдер кул суза. Кемдер ишек ябып куя.
Мин бүгенгә кадәр бер нәрсәне аңлый алмыйм: ничек итеп кеше авыр хәлдә калган туганын урамга чыгарып җибәрә ала? Ничек тыныч йоклый соң ул аннан соң? Нинди җавап бирер ул вөҗданына? Ахирәттә?
Безгә бүген кешелеклелекне саклап калу мөһим. Чөнки йортны яңадан төзеп була. Малны яңадан җыеп була. Әмма кеше күңелендәге ышаныч янса, аны кире кайтаруы бик авыр.
Кайчак янгыннан соң йорт түгел, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр көлгә әйләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар