16+

Дүртенче балага – 100 мең сум

Быелдан гаиләдә туган дүртенче, бишенче балага да 100 мең сум биреләчәк. Татарстан Президенты карары белән авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга ярдәм күрсәтү чараларына төзәтмәләр кертелгән.

Дүртенче балага – 100 мең сум

Быелдан гаиләдә туган дүртенче, бишенче балага да 100 мең сум биреләчәк. Татарстан Президенты карары белән авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга ярдәм күрсәтү чараларына төзәтмәләр кертелгән.

Соңгы үзгәрешләр белән Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова таныштырды.

Сүз авыл җирендә 29 яше тулганчы өченче баласын тапкан хатыннарга бирелә торган 100 мең сум турында бара. “Авылда 29 яшенә кадәр дүртенче, бишенче баласын тапкан хатыннар да бар. 100 мең өченче балага гына бирелгәч, ниндидер гаделсезлек туган кебек килеп чыга иде.

Хәзер менә Президент карары белән 2020 елның 1 гыйнварыннан гаиләдә туган дүртенче, бишенче балага да әлеге пособие каралган. Бу дәүләт ярдәменең демографиягә дә тәэсире булды. Шул рәвешле өченче баласын табучылар 2 процентка артты. Күбесе авыл җирлегендә яшәүчеләр”, – ди Эльмира Зарипова.

Тагын бер яңалык “Демография” проекты кысаларында бала ялындагы хатын-кызларны гына түгел, алты яшькә кадәр баласы булганнарны да һөнәргә өйрәтәчәкләр. Бу мөмкинлектән эш эзләп мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр файдалана ала. Елына 1518 хатын-кызны укытырга ниятлиләр. Моның өчен дәүләттән 87 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Әлеге программа нигезендә хисапчы, визажист, стилист, парикмахер кебек һөнәрләрне үзләштереп булачак.

Уку дигәннән, быелдан канунга кергән үзгәрешләр буенча, хәзер пенсия алды яшендәгеләрне укыту программасына 50 яшьтән кабул итәләр. Әлеге вакытта 116 кеше белгечлеген үзгәртү буенча укырга керешкән инде. “Өлкән буын” проекты кысаларында 4,7 мең кеше өстәмә белем алырга өлгергән. Бу күрсәткечләр буенча безнең республика илдә беренче урында тора.

“Былтыр 65 яшьтән узган ялгыз яшәүче, мөмкинлеге булмаган кешеләрне хастаханәгә илтү өчен авыл җирлекләрендә урнашкан социаль яклау бүлекләренә 43 машина тапшырылган иде. Нәтиҗәдә 36,8 мең кешегә хезмәт күрсәтергә өлгергәннәр.

“Сиделка” хезмәтен кертү дә уңай нәтиҗәләр бирә. Әлеге хезмәт республиканың алты районында эшли. Шул рәвешле авыр хәлдә калган кешеләрне тәрбияләүче туганнарының 60 проценты эшләренә кире кайта алды, 40 проценты көненә дүрт сәгать булса да ял итә ала”, – ди министр. Быелдан әлеге проектка тагын алты район кушылыр дип көтелә.

Демография” проекты кысаларында беренче балага түләнә торган пособие суммасы да үзгәрде. Хәзер ул икеләтелгән яшәү минимумына карап билгеләнә. Әйтик, өч кешедән торган гаиләдә уртача айлык керем 60510 сумнан артмаган очракта, беренче балага 9373 сум пособие каралган.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading