Гап-гади кешеләр, кайберәүләренең фронтта беркеме дә юк, ярдәм итәргә атлыгып торалар.
Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләребезгә йөрүче волонтерлар төрле кирәк-яраклары, көнкүреш әйберләре белән генә түгел, ә фронтта зур кыйммәткә ия булган җылы сүз белән дә ярдәм итүне үз бурычы дип саный. Моннан тыш, алар туган яклары белән тоташтыручы җеп тә.
"Гади тормыштагы проблемалар турында соңыннан уйлашырбыз"
Махсус хәрби операция игълан ителеп беренче көннәрдән бирле Кукмарада яшәүче илдар Зәйнуллин егетләребез тормышы белән яши. Ул үзе кайчандыр Чечняда хезмәт иткән, алгы сызыктагы тормышның ни икәнен яхшы белә. "Ике туган энем Айнур Измайлов махсус хәрби операция башланганнан бирле иң алгы сызыкта булды. Аның өчен борчылып тордык, элемтәдә идек. Кайчак фронт өчен кирәк-ярак булган әйберләр турында да телгә ала иде. Әлбәттә, мин моннан читтә кала алмадым һәм егетләргә ярдәм итә башладым. Энем танк ротасының танк взводы командиры вазыйфасын башкарды. 2022 елның 16 мартында яу кырында башын салды ул. Айнурга 24 яшь иде", – дип сөйли волонтер.
Кукмарада бер төркем фикердәшләр, алгы сызыкта хезмәт итүче егетләрнең якыннары җыела да штаб булдыралар. Ә оештыручысы Илдар Зәйнуллин була. Соңрак ул „Барс“ автоном коммерцияле булмаган оешма да ача.
Үзенең шәхси машинасына җыелган барлык ярдәм, кирәк -яракны курыкмыйча. гомердә булмаган, йөрмәгән, һәр почмакта куркыныч янап торган чит җирләргә кузгала Илдар. Тартмаларга хәрбиләр өчен татлы бүләкләр, тозлы кыяр, помидор, җылы оекбашлар, эчке кием, гигиена җыелмалары тутырылган.
– Төркемдәге фикердәшләр белән бергә һәрдаим коптер һәм тепловизор алабыз, төркемгә һәр тиененә чаклы хисап тотылып куелып тора, – дип дәвам итә Илдар.
Хәер, 3 ел эшләү дәверендә аның фикердәшләре – йөкне төяү һәм сортировкалау белән көчләреннән килгәнчә ярдәм итүче танышлары, шулай ук акча белән ярдәм итүче берничә эшмәкәр бар.
– Шунысын да әйтергә кирәк, гап-гади кешеләр, кайберәүләренең фронтта беркеме дә юк, ярдәм итәргә атлыгып торалар. Кемдер кием, кемдер икенчеләре азык-төлек китерәләр, – дип дәвам итә волонтер.
Ул теләсә кайсы буш минутында яки ял көннәрендә алып барган эшчәнлеген егетләргә ныклы тыл булдыру бурычы дип саный.
– Хәзер һәрберебезнең бурычы – хәрби бурычларны нәтиҗәле үти алсын өчен егетләребезгә ярдәм итү, үзебезнең проблемалар турында соңрак уйларбыз", – ди Илдар.
Аның сүзләренчә, волонтер булу җиңел түгел, чөнки даими ярдәм даими таләп ителә. "Андагы егетләр безгә, тылдагыларга өметләнә, һәм бу өметне акларга һәм "кире чигенергә" ярамый, бу намуссызлык булачак, беренче чиратта вөҗдан газабы менә эшләргә комачау итәчәк, – дип аңлата ул. Яллар, яки үз эшен иң соңгы урынга куеп ерак, хәтәр сәфәрләргә кузгалу волонтерлык юлына баскан һәркемнең төп "арсеналы" булып тора, һәм моны, Илдар сүзләренчә, баштан ук аңларга кирәк. Моннан тыш, "алгы сызыкка"узарга мөмкинлек бирә торган документлар да. Илдарга бу мәсьәләдә хәрбиләр үзләре ярдәм иткән.
– Егетләребезгә нәрсә кирәк? Беренче чиратта, әлбәттә, игътибар һәм кайгырту. Шәһәр укучылары туганнары белән бергә егетләребезгә иң җылы теләкләр сугарылган хатлар яза, кечкенә балалар хәрбиләр өчен күңелгә үтеп керә торган рәсемнәр ясый, – ди ул.
Илдар сүзләренчә, егетләр туган якларыннан килеп ирешкән мондый сәлам хатлары өчен бик рәхмәтле һәм аларны кадерләп саклыйлар.
– 3 ел дәвамында Татарстаннан хезмәт итүче егетләр белән туганлашып беттек. Алар безнең килүебезне 4 күз белән көтәләр. Көчле рухлылар, кайчак сөйләшеп утырганда геройларча һәлак булган иптәшләрен искә алалар. Шул вакытта үле тынлык урнаша. Ничаклы гына ныклы холыклы булмыйк, үлем сүзе тетрәндергеч яный. Егетләребезне сакласак иде. Ә моның өчен аларга бик тә дроннар кирәк. Дәррәү кузгалып кушылыйк. Бердәм булыйк, – ди Илдар.
Шуңа да карамастан, посылкалар җыю белән генә эш чикләнми – штабка волонтерлар янына мобилизацияләнгәннәрнең туганнары килә, әгәр аларга теге яки бу көнкүреш мәсьәләләрендә ярдәм кирәк булса, тиешле ташламаларны алу тәртибе турында хәтта консультацияләр бирә волонтерлар. Сорауларны оператив хәл итү өчен мессенджерларның берсендә махсус чат булдырганнар.
– Штабка ярдәм итәргә теләүчеләр дә килә, беренче чиратта, сүз уңаеннан, хатын-кызлар. Алар үз куллары белән тегелгән һәм бәйләнгән әйберләрне алып киләләр, йөкләрне сортларга аеруда катнашалар. Ә адресатларга посылкаларны әзерләү буенча да алар ярдәм итә. Кайвакыт безгә башка шәһәр, район вәкилләре мөрәҗәгать итә, аларга, әлбәттә, баш тартмыйбыз, чөнки безнең өчен "үзебезнекеләр" һәм "читләр" гә бүленү юк – барысы да безнекеләр", – дип дәвам итә Илдар.
Игелекле волонтерның тагын бер күркәм, ихтирамга лаек эшен атап китәргә кирәк. Аның инициативасы белән махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган егетләр истәлегенә туган йортларына мемориаль такталар куела.
– Яу кырында һәлак булган егетләребезнең исемен мәңгеләштерү, беренче чиратта әти-әниләрнең йөрәкләрен ничек тә булса юату өчен кирәк. Бу кайгы белән алар үзләре генә калалар бит. Без аларга яу кырында башын салган егетләребез турында онытмаячагыбызны һәм оныттырмаячагыбызны исбатларга телибез. Район, шәһәрләрдә мемориаль такта байтак куелды инде. Әлеге эшне алга таба да дәвам итәчәкбез. Алар мәңгегә безнең йөрәкләрдә, — ди Илдар.
Балтач район үзәгендә яшәүче Таңсылу Галимуллинаның тормыш иптәше Рафаэль махсус хәрби операция зонасында 2023 елның көзендә һәлак булган.
– Рафаэль хезмәт иткән вакытта да, аның вафатыннан соң да Илдар бик зур терәк булды безнең гаилә өчен. Олы йөрәкле, мәрхәмәтле кеше ул. Менә кемнәр турында язарга, сөйләргә, киләчәк буын өчен үрнәк итеп куярга кирәк, – дип үз фикере белән уртаклашты ул. Аның сүзләрен Балык Бистәсе районы Юлсубино авылында яшәүче Алсу апа Вафина да куәтли.
– Илдар үзе безнең якларга килеп, Кукмарадан Балык Бистәсенә чаклы ничә чакрым юл бит әле, егетләребезгә җыелган ярдәмне алып китә иде. Фронтка барып җитеп, улларыбыз кулына тапшыргач, әле фото-видеоларны җибәрә. Тыштан гаять җитди күренә ул, ә эчке яктан бик йомшак кеше. Улыбызның һәлак булуы турында белгәннән бирле элемтәдә торды безнең белән, җиде айдан соң гына җирләргә насыйп булды Рәсүлебезне. Аны соңгы юлга озатырга да Илдар килде, аның ярдәме белән йортыбызга мемориаль такта да куелды, – ди хәрбинең әнисе.




Комментарийлар
1
2
0
Рэхмэт булганыгыз очен Ильдар абый Юлларда Исэн-имин йорегез
0
0