Эльмира Сөләйманованың арабыздан китүенә бүген ике ел...
Бүгенге елак буранның үз халәте – кар бөртекләрендә югалту сагышы, ни җиргә кунарга, ни күктә уйнарга көч тапмыйлар шикелле. Нәкъ ике ел элек, шушы көнне Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова арабыздан бакыйлыкка күченгән иде. Исән булса ул үзенең 42 яшьлеген бәйрәм итәр иде дә. Кызганыч... Яр Чаллы якларыннан шушы үзәк өзгеч фото килеп төште – әнисе Фидания апа, ире Дима, мәрхүмәнең балалары, туганнары каберенә килеп, кар өстенә янып торган чәчәкләр салганнар. Эльмира да гомеренең чәчәктәй мәлендә өзелде. Юклыгына әлегәчә ышануы авыр, ди сәхнәдәшләре.
– Эльмира күктәге фәрештәләрнең әйтерсең лә җирдәгесе иде. Бервакытта да кеше сөйләмәде, кеше сөйләүчеләр янында хәтта басып та тормый иде. Күңелендә гел аклык, яхшылык яшәде, ярдәм итәргә тырышты. Андый кеше җир йөзендә юктыр бүтән. Узган шимбәдә әнисе ашын үткәрде, чакырдылар, ерак гастрольләрдә идем, бара алмадым. Бүген Фидания апа белән иртүк хәбәрләштек. Ул һаман да бала хәсрәтеннән айнып җитә алмый әле, аңа бик авыр. Эльмира берара төшкә керә дә, аннары югалып тора ди. Догадан өзелми бит, рухы тынычтыр дип ышанасы килә. Балалары өчен ул да өзгәләнәдер шул... Кечкенәсе ун яшьлек кенә – әни кирәк чак. Олысына 18 яшь тулды, колледжда укый, һөнәре программистлык белән бәйле. Балалар әтиләре, әби-бабасы тәрбиясендә, Фидания апа янына гел килеп йөриләр. Әниләре уздырган ашына да җыелышып килгәннәр. Нишлисең инде, тормыш дәвам итә, исәннәргә ничек тә яшәргә кирәк. Чаллыга барган саен Фидания апа янына сугылам мин, күрешкәч икәү кочаклашып елыйбыз, ир җаны дип тормый, югалту ачысы мине дә елата... – дип сөйләде мәрхүмәнең сәхнәдәш дусты Нияз Җәләлов.
Ул җырчының гаиләсе белән тыгыз элемтәдә яшәүчеләрнең берсе. Күптән түгел генә Эльмираның туган ягы Аксубай районының Иске Ибрай авылына кайтып хәйрия концерты куеп килгәннәр иде.
– Туган авылында Эльмира истәлегенә музей ачылды. Анда Фидания апа Эльмираның шәхси әйберләрен алып кайткан иде, без дә хәлдән килгәнчә ярдәм иттек. 400 урынлык зур гына клуб ул, ремонт ясарга тиешләр, шул чагында музей өчен бер бүлмә ясап калдыруларын сорадык. Авылда Фидания апаның бер генә туганы яши. Искеибрайлылар зал тутырып килгәннәр иде, үз кызларын онытмыйлар, рәхмәт. Хәер, онытырлыкмыни соң Эльмираны?.. Урыны җәннәтләрдә булсын, холык-фигыле оҗмах кошына тиң иде, шуңа бик тиз китеп тә барды... – ди Нияз Җәләлов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар