16+

Җәен үк чыршы бизәп куйганнар

Республиканың Әлки районы үзәгендә Яңа ел чыршысы куйганнар. Бу хакта "Әлки хәбәрләре" район газетасы хәбәр итә.

Җәен үк чыршы бизәп куйганнар

Республиканың Әлки районы үзәгендә Яңа ел чыршысы куйганнар. Бу хакта "Әлки хәбәрләре" район газетасы хәбәр итә.

Базарлы Матак авылы үзәгендә иртән эшкә килүчеләрне ... Яңа ел чыршысы каршы алган. Үзәк парк каршысындагы мәйданда урнаштырылган чыршы матурлыгына күпләр сокланып куйды. Ул күз явын алырлык уенчыклар белән бизәлгән.

«Августның кояшлы җылы көнендә авыл үзәгендә пәйда булган Яңа ел чыршысын халык сокланып та, аптырап та күзәтте. Яңа елга дүрт айдан артык вакыт бар бит әле?!». дип яза район басмасы.  Бу яңалыкка аңлатма бирүне сорап журналистлар Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Сергей Балакиревка мөрәҗәгать иткәннәр.

–Ясалма Яңа ел чыршысы (аның биеклеге 11 метр) район заказы буенча Санкт-Петербург заводында эшләнде. Җитештерүчеләр аны районга алып кайтып, җыеп-урнаштырып та карадылар. Бөтен нәрсәсе дә җитешме, тиешенчәме икәнлеген тикшерү өчен. Билгеле, чыршы кышны сүтелгән хәлдә көтәчәк. Ул Яңа ел алдыннан авыл үзәгендә урнаштырылып, Базарлы Матакка бәйрәм рухы биреп торыр,–дип җавап бирде Сергей Николаевич.

Фото: http://alki-rt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading