— Сәнәгать предприятиеләрендә кыскартылу ихтималы булган 9209 кеше иҗтимагый эшләргә җәлеп ителде. Пенсия алдындагылар, 50 яшьтән югарылар, декрет чорындагы хатын-кызлар һәм башка категорияләрдән 8278 кешене алмаш һөнәрләргә укыту ниятләнелә быел. Әлеге планнан 3194 кеше укытып чыгарылды инде. 705 инвалид эшкә урнаштырылды, 5 инвалидка эшкуарлык эшчәнлеген башларга теләктәшлек күрсәтелде. Татарстанда инвалидларның 35 проценты гына даими эш урынлы, максат-күрсәткечне 50 процентка җиткерү,- дип сөйләде республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова.
Хезмәт министрлыгы вәкилләре эш мәсьәләсендә өметсезлеккә бирелмәскә, мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә, вакансияләр ярминкәләрендә катнашырга чакырдылар. Татарстанга Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан мәҗбүр булып 2 меңгә якын кеше күченеп килгән. Клара Таҗетдинова сүзләренә караганда, аларның 600е хезмәт яшендә, калганнары өлкәннәр, кечкенә баласы белән утыручылар һәм декретка чыккан хатын-кызлар. Шәһәрләре яки авыллары азат ителгәнлектән 100 кеше инде туган җирләренә кайтып китәргә теләк белдергән.
— Предприятиеләр яки бизнес вәкилләре мәҗбүр булып күченеп кайтучыларны эшкә алса, аларга башлангыч хезмәт хакы түләр өчен 3 минималь хезмәт хакы күләмендә федераль бюджеттан ярдәм бирелә. Яшь инвалидны эшкә алган очракта да шул күләмдә финанс ярдәме каралган. 35 яшькә кадәрге кеше “яшь кеше” санала,- диде Клара Таҗетдинова.
“Кампач” мәктәбе
Татарстанда 2022 ел-Цифрлаштыру елы кысаларында, министрлык халыкның компьютер белемнәрен күтәрү юнәлешендә дә эшләр алып бара. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә министрлыкка караган учреждениеләрнең компьютер базасы яңартылган. Социаль эчтәлекле 17 хезмәтне электрон рәвештә башкарып була, ел ахырына кадәр тагын 10 хезмәт электронлаштырыла.
— Өлкәннәрнең, бигрәк тә, авыллардагы өлкәннәрнең шактые компьютерларда эшли белми. Алар да электрон хезмәтләрдән файдалана алсын өчен компьютерда эшләргә өйрәтергә кирәк,- диде бу уңайдан Маргарита Максимова.
Казанда өлкәннәрне компьютерга өйрәтү курслары булдырылды. Октябрь революциясеннән соң, халыкны укырга-язарга өйрәтү өчен “Изба читальня” (“Избач”) гаять актив эшләгән. Компьютер заманы безнең алда янә шундый бурыч тудырды. Авылларда мәктәптә, клубта яки китапханәдә “Компьютер мәктәбе” (“Кампач”) оештырылып, укытучылар өлкәннәргә компьютерда һәм кәрәзле телефонда эшләр башкарырга өйрәтсә, уңай нәтиҗәсе озак көттермәс иде, минемчә. Пенсионерлар күпмедер түләү шартына да ризалашыр иде, мөгаен. Әлегә авылларда бу мәсьәлә хәл ителмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар