26 сентябрь көнне «Туган авылым» комплексы территориясендә «Татар чәе ярминкәсе» узачак.
Бу хакта һәм Россия татарларын берләштергән фәнни-гамәли конференцияләр сериясе турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә чакырылган спикерлар сөйләде. Алар билгеләп үткәнчә, әлеге чаралар татар халкының милли традицияләрен саклау һәм Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезне берләштерү максатыннан оештырыла.
«Туган авылым» комплексы татар дөньясы белән бәйле проектларга һәрвакыт ярдәм итә. Бүген биредә татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм милли кыйммәтләрне популярлаштыруга юнәлтелгән берничә проект гамәлгә ашырыла.
Ярминкәдә — кайнар самовар, гаилә бизнесы һәм хәләл продукция «Татар чәе ярминкәсе» милли гореф-гадәтләребезне саклау һәм яңарту максатыннан оештырыла. Быел әлеге милли бәйрәмдә катнашу һәм үз продукциясен тәкъдим итү өчен Россия төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан, илледән артык кече предприятие чакырылган. Алар арасында шифалы үлән чәйләре, бал һәм үзенчәлекле милли ризыклар җитештерүчеләр бар.
Күргәзмә-сатудан тыш, чарага килүчеләр өчен борынгы самоварда чәй кайнату традицияләре күрсәтеләчәк һәм кайнар чәй өстәле оештырылачак.
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең урынбасары Ирек Илдус улы Шәрипов сөйләп үткәнчә, бу бәйрәм Конгресс тарафыннан ел саен үткәрелә торган традицион календарь бәйрәмнәр циклына керә. Аңа язгы «Карга боткасы», көзге «Татар чәе», кышкы «Каз өмәсе» һәм җәйге Сабан туе керә.
— Бу бәйрәм циклларын без «Туган авылым» комплексы һәм Татарстан эшмәкәрләре ассоциациясе белән берлектә ел дәвамында үткәреп барабыз, — дип билгеләп үтте ул.
Аның сүзләренчә, бу проектларның берсе дә керем алуга юнәлтелмәгән. Шул уңайдан Ирек Шәрипов әлеге идеяләрне күтәреп алган оешмаларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
— Бүгенге көндә татар милли хәрәкәтенә катнашы булган кешеләр Аллаһ ризалыгы һәм милләт өчен дип эшли, — дип сүзен йомгаклады ул.
Татар эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчесе Фәрит Уразаев «Татар чәе ярминкәсе»нең татар гаиләләре бизнесына бәйле булуын ассызыклады.
— Ярминкәгә килүче кече предприятиеләрнең барысы да гаилә бизнесы белән шөгыльләнә һәм продукцияләрен хәләл бренды астында җитештерә. Татар халкы тупланыр өчен үзенең символларын, образларын һәм традицияләрен булдырган. Без шушы кыйммәтләрне «Туган авылым» комплексында динебез һәм миллилегебез белән үреп, төп-төгәл итеп күрсәтергә тырышабыз, — дип сөйләде ул.
Зөһрә Шәрифуллинадан алып чәй белгечләренә кадәр Ярминкә кысаларында узачак концерт программасы турында режиссер Ләйсән Насыйбуллина сөйләде.
— Әлеге чараларның режиссура өлешен миңа ышанып тапшырганнары өчен Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтлемен. Проектта катнашучылар бик күп. Концерт программасында инструменталь һәм балалар ансамбльләре, бию коллективлары катнашачак, — диде ул.
Аның сүзләренчә, бәйрәм мәйданы сәхнәсе тулысынча татар милли форматында бизәләчәк. Сәхнә түрендә махсус чәй өстәле урнаштырылачак һәм алып баручылар да нәкъ менә шунда утырачак.
Чараның сценарие гадәти концерт рәвешендә түгел, ә җылы әңгәмә, ягъни интервью форматында төзелгән. Чакырылган кунаклар арасында татар эстрадасы легендасы Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова, Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина, шулай ук танылган табиблар, рестораторлар һәм тәҗрибәле чәй белгечләре бар.
Шулай ук ярминкә кысаларында сәгать 12:00дән 15:00гә кадәр махсус лекцияләр сериясе оештырылачак.
Һәм, әлбәттә, иң куанычлысы: ярминкә дәвамында килгән кунакларга кайнар татар чәе бушлай тәкъдим ителәчәк. Бу һәр килүчегә чын татар кунакчыллыгын тоярга мөмкинлек бирәчәк.
Россия татарларын берләштергән елгалар һәм тарихи шәхесләр Матбугат конференциясендә мәдәни чаралардан тыш, фәнни проектлар да тәкъдим ителде.
— Тагын бер дәвамлы эшебез — фәнни-гамәли конференцияләр. Без бу конференцияләрне елгалар буенча бүлгәләдек. Мәсәлән, «Иж буе татарлары» — Удмуртия төбәге, «Зөя буе татарлары» — Ульяновск өлкәсе һәм «Нократ буе татарлары» — Киров өлкәсе. Димәк, без шушы елгалар аша татар халкын берләштерәбез. Киләчәктә бу исемлеккә «Агыйдел буе татарлары», «Чулман буе татарлары» һәм башка зур конференцияләрне өстәргә ниятебез бар, — дип сөйләде Ирек Шәрипов.
Татар эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчесе Фәрит Уразаев сүзләренчә, бу фәнни конференцияләр аерым шәхесләргә дә багышланачак.
— Акчуриннар — Ульяновск өлкәсе, Борһани — Буа, Мотыйгый — Кайбыч төбәге. Бу бөек шәхесләрнең исемнәрен без Татарстанга кайтарырга тиеш, — дип өстәде ул.
Йомгаклап әйткәндә, фәнни конференцияләр Россия татарларының милли һәм стратегик фикерләвен берләштерсә, «Туган авылым» милли комплексында узачак чәй ярминкәсе гүзәл традицияләрне халык мохитендә җанлы итеп сакларга ярдәм итәчәк.
Татар халкы һәрвакыт укымышлы, белемгә омтылучы халык булган. Шул ук вакытта без чәй эчәргә дә, өстәлләребезнең мул һәм сыйлы булуын да үз итәбез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар