“Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре чыккан чак. И, и без аны ничекләр елый-елый укыганны, ул егетне ничек кызганганны белсәгез... Әле дә китапмы, газета-журналларны әйтәсе дә юк, укымый тора алмыйм, кайда барсам да җыеп кайтам”, – ди алтмыш биш яшен тутырган Зөлфия Мәгъсүм кызы Муллина.
Әгерҗе районының бик матур табигатьле, исеме үк җырлап тора торган Исәнбай авылында яши ул. Фәүзия апа белән Мәгъсүм ага гаиләсендә гөр килеп өч кыз, бер ир бала үсә. Апалары Люция, Роза, абыйсы Фәрит ышыгында – төпчекләре Зөлфия. Әйе, күңелле балачак елларын матур итеп искә ала ул. Һәм ни хикмәт – төп нигез җылысын, нәсел хатирәләрен бүген дә биредә төпчек кыз саклый. Ачык йөзле, җор сүзле, юктан да әңгәмәне җанландырып җибәрүчән – әле караган киносын сөйли, әле тормышта юлыккан берәр хәлне искә ала. Күңел күтәренкелеге турында әйтәсе дә юк. Югыйсә, тормышы гел ал да гөл генә бармаган үзенең. “Унынчыны туган авылым Исәнбайда тәмамладым да Ижевскида элемтә училищесына укырга кердем. Аннан Әгерҗедә почтада оператор булып эшләдем. Яшьлек бит, клубтан озата килгән күрше авыл егете күңелгә ут салды. Кияүгә чыктым. Тирсә авылын да, килен булып төшкән йортымны да бик яраттым. Тик матур оя корып озак яши алмадык, мин күзаллаган, хыялланган гаилә тормышы тулы була алмады. Улым белән кызымны сыңар канат белән үстерергә насыйп булган, күрәмсең. Шулай да, әтиләре, авыл тормышы булгач, килеп, булышкалап китә иде”, дип искә алды ул. Ә инде ире Мөнәвирнең каты авыру икәне беленгәч, үзе аның янына барып, ахыргы көннәренә кадәр тәрбияли.
Кулларыңнан куан, Зөлфия!
Үзе әйткәндәй, эштән бәхете мулдан була аның. “Иң яратып эшләгән эшем – ашханә булды. ”Исәнбай” хуҗалыгы ашханәсендә 23 ел эшләп-җитәкләп, шуннан лаеклы ялга чыктым. Аннан соң да эшсез торганым булмады. Балаларым башкалардан ким булмасын, йорт-җирем төзек булсын дип, бар көчемә тырыштым. Малын да, сыерын да, кош-кортын да асрадым, бакчаны да карадым – авыл җирендә шунсыз булмый да. Аллаһка шөкер, төп нигездә туганнарымны әле дә каршы алып, озатып торам. Авылны яраттым, элек алты йөзләп хуҗалык иде бит, гөрләп торды. Хәзер дә, шөкер, дүрт кибетебез генә бар – авыл халкы үзеннән арткан сөтен-маен, каймагын, итен – барын да кибетләргә куеп тора, шәһәр халкы да кайтканда яратып алып китә, үзебез дә алабыз. Тырыш халык бездә, – ди мөлаем ханым. – Үземнең яшьтән үк аш-су эшенә хирыслыгым булды. Әнкәйдән килгәндер дип уйлыйм. Ул безнең бик оста пешекче иде. Үзем ничә еллар инде аннан өйрәнгән буенча чәк-чәк пешерәм. Бик яратып пешертәләр, гел сорап торалар”, – ди Зөлфия әлеге шөгыленең якташлары күңеленә хуш килүенә куанып.
Инде аның чәкчәкләренең тәме дә, даны да авыл, район чикләрен күптән үткән. Мәскәү, Питер, Магнитогорск, шулай ук Белоруссиянең Орша калаларына, башка төбәкләргә күчтәнәчкә бик еш алып китәләр икән. “Чәк-чәкләрең авызда эреп тора, кулларыңнан куан, Зөлфия!”, – дип, рәхмәт сүзләрен җикереп кенә торалар.
Картлык – шатлык түгел, шулай да...
Ни хикмәт, замана шаукымымы, тирә-якка күз салсак, балалар гына түгел, ятим картлар да әз түгел бит хәзер. Элек андый хәлләр әллә нигә бер күзгә-колакка чалынып алса, бүгенге көндә авылларда да ялгыз өлкәннәр очрап куя. Менә шундый берничә әбине Зөлфия үз канаты астына алып, үз өендә яшәтеп, карап-тәрбияләп соңгы юлга озата. Ризыгын әзерли, мунча кертә, чиста урын-җирдә йоклата. Олы кеше өчен янәшәсендә кайгыртучан кеше булуны күрү, тою зур бәхет, билгеле. “Бер әбине туганнары ике генә атна, фатирга ремонт ясаганчы гына карап торсаң иде, дип китерделәр дә... ике ел карадым. Бала кебек бит алар. Бервакыт кайтып керсәм, ике әбием ду килеп ачуланышып утыралар. Берсе әйтә икенчесенә: бар кайтып кит, мин беренче килдем монда, бу минем өем, дип, икенчесен куа. Көл дә, ела да алар белән вакыт-вакыт”. Ә Зәкия әбинең белештермичә, саташып, өйдән чыгып китә торган гадәте булган. Шактый мәшәкатьләр тудырса да, аны да тәрбияләп соңгы юлга хәер-фатихасын алып озаткан. Иң озак караганы, Фәгыйлә карчык булгандыр. Уналты ел дәвамында әниле-кызлы кебек яшиләр алар. Саваплы гамәлләре белән Зөлфия авылдашларының хөрмәтен яулый.
Комментарийлар