16+

Фәрит Мөхәммәтшин: "Сезнең арада  көндәшлек зур..."

Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” дип аталган республика бәйгесенә йомгак ясалды. Сәхнәдә “Хатын-кыз – әни”, “Хатын-кыз – лидер”, “Хатын-кыз –  мәдәният һәм рухият", “Хатын-кыз – галимә” кебек 10 төрле номинациядә җиңүчеләрне алкышладылар. Иң-иң лаеклылар сәхнә түренә күтәрелде.

Фәрит Мөхәммәтшин: "Сезнең арада  көндәшлек зур..."

Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” дип аталган республика бәйгесенә йомгак ясалды. Сәхнәдә “Хатын-кыз – әни”, “Хатын-кыз – лидер”, “Хатын-кыз –  мәдәният һәм рухият", “Хатын-кыз – галимә” кебек 10 төрле номинациядә җиңүчеләрне алкышладылар. Иң-иң лаеклылар сәхнә түренә күтәрелде.

Быел республика буенча  142  катнашучы бәйгенең төрле этаплары буенча номинант булган. Арада "Хатын-кыз - әни" номинациясендә жиңүчеләр күбрәк булуын билгеләп үттеләр. Алар арасында күп балалы әниләр, “Ана-даны” медале ияләре, балаларны тәрбияләп үстерүчеләр дә бар иде. Тантаналы бәйрәм чарасына килүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның иң изге теләкләрен җиткерде. Аларга республика җитәкчелеге исеменнән ныклы сәламәтлек, уңышлар, гаилә бәхете, иминлек теләде. 
– Бу безнең республикадагы традицион очрашу. Әлеге конкурска бәйле  бик кызыклы кешеләр белән очрашабыз. Алар республикабыз язмышы белән бәйле. Татарстан хатын-кызлары  матурлар да, һөнәри яктан бик уңышка ирешкән кешеләр дә, сез чын хуҗабикәләр. Сез – безнең терәгебез. Сез эштә дә, өйдә дә дипломантлар. Хатын-кыз – безнең дөньябыз, безнең галәмебез, аңа багышлана бөтен гамәлебез, бәхетле булыгыз! – дип, Роберт Миңнуллинның шигырь юллары белән котлады Фәрит Мөхәммәтшин. – Әлбәттә, сез күп.  Сез 63 процент, без – илледән кимрәк. Бу безнең сайлау мөмкинлеге күп дигәнне аңлата, ә сезнең арада  көндәшлек зур. Ул шулай булырга тиеш тә, хатын-кызлар күбрәк булырга тиеш. Алар – гаиләдәге гореф-гадәтләрне, ватанпәрвәрлекне саклаучылар. 

Хатын-кызсыз бу тормышның яме дә, гаме дә булмас иде. Алар чын мәгънәсендә  шушы тормыш тоткалары. Украина белән хәрби операция башлангач та, хатын-кызлар да тылда нинди генә эшләр башкармады. Әле дә тыңгысыз йөрәкләре белән улларына, ирләренә кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтә. Нинди генә иҗтимагый эшләрдә катнашмый алар.

– Бу  бәйгеләр бик кирәк.  Халык үзенең матурлыгын, һөнәри осталыгын, җәмгыятьтәге урынын да күрсәтергә тиеш.  Иҗтимагый эшләр  халыкны берләштерүче көч булып тора.  Бездә бик күп оешмалар – Бөтендөнья татар конгрессында Татар авыллары, Татар эшмәкәрләре, тарихчылар,  “Ак калфак” кебек  бик күп оешмалар эшли. “Әнием – Мама”, Татар  хатын-кызлары, Хатын-кызлар  инициативасы дигән оешмалар бар. Нинди генә ярдәм күрсәтү оешмалары юк?! Алар бөтенесе халыкны берләштерү, халык белән эшләү максатыннан оештырыла. Ул инде бушка эшләү, сүз дә юк. Иҗтимагый оешмаларда эшләгән кеше үзенең шәхси вакыты хисабына эшли. Әмма бу эш кешеләргә үзеңнең кирәк икәнлегеңне аңлата. Ә кешеләргә кирәк булу – хәзерге заманда иң зур нәрсә. Сәламәт булырга кирәк. Ә сәламәтлек безнең иҗтимагый тормышта  җәмгыятьтә үзебезнең ничек тотуыбызга да бәйле, – дип сөйли Бөтенроссия татар гаиләсе фонды директоры, Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы,  республика тире һәм венерик авырулар диспансерының бүлек мөдире, табибә Миләүшә Гайфуллина.

Әлеге бәйгенең иң дулкынландыргыч өлеше, мөгаен, “Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” номинацияседер. Шулар арасында безнең геройларыбызның берсе – Теләчедән Рәис Нуретдинов та бар. Ул  бүген дә районда ДОСААФ бүлегендә эшли. Гаиләсе, эше, олы йөрәклелеге белән аерылып тора ул. Юкка гына бәйгене оештыручылар аны сайламаганнардыр.  “Татарстан хатын-кызлары” оешмасы рәисе, Татарстан иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева  әйтүенчә, бәйгедә рухы белән көчле кешеләр билгеләнеп үтелгән. 
– Оештыручыларга зур рәхмәт. Хисләремне аңлап та бетермим әле. Хатын-кызлар шулай уйлаганнар, шулай карар кылганнар. Безнең эшне шулай бәяләгән өчен зур рәхмәт, – диде җиңүче Рәис Нуретдинов.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading