3 сентябрь көнне профессор Илдар Мәлик улы Низамовны туган ягы Әтнә төбәгендә тууына 90 ел уңаеннан искә алу чаралары оештырыла.
Тел галимен туган ягында тууына 90 ел уңаеннан искә алалар
Анда Казан федераль университетының Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы белән берлектә фәнни-гамәли конференция дә уза.
Дистә еллар дәвамында «Мәдәни җомга» газетасында «И туган тел...» кушымтасын алып барган, «Татарстан» радиосында «Тел күрке – сүз» тапшыруының даими авторы, филология фәннәре докторы Илдар Мәлик улы Низамовның татар теленең үсеш этапларына керткән өлешен бәһаләп бетерерлек кенә түгел. Ул күпсанлы студентларның остазы булды. Үзенең шәкертләрен ничек итеп дөрес сөйләргә, ничек итеп дөрес язарга да өйрәтте.
Илдар Низамов — татар телен һәм журналистиканы үстерүгә зур өлеш керткән галим
Тел галиме, университетта белем бирүдән тыш, көндәлек матбугат тормышы белән дә яшәде. Алда язып үткәнчә, гаммәви мәгълүмат чаралары эшчәнлегендә актив катнашты. Журналистика юнәлешендә укучы шәкертләрнең практик эшчәнлеген алып баруда актив катнашты.
Телче галимнең үзенең дә әдәбият һәм дә журналистика юнәлешендә зур хезмәтләрен дә бәяләми мөмкин түгел. Илдар Низамовны 1979 елда Татарстан Язучылар берлегенә парчалар китабы белән кабул итәләр. Анда кешенең халәте, табигать белән аралашуы, үзара бәйләнеше сурәтләнә. Фикер журналистларча кыска итеп бирелә, язучыларча тәфсилләп языла. Парчаны әдәбият белән журналистиканы үрә торган үзенчәлекле жанр дип санарга була.
Илдар Низамов иҗатында әдәбият һәм журналистика
«Журналист халәте белән язучылык эше Тукайдан башланган. Аның балалар өчен язылган кыска хикәятләре – барысы да парча. Табигать белән бәйләп биргән язмаларым биш-алты җыентыкка җыелды инде. Әле дә язам. Матбугатта басылып тора. Шулай да бүген күбрәк фәнни юнәлештә шөгыльләнергә туры килә», – дип сөйләде бер әңгәмә вакытында Илдар абый Низамов. Әле әңгәмә үткәрергә рөхсәт алганда да, тиз генә ризалык та бирмәде. Аның фикеренчә, интервью эшләү өчен вакыйга кирәк.
Илдар абый шунда ук яңа китабы дөнья күрәчәген хәбәр итте. Филология фәннәре докторы Илдар абый Низамовның түгәрәк юбилее да якынлашып килә иде. Бүген уңга-сулга интервью өләшүчеләрне укыйм да, остазымның жанр таләпчәнлегенә, үз-үзенә карата таләпчәнлегенә тагы бер кат сокланам.
Илдар абый Низамов туган телнең дөрес кулланылышы, сүзләрне урынлы куллану буенча да зур эшләр башкарды. Бик күп дәреслекләр әзерләде. Соңгы дистә елда ул үзенең сүзен, әйтәсе фикерен интернет киңлекләр аша, бигрәк тә «Матбугат.ру» порталы аша укучыларга җиткереп барды. Сөйләмдәге кытыршылыклар, язмадагы тупас хаталар, телне тоемлау үзенчәлекләрен берәмтекләп-берәмтекләп аңлатып үтте ул.

«Ана теле» рубрикасы: галимнең интернеттагы соңгы хезмәтләре
«Матбугат. ру» дагы эшчәнлекне Илдар абый вафатына кадәр алып барды. «Ана теле» рубрикасын башлау турындагы хәбәр 2017 елда була. Шуннан һәр атна саен, тел галиме үзенең язмаларын укучы хозурына тапшыра. Телчеләр, журналистлар һәм бу өлкә белән бәйле белгечләрне туган телебезне куллану темасына багышланган язмалар циклы белән сөендереп торды ул.
Туган телдәге хаталар, калькалар һәм урынсыз сүзләр турында
«Ана теле» рубрикасында аның «Тел һәм җыр. Сүз – умыртка күзәнәге. Асыл сыйфаты: мәгънәле һәм хисле», «Бубыйлар сабагын онытмаска иде», “Сөйләмне бизәргә остазлардан да өйрәник. Безгә Ибраһим Салахов мирасы ни бирә?», «Ничек әйтергә, ничек язарга? (Фикергә фикер), «Иң төп тискәре билгеләреннән – калька-калып-штамп. Нигә үрчетәбез?» язмалары дөнья күрде. Шунысы гаҗәп, Илдар абый бу язмаларын даими интернет челтәрендә утыручы укучыларына тәкъдим итте.
Илдар Низамов хезмәтләрендә татар сөйләме һәм тел нормалары
Аның билгеле үз аудиториясе барлыкка килде. Бу аудитория шулкадәр үк зур түгел, әмма меңгә якын карау шулай ук зур күрсәткеч. Илдар Мәлик улының тагын бер үзенчәлекле сыйфатын билгеләп үтәсе килә. Олы яшьтәге галим булуына карамастан, һәрвакыт замана белән бергә атлады. Интернетны да, ноутбукны да үзләштерде ул. Заманча интернет теленең үзгә булуы да аны яңа белемнәр үзләштерергә мөмкинлек бирде. Туган телне тоемламыйча язу, калькалыштыру, турыдан туры тәрҗемәләр, сүзләрне урынсыз куллану буенча да аның хезмәтләре бүген дә актуаль булып кала.
Илдар Низамовның татар телнең бөтен нечкәлекләрен белеп тоемлавы аның туган телне чиксез яратуыннан киләдер. Табигатьне күзәтүе, аның тавышын ишетү, аларны татарча тасвирлап язуы, гомумән, парчалар иҗат итү дә аны телнең тәмен тоярга өйрәткәндер дип уйлыйм. Ә парчалары, аның үзе бер дөнья, аларны тәмләп укырга да, рәхәтләнеп тыңларга да була.

Илдар Низамов хезмәтләрендә татар сөйләме һәм тел нормалары
Фәнни хезмәтләренә күзәтү ясап бетерү дә мөмкин түгел. Ул тел мәсьәләсенә төрле яктан якын килеп, сөйләмиятнең бөтен нечкәлекләрен күрсәтеп, безне туган телебезне яратырга өйрәтте. Мәсәлән, Илдар Низамовның «Ничек әйтергә? Ничек язарга?» хезмәтендә татар интонациясе һәм аны белдерүнең кайбер мәсьәләләре күтәрелә. Хезмәттә аралашу рәвешләре – әйтмә һәм язма сөйләм төрләренең асыл сыйфатлары, уртак һәм аермалы яклары ачыклана, әйткәнне ничек язу, язганны ничек әйтү мәсьәләләре кузгатыла.
Гамәли ихтыяҗлар татар интонациясе, аның язуда белдерүнең мөмкинлекләре, орфоэпия кануннарын үтәү торышы кебек теоретик яклар белән бәйләп аңлатыла. Филология фәннәре докторы, профессор, язучы-публицист Илдар Низамовның әлеге хезмәтендә әйтү белән язу арасындагы аерманы тоемлау, сакламау, телнең шушы сакларга нигез булырга тиешле законнарын белмәү, үтәмәү аркасында әйтүдә дә, язуда да хаталарга юл куелуына тагы бер кат басым ясала.
Язма һәм әйтмә сөйләм: галим күтәргән мөһим мәсьәләләр
- Галим биредә шактый гади һәм катлаулы проблемаларны да күтәрә. Мәсәлән, «Беренчедән. Татар орфографиясе фонетик принципка нигезләнә. Бу – ишетелгәнчә язылырга тиеш дигән сүз. Телебездә башка телләрдән кергән алынмалар өстенлек итү аркасында бу закон үтәлми диярлек. Башка телләрнең мәнфәгатен кайгырту, ә үз телебезнең законнарын санга сукмау сәясәте дәвам итә», – дип яза ул.
- Икенчедән, тәңгәл алфавитка ирешә алмавыбызны да билгеләп үтә ул. Телебездә аерым авазларны белдергән хәрефләрнең рәсмиләштерелмәвен дә атый.
- Өченчедән, әйтү һәм язуга бәйле орфоэпия фәненең сүлпән булуын күрсәтелә. «Дүртенчедән, орфоэпия белән орфография арасында аерма бездә, тулаем алганда танылса да, бу мәсьәләнең фәндә өйрәнелүе, мәктәптә укытылу дәрәҗәсе бүгенге гамәли ихтыяҗларга туры килеп бетми.
«Әтнә таңы» газетасының архивыннан Татар теленә мәхәббәттән туган зур фәнни мирас
Гомумән дә, татар теле фән буларак башлыча язма сөйләмгә, анда да матур әдәбият әсәрләренә таянып өйрәнелә, кыскасы, мәктәптән бала язылганча әйтергә өйрәнеп, күнегеп чыга. Әлбәттә, дөрес әйтүнең нигезе гаиләдә салына.
...Авазларны әйтү-язу нисбәтен дөрес саклау өчен кагыйдә, нормалар тәмам берегеп бетмәгән, булганнарын да үтәтү гадәткә кермәгән шартларда матбугатның, радио, телевидениенең, театр, эстрада артистларының, барлык зыялыларның сөйләме үрнәк булырга тиеш», дип яза ул. Илдар Низамовның бу хезмәтендә телнең шактый катлаулы мәсьәләренә ачыклык кертелә. Бүген дә татар сөйләме, бигрәк тә журналист әсәрләре укучыга якын булырга тиеш дип белдерәбез.
Илдар Низамов мирасы: туган телне саклау — һәркемнең бурычы
Сөйләмнең гади, халыкчан булуы мөһим. Ул язма телдә дә турыдан-туры чагылыш табарга тиеш. «Үзем мин гомерем буе язу белән шөгыльләнгән, язу сөйләменнән файдаланган кеше, ә менә еш кына радио, телевидение журналистларыннан, артистлардан, оста ораторлардан көнләшеп куям: алар интонациянең мәгънә төсмере белдерүнең күпме өстәмә мөмкинлекләреннән файдалана ала!” – дип яза галим үзенең хезмәтләрендә. Ул язма сөйләм һәм әйтмә сөйләмнең никадәр бай булуын да тагы бер кат исбатлый.
Филология фәннәре докторы, зур галим Илдар Низамовның һәр хезмәте безгә туган телебезгә карата хөрмәт күрсәтергә өнди, телебезнең матурлыгын тоярга ярдәм итә. Әлбәттә, телнең чисталыгын саклау, хаталар өстендә эшләү һәрберебезнең эше булып кала. Шулай итеп, галим Илдар Низамов хезмәтләрендә туган тел проблемасының куелышы шактый күп өйрәнелә. Ул аның төрле формаларын, укучыга ирештерү максатларында төрле ышанычлы алымнарын куллана. Әлбәттә, бу уңайдан Илдар Низамов калдырган мирасны бәяләү кирәк.
Комментарийлар