16+

Гармунда уйнаучы казлар – яңа тренд: Ләйлә Мөхәммәтҗанова татар орнаментын модага әйләндергән

Гармунда уйнаучы казлар ничек трендка әйләнгән? Ни өчен татар орнаменты шундый популяр?

Гармунда уйнаучы казлар – яңа тренд: Ләйлә Мөхәммәтҗанова татар орнаментын модага әйләндергән

Гармунда уйнаучы казлар ничек трендка әйләнгән? Ни өчен татар орнаменты шундый популяр?

Болар турында Ләйлә Мөхәммәтҗанова белән сөйләштек. 

Әңгәмәдәшем – татар теле һәм инглиз теле укытучысы. Аның һөнәри юлы бай: 17 ел балаларга чит тел серләрен төшендергән. Ләкин 2020 елда «урта яшь кризисы» белән очраша. Шул вакытта җанына иҗат җитмәвен аңлый. Рәсем ясау осталыгы исә аңа таныш булмаган өлкә түгел, студент елларында ук университет газетасында рәссам булып эшләп, кулын шомарткан булган инде.

– Миңа иҗат җитми ахры дип уйладым да, татар орнаментын ясый башладым. Кечкенәдән үк ярата идем аны. Әнием балачакта ук бу сәнгатькә мәхәббәт уятты. Мәктәптә укыганда да, эшләгәндә дә төрле язучыларга багышланган папкаларны, кабинетларны бизи идек. Шул вакытларда ук күңелгә иҗат орлыклары салынган булгандыр, – дип искә ала ул. 

Башта орнаментларны үзе өчен генә сызгалап йөрсә, соңрак социаль челтәрләрдә сәхифәсен ачып җибәрә. Рәсем мәктәбендә укымаганга, эчке бер курку да була аңарда. Тик иҗатны ярату өстен чыга: бервакыт башына футболкага бизәк төшерү фикере килә. Шулай итеп, дөньяга беренче авторлык футболкалары аваз сала. Профессиональ фотосессияләр ясап, аларны халыкка күрсәтә башлагач, заказлар да озак көттерми.

Ләйлә үзе сайлаган юлга бик җаваплы карый. Орнаментларны тукымага махсус акрил буяулар белән төшерә. Бу ысулның өстенлеге – киемне юганда да бизәкләр үз төсен югалтмыйча, башлангыч матурлыгын саклауда. Татар орнаментлары арасында иң яраткан элементы – лалә чәчәге. 
Бүгенге көндә әңгәмәдәшем үз тәҗрибәсе белән  уртаклашыр өчен махсус остаханәләр да оештыра.

– Мин ясый алгач, башкалар да булдыра ала бит дигән уй килде. Бу шундый рәхәт шөгыль булып чыкты – рәхәтләнеп иҗат дөньясына чумасың! – ди ул. 
Әңгәмәдәшем – актив тормыш рәвеше алып баручы, марафоннарда катнашучы йөгерүче дә булып чыкты. Нәкъ менә йөгерер өчен алар махсус лонгсливлар да булдырганнар:

– Татар икәнебезне күрсәтәсе, танытасы килә бит. Шуның өчен ниндидер үзенчәлекле элемент кирәк иде. Без «татарча леопард» коллекциясен булдырдык. Бу киемнәр спорт өчен махсус синтетик тукымадан тегелә, тирләсәң бик тиз кибә, йөгерү өчен бик уңайлы, – дип сөйли Ләйлә. 
Сатып алучыларга уңайлы булсын өчен, һәр принтка үзенчәлекле исем бирә: «Лалә», «Гөлсирин», «Тылсым»... Бу брендның үзенә күрә бер «фишкасы» да булып тора. 

Коллекцияләр арасында «Каз» образы аеруча популяр. Бу казларның рәсемен Ләйләнең улы Булат планшетта ясаган! 

– Каз – татарларның символы да булып тора бит. Гармунда уйнап утыручы яки чәй эчүче казларны кешеләр бик яратып ала, алар бик затлы күренә, – ди Ләйлә. 
Тиздән сатуга «парлы казлар» төшерелгән футболкалар да керәчәк дип сөендерде ул. Ләйлә әйтүенчә, татар орнаментларының киләчәге зур. Ул сыйныфташының яңа өен бизәүдә дә катнашкан, татарча бизәкләрне стеналарга, тәрәзә төпләренә төшергән. Аныңча, татар орнаменты интерьерда да үз урынын табачак, татар стилендә ясалган челтәрләр, өстәлләр трендка әйләнергә мөмкин дип уйлый ул. 
Стиль мәсьәләсендә дә Ләйләнең үз карашы бар: 

– Милли бизәк төшерелгән кием киясең икән, ул образдагы төп акцент булырга тиеш. Калган детальләр күзгә ташланырлык булмаса, образ матуррак һәм затлырак күренә. Татар бизәкләре классик стиль белән дә бик килешә дип уйлыйм, – ди, чөнки киләчәктә әңгәмәдәшем татар орнаментлы классик образлар коллекциясен булдырасы килә.

Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Залинә Гыйлаҗиева


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading