Соңгы арада гендерлар турында бик еш ишетергә туры килә: гендерлар идеологиясе, гендер сәясәте, гендер проекты... Нинди яңа сүз соң бу, нәрсәгә кирәк ул һәм кемнәр алар гендерлар?
Элек ул герман телләре грамматикасында урта җенес категориясен аңлатса, тора-бара социаль яссылыкка күчеп, яңа җенес төрен барлыкка китерде. Гендер идеологиясенең принцибы буенча, гадирәк телдә әйткәндә, җенес – табигать тарафыннан түгел, ә социаль факторлар белән билгеләнә. Шуңа нигезләнеп, һәркемнең үзенә ошаган һәм туры килгән җенесен сайлап алу мөмкинлеге бар икән.
Бүген Көнбатыш Европада әлеге идеология тормышның бөтен өлкәсен чорнап алган, әзрәк арттырып әйтсәк, биредә гендер диктатурасы урнашкан. «Ул чукынмышлар теләсә нишләсен, бу – аларның хәсрәте», – дияргә ашыкмыйк, әлеге идеология төрле битлекләр астында акрынлап бөтен дөнья буйлап тарала, Россиягә дә үтеп керә башлады. Киләчәк буынны бу күренештән саклау өчен безгә аның асылын аңларга кирәк. Аның максаты нинди, нәрсәсе белән куркыныч һәм аңа каршы ничек көрәшеп була?
Әлеге идеологиянең тышкы ягыннан хатын-кыз белән ир-атларның тигез хокуклы булуы гына күренә. Хокуклар ничаклы тигезрәк, гаделлек тә шулхәтле күбрәк була, имеш. Ә эчкәрәк үтеп карасак, кеше үзенә ошаган җенесне сайлап алып, малайлар – кызга, кызлар малайга әверелеп, аңлашылмаган бер җенес ясау турында сүз бара. Тегендә-монда буталып, төрле якка боргаланучылар бүген дә бар, диләр, хәзер шуларны рәсмиләштерергә омтылу бара. «Гендер» дигәннәренең асылында шул ята.
Безгә килгәндә, кайбер сәясәтчеләр әлеге сүзнең мәгънәсен аңлап бетермиләр булса кирәк, ул алар өчен матур яңгырашлы, «мода»лы сүз. Бу уңайдан Россиянең Иҗтимагый палатасында конференция дә булган. Дәүләт Думасы әлеге «тигезлек» турындагы закон проектына кабат кайткан. Кабат диюем – ул 2003 елда ук тәкъдим ителеп, беренче укылышта хупланганнан соң, җәмәгатьчелекнең каршылыгына очрап, «киштә»гә озатылган иде. Шул киштәдә тузан гына җыеп ятасы да бит, әмма тузаннарын сөртеп, аны кабат карамакчылар, моның өчен хәтта махсус комиссия дә булдырылган.
Әлеге проектның кабул ителүе өчен бик тырышлык күрсәтүчеләрнең берсе – Оксана Пушкина. Чит илләрнең күбесе баш тарткан һәм каршы чыккан бәби боксларын урнаштыруны хуплаучы да ул булган иде. «Ничек итсәң дә иттер – киләчәк буынга зыян китер» бугай боларның девизы. Оксана Пушкина, гендерлар турындагы закон проектын кабул итү бик мөһим, ул хатын-кызларны эшләргә этәрәчәк һәм илнең икътисадын алга җибәрәчәк, дип белдергән. Әйтерсең лә әлегә хәтле безнең хатын-кызлар кул кушырып эшсез утырган, гендер булмаганына үпкәләп. Икътисад белгечләре илне алга җибәрү өчен күпме баш вата, төрле эшләр башкара, ә сәбәбе бик гади генә икән бит – кеше җенесен алмаштыра да, төрлечә яратышып йөреп, тормыш дәрәҗәсен иң биек ноктага күтәреп тә куя! Тәкъдимеңне дәлилләү өчен моңардан да мәгънәсезрәк сүз табып буламы икән?!
«Россиянең Гаилә сәясәте» үзәге докладында әйтелгәнчә, «Гендер» төшенчәсе традицион гаилә моделен, ир-ат белән хатын-кыз арасындагы аерымлыкны (психологик, биологик, социаль) юкка чыгара, балаларның киләчәген куркыныч астына куя. «Гендер» төшенчәсе хатын-кызларның хокукларын яклый диләр, әмма ул аларны ир-атлар белән тигезләштереп, гүзәл затлардан ирдәүкәләр ясый, бәясен төшерә, ана булу бәхетеннән мәхрүм итә. Шул ук вакытта ир-атлар да зыян күрә, чөнки хатын-кызлар белән тигезләшкәч, аларның абруе төшә, алардан туган балалар да «сыек» була. «Гаилә» дигән төшенчәнең кыйммәте югала, абортларны кеше «хокук»ы дип санап, тумаган балалар белән дә көрәшә гендер. Дин турында әйткән дә юк инде, Аллаһы Тәгалә тарафыннан яралтылганны үзгәртергә маташу, табигатькә каршы баруның нәрсәгә китерәчәген тасвирлап тору кирәкмидер – тасвирларлык нәрсә дә калмый.
«Мода» дигән булып, әлеге юнәлешне нәрсәгә безгә көчләп тагарга маташулары һич тә аңлашылмый. Көнбатышның үрнәк алырлык нәрсәләре дә күп, ул якларын күреп, гендерланмыйча да яшәп булыр иде кебек.
Фото: popsugar.com
Комментарийлар