16+

Гламур лагерь: бер урамлы авылда бизнес ясау хикмәтләре

Чананы - җәйдән, арбаны кыштан әзерлә, ди халык. Татарстан да кызу җәйге туризмга әзер тора.

Гламур лагерь: бер урамлы авылда бизнес ясау хикмәтләре

Чананы - җәйдән, арбаны кыштан әзерлә, ди халык. Татарстан да кызу җәйге туризмга әзер тора.

Быел республикага 4 миллион турист киләчәк дип исәпләнә. Татарстан туристларны шаккаттырырга әзер. Модадан артта калмыйча, республикада өр-яңа туристик мәйданчыклар яңгырдан соң гөмбәләр кебек үсеп торалар. Шундый үзенчәлекле ял итү ысулы – глэмпинг. 

Глэмпинг – табигать кочагында ял итү белән яшәү өчен уңайлы шартларны берләштерә торган ял урыннары. Инглиз телендә бу сүзнең мәгънәсе гламур лагерь дигәнне аңлата. Мондый ял мәйданчыклары пандемиядән соң аеруча популярлык казана. Дүрт диварга бикләнгән халык табигатьтә ялга сусаган икән. 

Бүгенге көндә глэмпинг юнәлеше бөтен дөньяда үсеш ала. Россия туриндустрия берлеге мәгълүматлары буенча, соңгы биш елда илдә ял итү өчен мондый урыннар саны 40 тапкырга арткан. Хәзер Россиядә 400дән артык глэмпинг эшли. 
Татарстанда да глэмпингларның популярлыгы артты. Бүгенге көндә республикада 44 шәһәрдән читтә ял итү базасы эшли. Бу юнәлешне дәүләт органнары да хуплап тора. "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" милли проекты кысаларында быел тагын 13 проектка 230 миллион сумлык матди ярдәм күрсәтеләчәк. 

– Татарстанны популяр туристик маршрутлар рәтенә хаклы рәвештә кертә алабыз. Без туроператорлар белән хезмәттәшлек итәбез, яңа ял итү урыннары булдырырга тырышабыз. Татарстан – мәдәни ял үзәге генә түгел, гаилә, дуслар белән күңеле, актив вакыт уздыру урыны да, – дип әйтте  республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева.

Яшел Үзән районының Прибой авылында урнашкан глэмпингта без дә кунак булып кайттык. Бер генә урамлы кечкенә генә авыл, хәтта эт өргән тавыш та ишетелми. Монда эшмәкәр нәрсә югалткан икән?
Глэмпинг җитәкчесе Илдар Гариев үзен төрле яклап сынаган эшмәкәр. Ул ферма, ишекләр җитештерү, хәтта диңгез контейнерлары ясау буенча оешмаларны җитәкли. Глэмпинг оештыруны ул “күңелне ял иттерә торган, акча кертә торган урын” дип атый.  Илдар милли проект кысаларында грант отып 3 кунаклар кабул итә торган йорт төзеп куя. 

– 10 йорт төзүгә грант язган идек. Әлегә 3сен генә төзергә ярдәм иттеләр. Шулай да без бу өлкәдә эшлибез. Бизнес уңышлы булын теләсәң, дәүләт ярдәменә генә көтеп ятып булмый инде. Безнең глэмпингта эшләүчеләр авылда яшәүчеләргә караганда күбрәк. Авыл формалаштыручы предприятие дисәм дә ялгышмам, – ди  Илдар.

Глэмпингка килгән кунаклар кунакханә номерларыннан бер дә ким булмаган йортларда яши. Монда бар уңайлыклар да тудырылган: бер бүлмәдә телевизор, суыткыч, плитә, микродулкынлы мич тора; йокы бүлмәсендә зур карават; юыну бүлмәсенә дә тел-теш тигерерлек түгел, бөтенләй җиһазландырылган. Кунаклар глэмпингка үз ризыклары алып килеп, ашарга әзерли ала. Аш-су әзерләмим, ял итәм дисәң, ашарга пешереп бирәчәкләр, акча түләсәң, әлбәттә. Кыскасы: глэмпинг Төркиядәге кунакханә номерыннан калышмый. 

Глэмпингта күңел ачу чараларына тукталыйк. Җәйләрен балык тотырга мөмкин, ә кышын чана шуасың. Моңа өстәп ел әйләнәсендә эшли торган төп күңел ачу чарасы – ферма бар. Сыер, ат, сарык, кәҗәләрне ашатып, алар белән фотога төшеп була. Глэмпингның төп үзенчәлеге дә шул: уңайлы кунакханәдә табигать кочагында ял итәсең һәм авыл хуҗалыгы нечкәлекләре белән танышасың. 

Кемдер авылда эш юк дип зарлана, ә кемдер проблеманы чишү юлларын эзли. Кечкенә авыллар өчен мондый ял итү үзәкләре ясау – коткару бөҗрасы була ала. Илдар бер генә урамлы авылда да бизнес ачып булганын исбатлады. Тик аның да хезмәт юлында авырлыклары күп.

– Глэмпинг шәһәрдән  ерак урнашса, эшне башлау авыр булачак. Безнең ял итү үзге Казаннан 70 чакырым ераклыкта гына булса да, эшчеләр табу кыен. Яхшы белгечләрне шәһәрдән авылга җәлеп итәр өчен хезмәт хакы югары булырга тиеш. Яхшы хезмәт хакын түлим дисәң, бәяләне дә күтәрергә кирәк, – ди ул.

Авылда яшәүчеләр асфальт юл салу турында хыяллана, ә эшмәкәр исә, шаяртып: “Юлның сикәлтәле булуы да бу урынның “изюминка”сы. Кунакларыбыз машинадан көлеп-елмаеп: “Күптән мондый юлдан йөргән юк иде”, – дип әйтеп чыга. Алар өчен бу бер күңел ачу чарасы”, – ди Илдар. Бер-ике көн юллар начар урынга түзәрсең дә бит, көн саен йөреп торсаң нишләрсең?
Глэмпинг буенча сәяхәт иткәннән соң, мондый төр ялның күбрәк шәһәрдә яшәүчеләргә туры килгәненә инандык. Авыл халкы бер дә борчылмасын, алар да бәйрәмнәрдә өй тирәсендә генә “глэмпинг”та ял итә, әмма бушлай. Кыскасы: глэмпинг, һичшиксез, чит илдән килгән кунакларыбызны шаккаттыра алачак. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading