Гөлнара Зиннәтуллинаның соңгы эш урыны — “Тәртип” радиосы. Ул анда театр дөньясына багышланган тапшырулар алып бара.
- Без бик бәхетле кешеләр, - дип сүзен башлады радиога нигез салучы Ризәлә Исмәгыйлева. - Сез үзегез дә миңа күпме яшәү көче бүләк иткәнегезне белмисез, дия иде. Ул шатлана-шатлана, яңа сулыш алып эшләде. Без бу вакыт эчендә ничә тапкыр бәхилләшеп, яңадан исәнләшкәнбездер... “Тәртип” яңадан эшли башлагач, Гөлнара апаның язмасын куйдык. Үзенә шалтыратам, “Мин Лаешта, FM буенча таба алмыйм”, дип өзгәләнә. Сылтама буенча барыбер тапты, тапшыруын тыңлады. Күземә операция генә ясатыйм да, мин сиңа тапшыру эшләргә киләм, ди. “Яшәү яме” дигән тапшыруны хәтерлисеңме минем? Син миңа акча түләмәсәң генә киләм”, ди. Гафу ит, Гөлнара апа. Сиңа биргән вәгъдәне үтәп булмый. Ул ничә мәртәбә бәхилләшкәндә сорады: мин үлсәм, минем турыда беркая да бер сүз дә язасы булма, ишетәсеңме, ди. Ник алай дисез, Гөлнара апа, дим. “Мин социаль челтәрләрдә меңәрләгән минем кебек авыру кеше белән аралашам. Алар бу һаман балкып яши бит, дип миңа карап көч ала. Әгәр дә син шушы хәбәрне язсаң, син аларның өметен өзәсең. Мине исән дип белсеннәр". Шул кадәрле авыр хәлдә булганда да башкалар хакында уйлады, - ди Ризәлә ханым.
“ТНВ-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов, “Татарстан” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов та Гөлнара апа хакында җылы сүзләр җиткерде.
Мәрхүмә белән бергә эшләгән, даими аралашып торган, күршеләр булып диярлек яшәгән журналист Илфат Фәйзрахманов: “Гөлнара Зиннәтуллина аяклы тарих, татар телевидениесенең тарихы. Язмышың хакында китап язсаң, аны кулдан-кулга йөртеп укырлар иде, дидем. Язам дигән иде. Аннан химия терапияләреннән “айныгач” озак кына камера каршында сөйләшеп утырырга сөйләшкән идек. Аңа да өлгермәдек. Нишлисең инде, тормыш шулай ашыктыра”, - диде Илфат әфәнде.
Гөлнара Зиннәтуллинаны озатканнан соң хезмәттәше Наилә апа Яхина белән бик озак сөйләшеп, хатирәләр барлап тордык. Алар күп еллар буе бергә эшли.
- Гөлнара бер кеше белән дә ярышмады. Бер кешегә дә комачаулык итмәде. Үз эшен эшләде һәм кешеләргә ярдәм итте. Кунакчыл иде. Туган көннәрне үткәрергә ярата идек. Мин дә, ул да. Ул инде өенә дә чакырып, сыйларга ярата иде. Әй пешеренә инде! Аның чаклы пешекчеләр әзерли торган уку йорты бетергән кеше дә пешерә алмыйдыр. Чиста-пөхтә, искиткеч кеше иде! Телевидениедән киткәч, бер заман бакчада “Тәртип” дигән радио тыңлыйм. Гөлнара театр турында сөйләп ята! Бу бит бик чирле, авыру кеше! Ничек ул шундый күләмле, эчтәлекле тапшыру эшли? Аны бит язарга, әзерләргә дә кирәк! Аның тавышын ишеткәч сөендем. Үзенә дә шалтыратам. Әйдә, син дә кил эшкә, ди. Нәрсә эшләрмен икән инде, анда тапшырулар күп бугай, мин әйтәм. Синеке икенче була ул, ди. Син анда буласыңмы соң, мин бит андагыларны белмим, дим. Шул көнне анда булам, кил ди. Килдем, барысы белән дә таныштырды. Шулай итеп “Кабатланмас моңнар” дигән тапшыру эшли башладым. Биш ел эшләдемме соң. Авыруы көчәйгәч Гөлнара үзе алып бара торган тапшыруын Луара Шакирҗанга бирде.
Ул һәрвакыт кәеф күтәрә иде. Кәеф бөтенләй булмаган очракта, беркем белән дә сөйләшәсе килмәгәндә, Гөлнарага шалтыратсаң, кәефең яхшы якка үзгәрәчәге билгеле. Хәзер кемгә шалтыратырмын инде...- дип уфтанды Наилә Яхина да.
Гөлнара апа Зиннәтуллина яман шеш белән 8 ел чамасы көрәште. Аның белән мин 2011 елда интервью эшләгән идем. Ул вакытта ук инде чирләве мәгълүм иде. Тик кешеләргә сиздермәде. Аның белән күпме генә сөйләшсәң дә, сөйләшеп туя торган түгел иде. Гөлнара апа белән эшләгән, аның янында көнгә биш кенә минут сөйләшеп торган кешеләр, көне буена үзләренә җитәрлек энергия аладыр кебек тоелды миңа. Лаеклы ялда булуына карамастан, авторлык программалары эшләде, текте, чикте, бәйләде, рәсемнәр ясады. Гаиләсен бик ярата иде. Авыру бераз чигенеп, аякка баскач та бакчасында казынды, кышка әллә нинди тәмле ризыклар әзерли иде.
Гөлнара Зиннәтуллинаны Лаеш районы Хәерби авылына, әнисе янына җирләделәр. Урының оҗмаһта булсын, Гөлнара апа!
Лилия ЛОКМАНОВА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар