Җырчы бу мәсьәләгә үзе ачыклык кертте.
Яшь һәм талантлы җырчы Гөлназ Асаева бәби көтә дип уйлаучылар бар икән. "Сторисларны аз төшерә башладың. Йөзең дә нык үзгәрде, йөклегә охшагансың", - дип язган аңа социаль челтәрдә язылучылары.
"Виль йортны төзеп бетерүгә, бәби алып кайтабыз. Әлегә юк. Мин әле әни булырга әзер түгел", - дип җавап биргән Гөлназ.
Комментарийлар