16+

Гөлиянең ягымлы елмаюы истә калды…

Журналист хезмәте, бигрәк тә газета-журналларга яздыру чоры почта хезмәткәрләре белән тыгыз бәйләнгән була.

Гөлиянең ягымлы елмаюы истә калды…

Журналист хезмәте, бигрәк тә газета-журналларга яздыру чоры почта хезмәткәрләре белән тыгыз бәйләнгән була.

Без дә кышкы ташламалы яздыру чорында Әтнә якларына кузгалганбыз. Шунда Әтнә районы Күәм авылында Гөлия белән газетага яздырып йөргәнбез икән. Җайлы, рәхәт әңгәмәдәш булып истә калган иде шул чакны Гөлия Хәбибуллина.

Күп сөйләшкәнбездер, чөнки аның белән рәхәтләнеп аралашып була иде. Берсе дә истә калмаган. Менә телефонымны карап утырам. Фотоларга күп төшкәнбез. Почта хезмәткәрләре белән икәүдән-икәү генә фотосурәткә төшеп тә йөрми идек. Менә Гөлия белән мәш килгәнбез. Аның хезмәт юлы, эшчәнлеге турында язарга да уйлаган булганмын, ахырысы. Аннан Күәм почтасына караган авылларга хезмәт күрсәтүче почтальоннарны фотога төшергәнбез. Дөресен әйткәндә, мин үзем дә аларның һәрберсе белән авылларга йөргәнем булды. Гөлия белән җәйге чорда да бервакыт эшләгән кебек әле.

Менә шул 2024 елның кышы. Без Гөлия белән Күәм урамы буйлап йөргәнбез. Телефоннарны алышып, язышып торганбыз. Аннан бер-беребезнең статусларын карап барган чаклар күңелем өчен бигрәк кадерле. Билгеле, анда озак итеп сөйләшеп тору юк. Бер-беребезгә лайклар да, матур сүзләр дә җәлләмәгәнбез. Чираттагы кабак бәлешемнең фотосын куйганнан соң: “Ай-яй, Рәсимә апай, бигрәк тәмле күренә бу, җиренә җиткән, сөбханалла!” дип тавышлы сәламен җиткергән иде Гөлия. Мин аны әле дә тыңлап алам. Аннан кызының туган көнен куйганы хәтердә. Матур фотолар иде. Аралашу 2025 елның 16 июленнән өзелгән. 

Күп кешеләр белән сөйләшәбез: кемдер истә кала, кемдер юк. Менә Гөлия ягымлы кеше булып, үзенең сөйкемле сөяге белән күңелдә калды. Аның авыруы да, үлем хәбәре дә безнең өчен көтелмәгәндә булды. Иртә киттең, язмышыңа шулай язылгандыр инде. Урының оҗмах түрләрендә булсын, Гөлиякәй. Якыннарыңа сабырлык һәм көч телим! Без сине гел сагынып искә алырбыз... Догадан калдырмам!

Гөлия турындагы бер истәлек язмабыз: Янар күбәләк кебек иде... Иң тырыш хат ташучыбыз белән хушлаштык

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading