16+

Гөлназ Сәфәрова һәм Рәфис Кәлимуллин уңайсыз хәлдә калган

Мәскәүдә шау-гөр килеп «Татар җыры» концерты узды. Казанга кайтканда артистлар белән көтелмәгән хәл килеп чыккан.

Гөлназ Сәфәрова һәм Рәфис Кәлимуллин уңайсыз хәлдә калган

Мәскәүдә шау-гөр килеп «Татар җыры» концерты узды. Казанга кайтканда артистлар белән көтелмәгән хәл килеп чыккан.

Башкалада томан булу сәбәпле, самолетны утырту кыенлашкан, шуңа күрә очкыч Түбән Новгород аэропортына төшергә мәҗбүр булган. Бу хәл турында күп кенә артистлар социаль челтәрдәге шәхси сәхифәләрендә сөйләде. Белгәнебезчә, эстрада җырчыларының үз графигы бар.

Әйтик, Гөлназ Сәфәрова һәр Рәфис Кәлимуллин икесе дә мәҗлесләрдә эшләргә тиеш булган. Артистлар Түбән Новгород аэропортында 4 сәгать билгесезлектә  утыра. Хәтта машина яллап кайту турында да уйланганнар. Әмма алай да артистлар җитешә алмас иде. Гөлназ Сәфәрова никахта чыгыш ясарга тиеш булган. 

- Казан өстендә самолет белән түгәрәкләп әйләнеп йөрдек тә, Түбән Новгородка киттек. Самолет Казанга төшеп утыра алмады. Никах урынына минем командам килгән иде. Тизрәк аларга шалтыраттым. Хәлне аңлаттым. Миңа алмаш таба алдык. Ярый әле пар барысын да аңлады. Парның күп кенә кунаклары да томан сәбәпле тоткарланганнар икән. Без яхшы хәбәрләр көттек. Аллаһка Шөкер, самолет 14.30 булды. 40 минутта Түбән Новгородтан кайтып җиттек. Аэропортта мине визажист көтеп торды, ярты сәгатьтә бизәндерде, әзерләде. Тизрәк никахка ашыктым. Пар өчен минем көтелмәгәндә килеп җитүем сюрприз булды, - ди Гөлназ Сәфәрова. 

Рәфис Кәлимуллин исә, юбилей кичәсенә чакырулы булган. Артист Казанга 4тә генә кайтып җитеп, сәгать 6га инде соңга калып булса да, Кукмарага барып җитә. Рәфис юлда булган вакытта мәҗлесне аның якын дусты, күрше авыл егете Илдус Садыйков алып барып тора. Артистлар бер-берсен күптән беләләр. 
- Әз генә борчылып алдык инде. Хәзер теләсә нинди очраклы вакыйгаларны да тыныч кабул итәм. Юбилей үткәрүчеләр барысын да аңлады, хәлемә керде. Мәҗлескә килеп керүем юбиляр өчен сюрприз булды. Иң мөһиме - бөтен кеше дә канәгать калды. Тормыш гел без уйлаган сценарий буенча гына бармый шул. Бәлки, безнең Түбән Новгородта тукталып тору хәерлегә булгандыр. Бу безне зур фаҗигадән коткарып калгандыр. Сау-сәламәт булыйк, - дип уртаклашты җырчы. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading