Ялгызлар саны арта, шуның белән бергә ялгыз бала тәрбияләүче аналар саны да. Бик күпләр үз тормышларын икенче урынга калдырып, беренче урынга баланы куя. Күпләр моны дөрес, шулай булырга тиеш, дияр. Тик бу фикер белән килешеп бетмәс идем.
Бөтен гомерен балаларга багышлаган аналар күп очракта ялгыз кала. Ә ялгызлык ул яшь вакытта бик сизелмәсә дә, яшь барган саен үзен ачыграк күрсәтә башлый.
“Ни эшләргә кирәк?” – дип сорарсыз.
1. Үзеңә вакыт калдыру, кинотеатрга, спектакльләргә бару;
2. Үз-үзеңә бүләкләр ясау;
3. Кешеләр белән аралашу, танышу;
4. Матур музыка тыңлап кәефеңне күтәрү (психология телендә - югары вибрацияләрдә булу) мөһим.
Нинди генә хәл булса да, ялгыз калмагыз. Бала ул үсеп белем алгач, үз тормышын кора. Ана кеше никадәр якын, кадерле булса да, яшьләрнең үз тормышы.
Сайланып йөрү-йөрмәүгә килгәндә, күңел кушкан кешене сайлап алу кирәк. Җаның теләгәнне. Шул вакытта гына бәхетле булып була.
Һәркемгә матур, тигез, бәхетле гомерләр насыйп булсын.
Педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар