Дин әһеле Инсаф хәзрәт Ибәтуллин Кукмара районы Зур Сәрдек авылында туып үскән. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен, Россия Ислам университетын тәмамлаган.
20 елга якын ул Казанның "Дин Ислам" мәчете имам-хатыйбы вазифаларын башкара.
- Быел мәчетебезгә 30 ел тула. Аллаһ бирсә, аны билгеләп үтәсебез килә, - ди хәзрәт. Инсаф хәзрәт мәчеткә йөрүчеләргә дини белем бирә, телевидениедә чыгышлар ясый, вакытлы матбугат белән хезмәттәшлек итә, күп телләр белә. Моннан тыш ул 2014 елдан башлап ДУМ РТ Хаҗ оешмасында хаҗга төркемнәр алып бара. Имам-җитәкче вазыйфасын башкара. - Бу вазифаны миңа ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте йөкләде, - ди Инсаф хәзрәт. - Әле шушы көннәрдә генә кече хаҗдан кайттык.
Сүзебез үзеннән-үзе әлеге изге сәфәргә барып ялганды.
- Хаҗ ул - исламның биш баганасының берсе, - дип башлады сүзен Инсаф хәзрәт. - «Әл-Гыймран» сүрәсенең 97 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Көче җиткән кешегә, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыздыр», - ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): «Ике кече хаҗ кылу арасында кеше барлык гөнаһларыннан котыла, ә зур хаҗ өчен бүләк булып оҗмах тора», - дигән.
- Инсаф хәзрәт, кече хаҗ нәрсә ул? Олы хаҗ белән кече хаҗның аермасы нәрсәдә?
- Гомрә - хаҗның җиңеләйтелгән төре. Тиеш булган йолалардан бары Хәрәм мәчетендәге Тәваф һәм Сай гына. Гомрәнең билгеле бер вакыты юк. Ягъни аны ел әйләнәсендә башкарырга була. Ә савабы шулай ук зур: ике гомрә арасындагы гөнаһлар кичерелә. Шуңа да гомрә хаҗын кылырга теләүчеләр байтак. Олы хаҗдан аермалы буларак, гомрә вакытында әзрәк гамәлләр эшләнә - алар барсы да Мәккәдәге Әл-Харам мәчетендә башкарыла. Гомрә кылу мөселман кешесеннән хаҗ кылу бурычын төшерми. Олы хаҗ Зөлхиҗҗә аеның бары тик билгеле көннәрендә генә үтәлә. Зур хаҗ моннан тыш Мина үзәнлегендә яшәүне, Гарәфә тавы итәгендә тәүбә кылуны, Мөздәлифә үзәнлегендә төн кунуны, Җамарат диварларына таш атуны үз эченә ала. Олы хаҗны үтәү - мөмкинлеге булган кешегә фарыз. Ә гомрә кылу сөннәт хөкемендә. Ягъни, фарыз гамәл, сиңа фарыз булган икән фарызны үтәү кирәк була.
- Бу ике хаҗның кайсы мөһимрәк?
- Олы хаҗ фарыз, кече хаҗ сөннәт булып тора. Олы хаҗга барган кеше икесен дә кыла булып чыга. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә, гомрә белән олы хаҗны аралаштырыгыз, диелә. Зур хаҗдан соң гомрә хаҗын күпме телисез, шулкадәр кылырга була.
- Гомрәнең билгеле бер вакыты юк, дидегез.
- Әйе, Кече хаҗны теләсә кайсы вакытта кылырга мөмкин, ләкин Рамазан аенда кылу яхшырак, чөнки Мөхәммәд галәйһиссәләм, Рамазан аенда гомрә кылу минем белән бергә хаҗ кылуга тиң, дигән.
- Олы хаҗ кылу тәртипләрен өйрәнеп кайту теләге белән башта кече хаҗга килүчеләр бармы?
- Иң элек гомрәгә барып олы хаҗ гамәлләренең кайда башкарылуын күреп, кайсы урынның нинди дини, тарихи әһәмияткә ия булуын белеп кайтучылар да байтак.
- Гомрә кылганда нинди гыйбадәтләр үтәлә соң?
- Иң элек, Кече хаҗ алдыннан ир-атлар ике тукыма кисәгеннән торган махсус кием - ихрам кияләр, ялан аякка махсус аяк киеме кияләр. Хатын-кызлар мөселман кануннарына туры килгән гадәти киемнәр кияргә тиеш. Моның белән хаҗилар ихрам халәтенә керә. Соңыннан Кәгъбәне җиде мәртәбә урап чыгалар (тәваф кылалар), Кәгъбә тирәсендә намаз укыйлар, зәм-зәм суы эчәләр, Сафә белән Мәрва таулары арасында җәяүләп, җиде мәртәбә йөриләр. Аннары ир-атлар тулысынча чәчләрен ала яки кыскарта, хатын-кызлар бераз гына кыскарта. Шуннан соң гына киемнәрне салып, ихрам халәтеннән чыккан булып саналабыз.
- Хаҗга барырга теләгән кешенең дини белеме булырга тиешме?
- Кешенең хаҗга барырга теләге булса, аңа бернинди каршылык юк. Хаҗ кылучылар арасында намаз укый белмәүчеләр дә, диннән ерак торучылар да бар. Иң мөһиме - ният булырга тиеш. Хаҗга бару адәм баласының теләге- хыялы гына түгел, ә нәкъ менә нияте булырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): «Һәрбер эш нияткә карап билгеләнә, бәяләнә», - дигән. Иң мөһиме - рухи яктан моңа әзер булу һәм исән вакытта хаҗга ашыгырга кирәклеген аңлау.
- Изге сәфәргә җыенган дин кардәшләребезнең төркеменә җитәкче булып барулары җиңелләрдән түгелдер.
- Җитәкчелек итү, чыннан да зур җаваплылык йөкли. Гарәп телен яхшы белгәч, бөтен оештыру эшләре җайлы бара. Төркемдәшләребез хаҗ гамәлләрен кылганда, изге сәфәрнең сынауларын сабыр итеп, бердәм булып үтәргә омтыла. Дөрес, кайбер кешеләр хаҗ көннәрендә күп вакыт дога кылырга, Аллаһыдан сорарга әзер түгел, «хәзрәт, тагын нәрсә сорыйм икән» диючеләр дә бар. Шуңа күрә без хаҗ алдыннан уздырыла торган дәресләрдә бу хакта сөйлибез, аңлатабыз, сабыр булырга өндибез, бер-береңне аңларга, ишетергә, ярдәмчел булырга өйрәтәбез. Кыскасы, хаҗ кылуны мөмкин кадәр файдалы итеп оештырырга омтылабыз.
- Һәр кеше йөрәге белән изге җиргә тартыла. Хаҗ вакытында нәрсә сезнең игътибарыгызны җәлеп итә?
- Анда гаҗәеп атмосфера. Тирә-якта тынычлык хөкем сөрә. Кешеләр бер-берсенә игътибарлы, ихтирамлы, ярдәмчел. Кешегә ялгыш кына бәрелеп китәсең, ләкин бер-береңә ачулану, усаллану юк. Һәркем иртәдән кичкә кадәр намаз укый, дога кыла, тыелганнардан тыела, бары хәерле теләкләр тели. Иң мөһиме - анда җан тынычлыгы кичерәсең. Чөнки барча халык Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алу һәм аның алдында фарыз гамәлне үтәү, изге Кәгъбәтулланы күрү, хаҗ кылу теләге белән килгән. Хаҗ кешенең җанын чистарта, күңелен тулысынча үзгәртә торган җир.
- Хәзер Аллаһы Тәгалә хаҗга юлны ачты. Очкычка утырдың да, берничә сәгатьтән соң син Согуд Гарәбстанында. Ә элек зур михнәтләр белән хаҗ кылганнар.
- Иске имляда хаҗнамәләр шактый язылган. Мин аларны күп укыдым. Ул чакта, әйтик, 10 хаҗиның яртысы кире кайтмаган. Чөнки алар Хаҗга еллар дәвамында барган. Ә безгә бару юллары җиңел. Ләкин Хаҗ кылганда бар нәрсә дә авыр була. Андагы эссе һава, миллионлаган кеше арасында догалар кылу күпләр өчен зур сынау. Шөкер, Аллаһы Тәгалә кешеләргә жиңеллек бирә. Әйе, Аллаһы Тәгаләнең кунагы булып кайту - зур бәхет. Һәр кеше: инде Раббыбыз гыйбадәтләремне кабуллардан кылса иде дип теләкләр теләп ялвара. Ә догаларың кабул булса, бу дөньяда да, кыямәттә дә аларның әҗерен күрәчәксең.
- Хаҗда кылынган догаларның кабул ителүен белеп буламы?
- "Хаҗга барган вакытыгызны, малларыгызны Аллаһы Тәгалә кире кайтармыйча дөньялыгыгыздан китмәссез", - дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.с.). Чөнки бу Аллаһ юлы дип атала. Аллаһы Тәгалә каршында үткән һәр көнебез, түккән малыбыз безгә күпләтә әйләнеп кайтачак. Ул үзеңә кайтамы, балаларыңа кайтамы, оныкларыңа кайтамы - ансын Аллаһ белүче. Хаҗга баргач анда кабул ителгән догалар турында күп ишетергә туры килә. Бер җитәкче сөйләде. Аның балалары булмый. Ул әнисен хаҗга алып килә. Әнисе Кәгъбәтулла янында: "Улыма балалар насыйп итсәң иде", - дип ихластан дога кыла. Хәзер миннән дә олы бу кеше, Аллага шөкер, яшь балалар тәрбияли. Хаҗга барып кылынган догаларның барыбер бәрәкәтен сизәбез.
- Хәзрәт, ни өчен хаҗны кыямәт көненең репетициясе, диләр?
- Бер урында берьюлы берничә миллион кеше җыела анда. Син шунда үзеңне мәхшәр мәйданында Аллаһы Тәгалә каршында басып торган кебек хис итәсең. Шуннан чыгып әйтелгән сүз бу. Мәккә шәһәренең табигате бездәгедән нык аерыла. Гел тау, таш, хәтта ком да юк, яшеллек тә су сибеп үстергән җирдә генә. Ни өчен Аллаһы Тәгалә безне шунда чакыра? Ул безне тәрбияли. Һәм тагын да ныграк үзеңнең туган җиреңнең, халкыңның кадерен белә башлыйсың.
Күңелемдә хисләр ташкыны
Казаннан Роза Зөфәр кызы Салиева-Мөслимова да кече хаҗга Инсаф хәзрәт Ибәтуллин төркемендә барып кайткан. Әлеге изге гамәле аның күңелендә әйтеп бетергесез зур хисләр ташкыны калдырган. Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуына сөенеп, күңеле пакьләнеп, үзенә рухи азык алып кайтуы турында сөйләде ул.
Декабрь башлары иде. Иртәнге 5 нче яртылар булгандыр. Тышта караңгы. Таксида Царицын тавыннан төшеп барабыз. Шулчак күк капусы ачылып китте. Берничә минут кояш көлеп балкып торды. Моны мин генә түгел, такси йөртүче дә күрде. Әйтерсең лә Аллаһы Тәгалә әмере белән Җәбраил фәрештә юлны ачты. Шул хәлдән соң көн-төн Коръән укый башладым, догалар өйрәндем. "Аллаһ Тәгаләнең җирдәге өенә барып, Аллаһка якынрак булырга, бөтен моң-зарларымны, уңышларымны сөйләргә, рәхмәт әйтергә тиешмен", - дип уйлап, хаҗга барырга дигән ныклы карарга килдем. Элегрәк мин хаҗга барырга еллар буе әзерләнәләр дип уйлый идем. Минем очракта ике ай вакыт кирәк булды. Хаҗда чакта Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) ике тапкыр төшемә керде. Могҗиза дими ни дисең моны!
Җитәкчебез Инсаф хәзрәт Ибәтуллинга аеруча зур рәхмәтләр җиткерәсем килә. Ул зыялы, әдәпле, белемле, тәртипле, кешелекле, намуслы, таләпчән дин әһеле. Утыз җиде кешелек төркемне бер йодрыкта тотты. Коръәнне, Пәйгамбәрләр тарихын яхшы белә. Тормыштагы вакыйгаларга бәйләп, җаннарны айкап эчтәлекле вәгазьләр сөйләде. Ул яхшы психолог. Беркемнең дә соравын җавапсыз калдырмый. Динне йөрәге белән ярата. Аның калебе чиста, ихлас. Дәрәҗәсе, абруе бар. Җитәкчебез сәфәргә киткәннән кайтканчыга кадәр, безне үз балаларыдай барлап, җитәкләп йөртте. Минем бу сүзләремә төркемдәшләрем Нурсинә Нуретдинова, Нәгыйм Абдулганиев, Эльмира Батыршина, Фәүзия Яруллина, Асия Сәлахова һәм башкалар да кушыла. Гомрә хаҗын төгәлләгәч, өстән зур йөк төшкән кебек булды, Раббыбыз алдында бурычыбызны үтәдек дип, күңел сөенеч белән тулды. Туган якларга әйләнеп кайтсам да, күңелем әле һаман хаҗда минем.
Рәфкать Бикчуров.
Комментарийлар