Тагын нәрсә күзгә ташлана? Авыл башына җыелган ил агалары мәчеткә кадәр төзек, ялтырап торган асфальт юлдан атлый. Асфальт юл белән кемне шаккатырасың инде хәзер, дияргә ашыкмагыз. Асылда, нәкъ менә шушы юл һәм, миңа калса, моннан 14 ел элек төзелгән мәчет Бузай авылын саклап калган да инде. Мин генә түгел, авыл халкы үзе дә нәкъ шул фикердә.
– Авыл бетә, авыл үлә дип торганда, берзаман Бузайга җан керде. Барысына да Рөстәм Эльбрус улы сәбәпче. Аның тырышлыгы һәм ярдәме белән салынды әлеге юл. 2015 елда элеккеге мәчет нигезендә яңа иман йорты салдырды. Мәчет төзелешен дә, янкормаларын сафка бастыруны да, әйләнә-тирәсен тотып алуны да, бөтен түләүләрне дә ул башкара. Зират тирәсен дә койма белән ул тотып алды. Әлбәттә, мәчеттә намаз укыган саен без, аны искә алып, рәхмәт догалары укыйбыз, – ди мәчет карты Илдар абый Гыймадиев. – Ел саен Корбан гаетендә аның исеменнән 16 баш сарык чалына һәм авыл халкына, ятимнәр йортына таратыла.
Сания апа Исмәгыйлева белән сөйләшәбез. «15 яшемдә авылдан чыгып киткән идем. 50 елдан менә тагын әйләнеп кайтып төпләндек», – дип башлады ул сүзен. Иң шаккатырганы шул ки, хатынының туган авылына күчеп төпләнү турындагы фикерне шәһәрдә туып-үскән тормыш иптәше җиткергән! «Безнең авылны бик яратты ул. Яратмаслык та түгел бит. Карагыз сез бу табигатьне: әйләнә-тирәдә яшеллек кенә, балыгы мыжлап торган суыбыз бар, кош-кортлар да бик күп бездә... Дөресен әйтәм, авылга кайту турында үземнең уема да кергәне юк иде, чөнки заманында юлсызлыктан җәфаландык без. Әнә шул юлсызлык аркасында болай да зур булмаган авылыбыз бетү хәленә җитте бит. Рәхмәт Рөстәмебезгә! Саклап калды ул Бузаебызны. Ул булмаса, авылыбызга күптән ясин чыккан булыр идек инде. Чиксез изгелекләре өчен Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтләре яусын, шушы рәхмәтләр бөтен нәселенә җитәрлек булса иде».
Шунысы кызык, «Татарстан Республикасының Фарммедполис» оешмасы директорлар шурасы рәисе Рөстәм Эльбрус улы Мәһдиев үзе дә, хәтта әтисе дә тумышлары белән Бузайдан түгел. Сере нидә икәнен шул ук Сания апа ачты: бабайлары шушы авылдан икән. Зыялы нәсел, иманлы, укымышлы кеше булган Мәһди бабай. Анысы – Эльбрус аганың бабасы. Мәһди бабайның улы Әгъзам, ягъни Эльбрусның әтисе исә балаларына туган якларын ташламауны, ярдәм итүләрен гозер-васыять итеп калдырган. Мөмкинлек булса, яңадан мәчет салдыруны да куша. Әйе, динле, иманлы еллар җитәсен сизгәндер булса кирәк. Бабаларының васыятен үтәү мөмкинлеге Рөстәм Мәһдиевка эләгә. Әнә шулай, нәселдән килгән васыять барыбер үтәлә, авылда иске мәчет урынында (анысы совет елларында клуб буларак хезмәт итә) яңасын корып куя...

Рөстәм әфәнденең авылга кайтып, изге эшләргә тотынуы биредә матур легендага әверелгән. «Газета өчен түгел» дип сөйләсәләр дә, бу вакыйганы бәян итми булдыра алмыйм. Мәгънәле, гыйбрәтле чөнки.
Шулай берзаман югарыда телгә алынган Илдар ага авыл кырыена, зират тирәсенә чыккан. Шунда матур гына киенгән берәү машинасы янында уйланып басып тора икән. Авыл агасын күргән дә, матур гына исәнләшеп, саф татар телендә сөйләшә башлаган бу. «Абый, әйдә мине зиратка алып бар әле», – дип әйтә икән бу. Килгәннәр болар. «Әйләнә-тирәсенең мәйданы күпме?» –дип сорау бирә ди теге егет. Әйтеп биргән Илдар ага. «Карап тора-тора, Мәһдиевләргә охшата башладым берзаман. Баксаң, чыннан да шулар нәселеннән Эльбрус улы Рөстәм булып чыкты», – дип искә ала бу вакыйганы авыл агасы. Тиздән авыл зиратын шәп итеп әйләндереп тә алалар. Шул чакта ук Рөстәм клубка кадәр ничә чакрым икәнен сораган. Инде беләбез: тиздән клубка кадәр асфальт юл салына, клуб урынына мәчет сафка баса... Бузайда тумаган, Бузайда тормаган Рөстәм әфәнденең бабалары васыятенә тугры калуы нәтиҗәсендә бетеп барган авылга янә җан иңә...
Әйе, кечкенә авыл бу. Ике генә бала мәктәпкә йөри, аларны автобус белән Норлатка алып баралар. Кем белә, юллы, матур табигатьле бу авыл киләчәктә әле тагын балалар тавышына күмелер. Бирсен Ходай!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар