16+

Һөнәри уку йортларының үз “Студентлар язы”

Менә инде өченче ел рәттән һөнәри уку йортларының үз “Студентлар язы” оештырыла.

Һөнәри уку йортларының үз “Студентлар язы”

Менә инде өченче ел рәттән һөнәри уку йортларының үз “Студентлар язы” оештырыла.

Элек көллият һәм техникум укучылары вузлар арасындагы иҗади ярышларда бик чикләнгән санда гына катнаша алган. Бүген аларга да чикләнмәгән мөмкинлекләр һәм ирек бирелә.

Әйтергә кирәк, һөнәри уку йортлары студентлары бирелгән мөмкинлекләрдән елдан-ел күбрәк файдалана. Быел катнашуга бирелгән гаризалар саны бермә-бер күбрәк булган. 18 муниципаль районнан 440 гариза кабул ителде, сайлап алуларда 1000 студент катнашты, дип билгеләп узды Татарстан Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов.

Һөнәри уку йортларында белем алучылар барлыгы 9 юнәлештә («Вокал», «Инструменталь», «Бию», «Театраль», «Оригиналь жанр», «Медиа», «Видео», «Мода»  һәм «Арт»)  көч сынашкан. Иң күп катнашучылар вокалда һәм бию юнәлешләрендә исәпләнгән.  Иртәгә, 8 майда, иң яхшылары “Уникс” концерт залында узачак Гала-концертта чыгыш ясап, лаеклы бүләкләрен алачак.  Шулай ук 100гә якын кеше июнь аенда Ставрополь өлкәсендә узачак россиякүләм ярышларда катнашу хокукына ия булачак.

Төп фото: https://minmol.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading