Бүләккә – дүрт кызчык
– Махсус хәрби операция башлангач, Камил:”Мин дә барам. Ватанны мин дә якламасам, кем яклар?!”– диде. Аның һәлак булганлыгына һаман ышанасым килми. “Җимеш”, дип кенә дәшә торган иде. Миңа дүрт кызыбызны бүләк итеп бакыйлыкка күчте. Камил җырларга яратты, бергә яшәгән еллар җыр булып калды, – диде хатыны Әдилә Шакирова.
Балтач җирле үзидарәсе рәисе Нияз Гарипов:” Камил Шакиров – авылыбызның горурлыгы. Ватанга тугъры ул тәрбияләп үстергәннәре өчен Фәнил белән Гөлүсәгә рәхмәт! Ватан сугышы ветераннары кебек махсус хәрби операциядә һәлак булганнарны да онытмабыз, аларның даны мәңгелек”, – диде.
Яу кырыннан кайтаваз
Шагыйрь-волонтер Рүзәл Минһаҗевның үзенең иҗатташлары белән кичәдә катнашуы эчтәлекне тагын да баетты.
– Гуманитар ярдәм төяп, махсус хәрби операция зонасына күп тапкыр бардым инде, шуның тугызында Камил Шакиров белән очраштым. Ул миңа хәрбиләрне табып, исемле “посылкаларны” тапшырырга булыша иде. Окопта яки берәр бинада җырлашып утыра идек, башкалар тыңлый. Моңсулык, төшенкелек халәте булмады анда. Ватанга, туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган җырларны башлап җибәрә иде. Татар тән чисталыгын ярата, Камил дә ташландык өйне мунча итеп ясаган иде. Камил Шакиров татар милләтенең батыр улы ул. Яраланган дистәләгән хәрбине яу кырыннан алып чыккан. Берсендә яралы хәрбинең автоматы онытылып калганлыгы билгеле була. Снарядлар шартлавына, пилотсыз очу аппаратларының һөҗүменә карамастан, Камил машинасын борып, кире китә, онытылган автоматны барып ала. Ни кызганыч, һөҗүмнәрнең берсендә Камил Шакиров һәлак була, – дип сөйләде Рүзәл Минһаҗев.
Ул махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрдән Камил турындагы фикерләрен дә видеотасмага яздырып алып кайткан. Хәрбиләрнең һәркайсы Камил Шакировның кыю, тәвәккәл һәм иң мөһиме – ватанпәрвәр кеше булганлыгын искәртте. “Авыр мизгелләрдә җыр сузып яки кояштай елмаеп килеп, безнең рухны күтәреп җибәрә иде. Камил Шакиров курку белмичә һөҗүмнәргә ташланды, безгә үрнәк булды. ”, – дип, юксынып сөйләде хәрбиләр.
Җыр – юаныч
Нәселләре белән җырга-моңга гашыйк Шакировлар. Видеоязмалардан Камил үзе дә җырлады. Кичәдә әтисе Фәнил, туганы Фидаил Шакировлар җыр сузды. Концерт программасы кысаларында Рүзәл Минһаҗев, Рәсимә Гарифуллина, Халидин Әхәтов, Рәмис Әскаров, Гөлсинә Камусина, Эльвина Хафизова, Амелия Павлова, Гөлфия Нургалиева, Сәмил Гобәй, Марсель Нотфуллин чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар