– Аларның уенда егетләргә ничек тә булса ярдәм итү. Чөнки андагы хәлләрне алар үз күзләре белән күреп кайттылар, - ди Гөлнур ханым. Аларның шулай янып йөрүләрен күреп, Гөлнур үзе яши торган Яшел Үзән районына концерт белән чакыра. Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу идеяны хуплап, авыл халыкны әлеге чарага чакыралар. Шулай итеп Арча-Яшел Үзән районнары арасында дуслык күпере салынып, бергәләп егетләргә ярдәм итәләр. Карауҗа белән Олы Яке авылларында концерттан кергән акчаларга медицина кирәк-яраклары алына. Шуннан соң район халкының күңеле куба, башка авыллар да бу чараны үткәрергә әзер булуларын җиткерәләр. Кайбер авыллар концерт номерлары белән чыгыш ясарга әзер булуларын белдерә. “Салкыннарда, яңгырда, карда үзләрен аямыйча безне саклаучы егетләргә үзебезнең дә өлешебезне кертәсебез килде. Алар да адәм балалары, газизләре. Башка районнар да бездән үрнәк алып, бер булып, егетләребезгә аз булса да ярдәм кулы сузса иде”, - ди Гөлнур Шәрәфетдинова.
Концерт беткәннән соң да халык таралашмыйча егетләр янында булган ханымнар сөйләгәннәрне исләре китеп тыңлап тора. Халыкның зал тутырып актив килүе, ярдәм итүләрен күргәч, волонтер ханымнар да шулкадәр сөенәләр. Егетләребезгә кирәкле медицина әйберләре алып барырга мөмкинлек туды, диләр. Бүген алар танын концерт куя. Арча районында өч авыл җыелышып, районның Ташкичү мәдәният йортында хәйрия концерты уздыралар.
Гөлнур Шәрәфетдинова Арча ханымнары турында җаннарын-тәннәрен биреп халык өчен эшләүче кешеләр, ди. Гөлнур ханым үзе дә иҗат ялкыны белән яшәүче кеше. Яшел Үзән районы ансамблендә чыгыш ясаудан тыш, Арча районының Ташкичү авыл клубында эшләп килүче “Өммегөлсем” ансамбле белән төрле җирләргә чыгыш ясарга чыгып китә. 120 чакрым ара узып, Арчалар аны Яшел Үзән районына килеп алалар. Кайвакыт ире илтеп куя.
Арча волонтерлары тагын юлга әзерләнә. Җиденче тапкыр әлеге изге сәфәргә чыгып китәләр. Авыл халкы әзерләгән күчтәнәчләр белән сыйлап, милли моңнар белән егетләрнең күңелләрен күреп кайтырга тели алар. Авыр хәлдәгеләрнең гомерләрен саклау өчен иң кирәкле медицина ярдәмен дә алар Арча һәм Яшел Үзән районы халкының рәхмәте буларак госпитальләргә тапшырачаклар. Сугышлар тиз арада бетеп, егетләр исән-имин кайтсыннар, дип догалар кылып кайтачаклар.
Комментарийлар