16+

Җиңүчегә – 1 миллион сум

Оешмалардагы иң яхшы архив хезмәтенә – 1 миллион сум. Ни хикмәт, архивларны сайлаганда аның иң алдынгы, кыйммәтле, заманча техника белән җиһазландырылган булуына басым ясамаячаклар. Иң мөһиме – архив хезмәтенең тырышып эшләве, эзләнүе, активлыгы, камилләшергә омтылуына игътибар биреләчәк. Бәйгенең максаты да – архив хезмәтләренә ярдәм итү. Грантлар беренче чиратта архив эшен яхшырту өчен матди ярдәм буларак биреләчәк.

Җиңүчегә – 1 миллион сум

Оешмалардагы иң яхшы архив хезмәтенә – 1 миллион сум. Ни хикмәт, архивларны сайлаганда аның иң алдынгы, кыйммәтле, заманча техника белән җиһазландырылган булуына басым ясамаячаклар. Иң мөһиме – архив хезмәтенең тырышып эшләве, эзләнүе, активлыгы, камилләшергә омтылуына игътибар биреләчәк. Бәйгенең максаты да – архив хезмәтләренә ярдәм итү. Грантлар беренче чиратта архив эшен яхшырту өчен матди ярдәм буларак биреләчәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты уздырган бәйгеләр турында сөйләштеләр. Комитетның архив эшен үстерү һәм мәгълүмат хезмәтләрен оештыру бүлеге җитәкчесе Гөлнара Минзянова әйтүенчә, былтыр Татарстан Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан беренче тапкыр «Татарстан дәүләт (муниципаль) архивының коммерцияле булмаган оешма һәм хакимият органының иң яхшы архивы», «Татарстан дәүләт (муниципаль) архивын комплектлаштыру чыганакларының коммерция оешмасының иң яхшы архивы» бәйгеләре уздырылган булган. Оешмалардагы архивлар 2 меңнән артык исәпләнсә дә, ул чакта бары 23е генә катнашкан. Быел да бәйгене дәвам итәргә булганнар. Бу юлы конкурска гаризалар күбрәк килер дип уйлый оештыручылар.

Бәйгегә старт бүгеннән – 19 февральдән бирелә. Барлык шартлар, кагыйдәләр Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтында күрсәтелгән. Былтыргы җиңүче оешмалар, бу бәйге архив хезмәтенең имиджын арттырырга ярдәм итте, дип тә әйткән. Грантны күпләр архив хезмәте өчен стеллажлар алу, янгын куркынычсызлыгын саклау максатларында, башка кирәкле җиһазлар сатып алу өчен файдалана.

– Бәйгедә катнашу өчен төп таләпләр – оешманың салым буенча бурычлары булмаска тиеш, шулай ук архив хезмәтенең банкротлык, ябылу алдында тормавы да мөһим, бәйгегә таләп ителә торган барлык документларны җыеп тапшырырга, анкетаны тутырырга кирәк. Беренче урынга – 1 миллион сум, икенче урынга – 750 мең сум, өченче урынга 500 мең сум акчалата бүләк каралган, – ди Гөлнара Минзянова.

Беренче турдан соң эксперт комиссиясе оешмалардагы архив хезмәтләрен барып карый, андагы эшләү шартлары белән таныша, эшчәнлеккә бәя бирә. Киләчәктә бәйгедә ай-ти технологияләрне үстерүгә юнәлтелгән эшләр күбрәк тәкъдим ителсен дигән теләктә архив хезмәткәрләре.

Моннан тыш, архив хезмәте традиция буенча «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсы уздыра. Монда мәктәп укучыларыннан алып 18 яшеннән узган өлкән яшьтәге кешеләр дә катнаша ала. Татарстан Дәүләт архивы директорының фәнни тикшеренүләр һәм публикацияләр буенча урынбасары Илдар Шәфыйков әйтүенчә, былтыр бу бәйгедә 400дән артык кеше катнашкан. Кайтавазлар да бик позитив булган. Мәктәп укучылары арасында да фәнни эзләнүләр яктыртылган, көчле эшләр булган. «Борынгы бабайлары белән кызыксынып оныгы әбисенә шалтыратса да, нәтиҗә дигән сүз», – ди Илдар Шәфыйков.

Автор фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading