Телевизорны ачсаң – ифтар, телефонны ачсаң – ифтар... Кемнәрне чакыралар соң ул ифтарга? Менә мин авылда авыру әнине карыйм. Әнине карыйсы булгач, эшләмим. Пенсия дә алмыйм. Акча эшли торган ирем дә юк. Әнинең пенсиясенә генә яшибез.
Рамазан да үтеп китте. Быел Ураза гаетенең өч көн рәттән ялга туры килүе бик уңай булды: ял итәргә дә, кунакка йөрешергә дә, туганнарны, таныш-белешләрне дә котлашырга җитештек. Бер генә көн булганда кыенрак иде. Әллә кемнәр шалтыратып, әллә кемнәр бәйрәм белән котлады. Шатлыгы белән бүлешүчеләр дә, эчен бушатырга теләп шалтыратучылар дә бар иде арада.
Элек эшләгән гәҗитемдәге бер авторым шалтыратты. Пенсиягә чыгарга бер-ике генә елы калган апа ул. Авылда әнисен карый, безгә дә хатлар язарга өлгерә. “Лилия, – ди миңа шул апа, – менә тыңла әле. Изге айда шулай эшләргә ярыймы? Савап җыя торган, мохтаҗларга булыша торган ай бит бу... Телевизорны ачсаң – ифтар, телефонны ачсаң – ифтар... Кемнәрне генә чакыралар соң ул ифтарга? Менә мин авылда авыру әнине карыйм. Әнине карыйсы булгач, эшләмим. Пенсия дә алмыйм. Акча эшли торган ирем дә юк. Бер әнинең пенсиясенә генә яшибез. Ярар, аны караган өчен дип, пенсиясенә 10 мең сум өстәлеп килә инде. Ул 10 меңгә әллә кеше бер ай яши аламы? Шулай булгач, без дә мохтаҗ булып саналабыздыр бит инде. Авыру булса да, әни дә, мин дә ай буе ураза тоттык. Күңел хакы өчен генә булса да, шул ифтарларның берсенә безнең кебекләрне дә чакырырга буладыр бит. Чакырсалар да, әнине алып бара алмас идем анысы, ләкин олы кешенең һич югында күңеле булыр иде.
Ярар, андый җирләргә урын алдан ук бүленеп бетәдер, безнең барлыкны бу дөньяда кем белсен? Аларына ул кадәр үпкәм дә юк. Әле үз туганнарың арасында да сине белмәмешкә салынучылар булуы җанга тия. Казандагы якын тиешле туганыбыз да авыз ачтырган икән. Күрше авылда гына яшәүче туганнарыбызны да чакырган. Бер машинага төялешеп барып кайтканнар. Белмәс тә идем, статуска фотоларын куйганнар, шуннан гына күреп белдем.
Түзмәдем, шалтыраттым теге туганга: «Өстәлеңдә күпме ризыгың утырып калгандыр. Мине дә чакырсаң, ашап бетереп китәр дип курыктыңмы әллә?» – дидем. «Ник, син әниеңне карыйсың бит, аны калдырып йөри алмыйдыр, дидем. Машинада да урын юк иде», – ди. Шунда күңел хакы өчен, син дә кил, калма, дип әйтсә, теле каламы инде? Бара да алмаган булыр идем, бәлки, чынлап та. Шулкадәр рәнҗеде бу хәлгә күңелем. «Ифтарыңда берәү булса да уразалы кеше бар идеме соң?» – дип сорадым, чөнки ул туганнарның ураза тотмаганнарын беләм. Ярар, Аллаһы Тәгалә үзе белер инде, ләкин савап эшлим дип, гөнаһка батуың да бик тиз. Күңел рәнҗи бит.
Гает җитә башласа, фитыр сәдакасын кемгә генә бирергә инде быел, диешәләр. Авыл группаларында да, сезнең берәр мохтаҗ кешегез юкмы сәдака бирергә, дип, бер-берсеннән сорашалар. Менә мин, эшләмичә, әнине карап, һәр тиенне исәпләп яшәп ятам. Әллә кайчан әти төзеп калдырган иске генә өй, иске генә мунча. Быел мунчага ягарга дип 30 меңгә утын алдым. Ул акчаны берничә ай буена җыйдым. Казандагы бер бүлмәле квартирага түләргә 8 мең сум килгән. Анысын да шул бер әнинең пенсиясеннән түлим. «Ник кеше кертмисең?» – диләр. Әнинең яше дә бар, алай-болай булып куйса, киредән үз фатирыма кайтып яшәрмен дим. Кешедән соң аңа ремонт ясатырга кирәк, ә мин аңа акчаны ничек җиткерим?
«Фитыр сәдакасын сезгә бирик әле», – дип, авылдан ике генә кеше китерде. Алары да безгә туган тиешле кешеләр. Башкалар әллә кайдан, бер белмәгән мохтаҗларны эзләде. Ярар, мохтаҗ булса, кемгә бирсәң дә савап инде сәдаканы, Аллаһ кабул итсен. Ләкин бит Аллаһ үзеңнән башларга кушкан. Мин моны үз тирәңдәге кешеләр дип тә аңлыйм. Шәһәрдә фатиры булгач, әнисе пенсия алгач, бай болар дигәннәрдер инде. Шул хакта хәзрәтләр дә юньләп аңлатмыйлар бит.
Һәр елны Рамазан аен әни белән көтеп алабыз, чын ихласыбыз белән ураза тотарга тырышабыз. Әни инде сиксәннән узган ак яулыклы карчык. Үз гомерендә эштән башканы белмәгән. Ләкин өстәлләр ризыктан сыгылып торган ифтарларда түр башында әни кебекләр түгел, байлар кукыраешып утыра шул".
Лилия Гәрәева блогыннан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар