Аллаһы Тәгалә кушуы буенча ир-ат гаилә корып, балалар үстерергә бурычлы.
Ә хатын-кыз иренең ышанычлы юлдашы, балаларының кадерле сөекле әнисе булыр өчен яратылган. Бу Адәм белән Һавадан ук шулай килә.
Ап-ак күлмәк киеп кияүгә чыккан һәр кыз әни булырга балалар үстерергә, аларның арта барган һөнәрләрен күреп сөенергә хыяллана. Тик еш кына хыяллар челпәрәмә килә. Күңел җылысы белән, намусың кушканча, мәхәббәт учагын сүндерми саклап яшәгәндә генә бөтен авырлыклар чигенә. Теләчедә гомер итүче Фәния белән Мохтар Сафиуллиннар моны бик яхшы белә.
Егет белән кыз булып, дүрт ел дуслашып йөргәннән соң, 2000 елда гаилә корып җибәрә алар, Егет хуҗа буларак үз сүзен әйтә: ”Туган районыбызда төпләнеп калабыз, йорт салабыз. Беркая да китмибез!” - ди. Хәләле дә аның бу ниятен хуплый.
Фәниягә 2 яшь чакта әтисе үлеп китә, соңрак әнисе дә юл фаҗигасенә эләгеп һәлак була. Тома ятим калган кызчыкны балалар йортына урнаштырабыз дигәндә, әнисенең сеңелесе аны кызлыкка алып, үз баласы итеп яздыра. Кыз бу гаиләдә үсә, буйга җитә. Әнисенең сеңелесе Фәнзия апа аңа яхшы әни була. Бу серне беркем дә ачмый. Шул игелекле ханым 56 яшендә авырып китеп, гүр иясе булгач кына Фәниягә бу хакта бер туганы сөйләп бирә.
Фәнзия ханым кызны үзенә алгач та авылдан чыгып киткән була. Кызны да, ялгыз ирсез яшәүче үзен дә гайбәт сүзләрдән, кара ялалардан саклар өчен күрше районга күчеп китә. Апасының кызын үзенеке итеп бик яратып үстерә. Яратып йөргән егетенә кияүгә бирә. Тик серне генә үзе белән алып китә.
Мохтар Теләчедә гаиләдә икенче бала булып туып, шунда үсә. Тик аны да язмыш шактый сынаулар аша уздыра. Әтисе кинәт авырып китеп, 42 яшендә үк мәңгегә күзләрен йомгач, ул гаиләдә әнисе һәм апасына бердәнбер ир ат терәк булып кала. Тормыш авырлыкларын күп күреп,10 яшендә өлкән ир - атлар белән чалгы тотып печән чаба башлый инде ул. Сыер, бозау, өч дистәдән арткан сарыкларга кышка печән әзерләү тулысы белән аның өстендә була. Армия сафларына алынганчы әнисе белән апасының төп ярдәмчесе ула ул.
Хатыны, сөеклесе Фәния белән дә ул Теләчедә СПТУда таныша. Егет шофер-тракторчы, ә кыз Кукмарадан ук килеп тәрбияче булырга укый.
Яшь, чая пөхтә киенгән 17 яшьлек егет кара чәчле Фәнияне бер күрүдә үк ошата. Хәтта аның артыннан йөргән егетләрне дә читкә тибәреп, кыз күңелендә үзе урын яулый. Мохтар бүген дә Фәниясен беренче күргән көндәгедәй яратып, хөрмәтләп яши. Бу яктан бик бәхетле алар. Ләкин бәхетләренең бер ягы китек шул - көтеп алган мәхәббәт җимешләре, уллары 1 яшь тулганда үлеп китә. Сабыйга йөрәк ешлыгы сүлпән дигән диагноз куела. Кайгыдан бераз айныгач, күзләре ачылып, яшәү ямен кабат тоя башлагач, бер ятим баланы гаиләгә алып бәхетле итү турында уйлана башлый Сафиуллиннар. Òзакка сузмый тәвәкәллиләр дә. 3 яшьлек кызчыкны алып кайталар. Диана баштарак авыррак ияләшә, аннары тәмам үз итеп әти-әни диеп өзелеп тора башлый. Ләкин тулы бәхетләре кабат кителә. Дианага 8 яшь булганда аның аяклары йөрми башлый. Ике ел баланы күтәреп кенә йөртә әти-әнисе. Ләкин өметләрен өзмиләр, уртак тырышлык белән кыз таяк ярдәмендә булса да, аякка баса. Әти-әни моңа да шатланып туялмый. Кызга мәктәптә уку да бик авырдан бирелә.Аның каравы матур итеп моңлы итеп җырлый. Кичләрен телевизор каршына утыра да сузып җибәрә.
– Бернинди телевизор да кирәк түгел безгә, - дип шаярта әти-әни. Тагын бер шөгыле бар кызның: кыяр белән помидорны турап салат ясап әти-әнисен сыйлый. Аягында йөри алмаса да, өстәл артына утырып миңа булыша, - дип сөенә әни кеше кызының уңышларына. Ә кыз кадерле кешеләре әти-әнисенә булган рәхмәтен шулай җырлап күрсәтә. Кызның хыялы да зур - үскәч пешекче булу һәм зур торт пешерү.
«Әнинең вакыты юк бит, гел мине карый. Шуңа үскәч үзем ясарга уйлыйм», - ди кыз, хыялы белән уртаклашып. Ә бу – җылы гаиләдә наз-мәхәббәт татып үскән бәхетле сабый хыялы. ”Минем кояшым!” - ди ул аларны яратып.
Сокланып кайттым Сафиуллиннарга. Бүгенге көндә таза-сау үз баласын да, чит-ятлар кулына тапшырганнар күпме?! Шуны белгәнгә дә бар күңел җылыларын шушы язмыш тарафыннан берничә тапкыр кыерсытылган балага биреп, аны елмайта алган бу гаиләгә иң олы хөрмәт һәм ихтирам.
Азат Мөхәммәтҗанов.
Фото: https://ru.freepik.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар