Мәктәптә кереп сигез кешене атып үтергән Илназ Галәвиев ТИСБИ колледжында укыганлыгы билгеле булды.
Апрель аенда аны уку йортыннан куган булганнар. Бу хакта “ШК”га ТИСБИның матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр.
“Илназ Галәвиев колледжның 4 нче курс студенты иде. Укуда өлгерә алмаганы өчен апрельдә уку йортыннан куылды. Уку дәверендә үзен тыныч, конфликтка кермәүче студент итеп күрсәтте. Һәрвакыт пөхтә йөрде, укытучыларга һәм курсташларына хөрмәт белән карады. Илназ декабрь аеннан уку һәм производство практикасында булды. Гыйнвар аеннан колледжга килмәде. Төркем кураторы белән элемтәгә чыкмаган. Производство практикасын яклауга һәм өч дәүләт имтиханын да килмәде. Шуның өчен уку йортыннан куылды” дип характеристика бирделәр аңа ТИСБИдан.
Комментарийлар