Мамадыш районы Югары Кыерлы авылында быел да "Авыл көне" бик зур масштабта узды. Көн эссе булса да, бәйрәмгә шактый кеше җыелган иде. Сату белән килүчеләр биредә кичтән үк урын алып куйган. Урын җитмәү сәбәпле, күбесен кире борырга туры килгән, диләр.
Югары Кыерлыда Авыл җыены үткәрелүгә быел 15 ел булган икән инде. Аның төп оештыручысы, иганәчесе – шушы авыл егете, эшмәкәр Илгизәр Хисмәтуллин. Авыл җыенын юкка гына июль башында оештырмый, ул аны үзенең туган көненә туры китереп үткәрә.
Бәйрәмне авыл мулласы Фидаиль хәзрәт Исмәгыйлев Коръән сурәләрен укып ачып җибәрде. Мәйдан тирәли җыелган авыл халкын һәм килгән кунакларны Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов сәламләде.
“Илгизәр кебек егетләр булганда, авылларыбыз яшәячәк. Мондый бәйрәмне оештырган кеше туган ягын, авылын, туганнарын, якташларын ярата, хөрмәт итә. Беребез дә туган төбәкләребезне онытырга тиеш түгел. Югары Кыерлы авылы бәйрәме турында бөтен республика белә. Питраудан кала, безнең райондагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе ул. Биредә иң саллы бүләкләр, нинди генә артистлар килми. Бәйрәм мөбарәк булсын, барыгызга да саулык-сәламәтлек телим”, - диде Анатолий Иванов.
Район башлыгы бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булган якташларын да искә алды. “Алар турында әйтмәсәм, дөрес булмас. Хәзерге вакытта 230 егетебез кайнар ноктада. Һәркайсы да исән-сау әйләнеп өйләрен кайтсын. Һәр көнне шушы теләк белән йокларга ятабыз һәм уянабыз. Аларга районнан 26 тапкыр гуманитар ярдәм җибәрдек, алга табада илтәчәкбез. Бу ярдәмгә һәркемнең өлеше керә, барысына да рәхмәт җиткерәм”, - диде ул.
Авыл җыенында капчыкта сикерү, арбага утырып йөгерү, утын кисү, катыктан тәңкә эзләү, чүлмәк вату, тауга йөгерү һәм башка ярышлар оештырылды. Уеннарда олысы да, кечесе дә теләп катнашты. Лотореядә истәлекле бүләкләр һәм төп приз – төзелеш өчен бер арба блок уйнатылды. Аны Мамадыш районының Түбән Сөн авылыннан килгән ханым отты.
Әгәр авыл халкы үзе уңган һәм тырыш булмаса, бәйрәмне бу кадәр дәрәҗәдә оештырып булмас иде. Монда җирле халыкның да өлеше бик зур. Авыл советы рәисе Альмир Зиятдинов, мәктәп директоры Дания Газизова, укытучылар, китапханәчеләр, клуб хезмәткәрләренә, гомумән, барысына да аерым рәхмәт әйтәсе килә.
Көрәш ярышларына республиканың иң көчле көрәшчеләре җыелган иде. Җиңүчеләр саллы гына акчалата бүләкләр (40, 25, 15 меңәр сум), ә абсолют батырга квадроцикл бирелде. Баш батыр булып Чаллыдан Ранис Гыйләҗетдинов танылды. Авыл батыры исеменә Югары Кыерлы егете Алмаз Җиһангәрәев лаек булды.
Үз авырлыкларында исә түбәндәге көрәшчеләр танылды:
65 кг.га кадәр Илһам Гайфетдинов
75 кг.га кадәр Айнур Нургалиев
85 кг.га кадәр Ренас Кәлимуллин
Сәхнәдә исә Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова һәм аның төркеме концерт куйды. “Бөтен концерт костюмнарымны алып кайттым”, - диде ул. Чынлап та, Илсөя һәр чыгышта төрле киемнәр киде. Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр, ягъни кичке сәгать 9га кадәр җырлады ул.
Илсөя әйтмешли, Югары Кыерлы авылы Мамадышның иң атаклы авылына әйләнде. Авылның киләсе елларда да чәчәк атуын, Авыл җыенының һәрвакыт шулай гөрләп узуын теләп калабыз!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар