16+

“Иманым – нәселемнән, күлмәгем – әбидән”

17 марта 2025, 10:39
711
0
7
Уку өчен 4 минут

Тегүгә осталыгы да, иман ныклыгы да аңа Асия әбисеннән килгән.

“Иманым – нәселемнән, күлмәгем – әбидән”

Тегүгә осталыгы да, иман ныклыгы да аңа Асия әбисеннән килгән.

Бала вакытында Гөлфия Фәхретдинова әбисеннән әкиятләр урынына пәйгамбәрләр тарихын тыңлап үскән. Биш яшеннән бирле ул намазда. Намаз укырга да әбисе өйрәткән. Гаҗәп хәл, балалар бакчасына бармыйм, анда намаз укып булмый дип, елый-елый шешенеп беткәч, зирәк әбисе монда да әмәлен таба. Оныгына озын итәкле күлмәк тегеп кидертә.

Аның балачак хатирәләре кызык та, сокландыра да. Кечкенә Гөлфия, әбәт ашагач, өйлә намазын укымыйча йокларга ятмаган. Тәрбиячесе дә намазны тавыш белән укуын сорый һәм читтән күзәтеп торып, аннан намаздагы хәрәкәтләрне өйрәнеп ала. Алай гына да түгел, шуграк балаларның да, намаз укыйсылары килеп, Гөлфия артына тезелеп укый башлаганнар.

Карт әбисе вафат булгач, әнисе ягыннан булган әбисен мәрхүмнәр өчен дога да кылырга өйрәтә ул. Шул вакыттан әбисе дә намазга баса, мәдрәсәгә укырга керә. Алма агачыннан ерак төшми диләр, авылдагы танылган абыстайның оныгы дини ихласлыгы белән бик күпләрне шаккатыра ул вакытта.

Гөлфия тумышы белән Кукмара районының Аш-Буҗи авылыннан. Биш балалы гаиләдә икенче бала ул.

– Әби белән үскән балалар без. Күп нәрсәгә аннан өйрәндек: догалар да ятлатты, эш мәлен дә ул күрсәтте. Һич тик тотмады. Бер җирдәге утынны икенче җиргә ташып өйдертсә өйдерде, эшсез утыртмады. Кул кушырып утырганны гомумән хәтерләмим, безнең якларда суган үстереп саталар, җәй буе эштә идек. Әтиебез фермер, җәен җир эшеннән бушамый, кышка кергәч, итек бастырып сату белән шөгыльләнә, – дип сөйли Гөлфия.  

Әбисе оста тегүче дә булган, һәм бу сәләт оныгына да күчкән. Ул теккәннән калган тукыма кисәкләреннән Гөлфия курчакларына күлмәкләр теккән. Тишелгән оекбаш кунычы да эшкә яраган – кечкенә йомшак уенчыклар да өс киеменә тинәнгән. Мәктәптә укый башлагач, бәйләргә дә, чигәргә дә өйрәнә. Аның әнисе дә бик оста чигүче һәм шәл бәйләүче. Ә технология дәресендә Гөлфия иң җитез тегүче була.

Кыз балаларга озын итәкле күлмәкләр таба алмаганлыктан, әниләре андый күлмәкләрне ательега заказ биреп тектерә торган булалар. Тегү цехын ачу хыялы да кызда нәкъ шул вакытта барлыкка килгәндер.

Әмма иң элек Гөлфия, 9 нчы сыйныфтан соң, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. Бер үк вакытта кичке мәктәптә дә укый. Кайбер курсташ кызларның үзләренә күлмәк тегеп киюләренә кызыгып, колледжга укырга кереп, тегүче һөнәрен дә үзләштерә. Мәктәпне дә, колледж белән мәдрәсәне дә бер елда уңышлы гына тәмамлый.

Өстәмә рәвештә медицина көллиятенә дә укырга керә, әмма бу эш аныкы түгеллегенә инангач, укуын ташлый һәм педагогика университетына юл тота. Бу вакытка инде ул Бучирмә авылыннан Илдар исемле егеткә кияүгә чыгып куя. Читтән торып педагог-психолог һөнәрен үзләштерү дәверендә ике баласы – улы Әхмәд белән кызы Мәдинә дөньяга килә.

Авылда мәктәпкә эшкә урнашканчы, рәсем һәм технология дәресләрен алып бару өчен өстәмә курслар уза. Сыйныф җитәкчесе,  тәрбия эшлэре буенча директор урынбасары да булып эшләргә туры килә.

Әмма бала вакытыннан ук күңелендә йөрткән хыялы аңа барыбер тынгылык бирми. Тегүче һөнәренә өйрәнүен белгәч тә, бу эшнең авырлыгын чын мәгънәсендә үз җилкәсендә татыган әбисенең, оныгын жәлләп: “Тапкансың инде эш!” – дип әйтүе дә аны туктатмый. Мәктәптәге тыныч эшен калдырып, тегү цехын ачарга ниятли. Аңа кадәр өйдә балалар пеленкасы тегеп сата башлый. Аннан сөлгеләр, урын-җир кирәк-яраклары тегәргә керешә. Ә бүген инде Гөлфия үз брендын булдырып, уңышлы эшләп килгән эшмәкәр. Алар теккән мунча халатларын районда гына түгел, ил буенча беләләр дип әйтергә була.

Тегү эшенә керешкәч үк, маркетплейста эшләү серләренә өйрәнә. Сату, нигездә, шуның аша бара.

– Нишләп нәкъ менә халатлар тегәргә булдың? – дип сорыйм мин Гөлфиядән.

– Андый сорау бирүчеләр күп, – дип елмая яңа танышым. – Үзеннән-үзе килеп чыкты ул. Мин тукымалар яратам, кибеткә кергәч тә яки интернеттан эзләнеп утырганда, ошаткан тукымаларга тукталып, моннан нәрсә тегеп була икән дип уйлана башлыйсың. Төркиядән зур  вафельле тукыма кайтаргач, мин аларга чынлап торып гашыйк булдым. Баштарак пледлар һәм яна туган балалар өчен сөлге тектем, аннары халатлар да тегәргә булдым. Хәзер күбесенчә халатлар тегелә. Клиентлар, тәнгә бик рәхәт, йомшак, диләр. Шунысы куандыра: үзенә халат алган кеше кабат бөтен гаиләсенә ала.

Эшеңнең уңышлы баруы тегүчеләреңнән дә тора. Әңгәмәдәшемнең сүзләренә караганда, тәҗрибәле тегүче табу авыррак. Әмма нинди генә кыенлыклар чыкса да, Гөлфия бирешә торганнардан түгел, чөнки бу аның балачак хыялы.

– Ә аны тормышка ашырырга миңа Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәллегем һәм ышануым булыша. Якыннарым, тормыш иптәшем Илдарга рәхмәтлемен, ул терәк булганга күрә, моның кадәр эш башкарыла. Нинди генә идея туса да, якыннарың сиңа ышанганда, эшеңә каршы килмәгәндә эшләве дә бик рәхәт. Товарны төяп, күп җиргә чыгып китәргә туры килә. Тукымаларны алып кайту, ташу, аннаң соң әзер товарны урнаштыру, әлбәттә инде, хатын-кыз көченнән генә килә торган эш түгел. Ә андый чакларда балаларны әби-бабалары белән калдырабыз. Алар безнең данлыклы укытучылар: әтиебез Альберт 42 ел мәктәптә эшләп, шуның 26 елын мәктәп директоры вазифасын башкарып,  быел лаеклы ялга чыкты, ә әниебез Гөлнур мәктәптә 36 ел инде балаларга физика дәресләрен өйрәтә. Аллаһның рәхмәтләре булсын аларга. Уңышларымда аларның да өлеше зур, – ди Гөлфия.  


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading