16+

Интернет аша “туганлашкан" егетләр хәрбиләргә буржуйка ясый (+видео)

Казан читендәге Залесная урамында шәхси йортта яшәүче Дмитрий Максаровның ишегалдында Урман арты бистәсенең берничә ир-егете җыелган. Алар хәрби операциядә катнашучы хәрбиләребезгә җибәрү өчен мич-буржуйкалар ясый. 

Интернет аша “туганлашкан" егетләр хәрбиләргә буржуйка ясый (+видео)

Казан читендәге Залесная урамында шәхси йортта яшәүче Дмитрий Максаровның ишегалдында Урман арты бистәсенең берничә ир-егете җыелган. Алар хәрби операциядә катнашучы хәрбиләребезгә җибәрү өчен мич-буржуйкалар ясый. 

“Хәрби операция башланганнан бирле, егетләребезгә ярдәм йөзеннән төрле әйберләр җыябыз, шөкер, булышучылар күп, әмма эшче куллар артык булмас”, – ди бу эшнең башында торучы Яшел Үзәндә яшәүче фермер Алексей Чигаров.

Без сөйләшеп торган арада: «Менә тагын дисклар китердем, егетләр, алыгыз!» – дигән тавышы ишетелде. Шул бистәдә яшәүче ир-ат икән. Шунда ук машинасының багажнигыннан бер-бер артлы дисклар да бушата башлады. Гомумән, биредә кеше өзелми икән.
Әлегә мичләр эретеп-ябыштыруда өч кеше эшли. Алексей Яшел Үзән районының бер авылында үз хуҗалыгында мәш килсә, аңа Дмитрий белән Фәрит абый Гыйльфанов Казанда ярдәмгә килә.

– Сугыш елларында кулланылган күпчелек буржуйкалар кулдан эшләнгән. Аларны солдатлар землянка һәм блиндажларда, яки үзәк җылыту системасыннан сүндерелгән йортларда яшәүчеләр, хәтта төзүчеләр дә җылыну, азыкларны җылыту өчен кулланган, – дип белгәннәрен сөйли Алексей. – Буржуйка җылылык үткәрүчән металлдан эшләнгән, димәк, кечкенә генә мәйданны да җылытырга сәләтле. Торбасы да металлдан булган.
Алексей Чигаров хәрбиләргә ярдәм итү белән күптәннән шөгыльләнә. Фермер үз куллары белән җитештергән продукцияне егетләребезгә җибәреп кенә тора.

– Татарстан фермерларының мессенджерда үз аралашу чатлары бар, – ди ул. – Булышлык күрсәтү идеясе турында игълан иткәч, бөтенесе куәтләп алды. Кайбер фермерлар бергә җыелышып алгы сызыктагы егетләребезгә квадрокоптер, квадроциклларга кадәр алып җибәрде. Беркем дә битараф түгел. Шунысы куандыра. Яшел Үзәндә мине белгәннәр шалтыратып, капчык-капчык ярдәм китерә. Кәнфит, төрле ярма, консервлар, сохарилар. Әле менә бер апа бик күп оекбаш бәйләгән. Шуларны барып алдым. Алар белән очрашкач, олы яшьтәгеләрнең күбесе елап та җибәрә.
Дмитрий Максаров исә шәхси эшмәкәр, бушаган арада мич эретеп ябыштыруга керешә. Беренче эш итеп чатларында мич-буржуйкалар эретеп-ябыштыруы, машина дисклары җыюы турында хәбәр тарата.

– Алексей белән без – “интернет аша туганнар”, – дип көлә ул. – Аның турында социаль челтәрләр аша белеп алдым. Йөрәк тыныч түгел, өч балам үсеп килә. Аларның тынычлыгын без – әти-әниләр тәэмин итәргә тиеш. Яу кырына китәр идем, әмма сабыйлар бик кечкенә, аларны үстерәсе бар. Әмма күңелем белән хәрбиләребез белән, алар өчен борчылам. Бездән дә өлеш чыксын дип менә шундый эшкә алындык. Үземнең эшләрне тиз генә төгәллимдә, тизрәк ишегалдына ашыгам. Эретеп ябыштыра беләм. Күршем Фәрит абый да кушылды.
Күршесе генә түгел, бик күпләр аның белән элемтәгә чыккан инде. Хәтта өр-яңа дисклар китерүчеләр дә бар, ди.

– Ышанмаучылар да, сатарга теләүчеләр, металл җыеп сатасыздыр диючеләр дә бар, монысы инде һәркемнең вөҗдан эше, – ди Дмитрий. – Иң мөһиме – безнең ярдәм чын күңелдән.
– Бу безнең өчен сынау чоры, сабырлыкка, бердәмлеккә сыналабыз. Хатын-кызлардан да, ир-атлардан да тирән акыл, сабырлык таләп итә торган вакыт. Шушы сынауларны горур үтәргә кирәк, – дип безнең сүзгә кушыла күршесе, олы яшьтәге Фәрит абый Гыйльфанов. Ирләр шул берничә көн эчендә дә әллә ничә мич ясаган инде.

Алексей Чигаров алгы сызыктагы хәрбиләр белән даими элемтәдә тора. Алар үз чиратында кирәкле әйберләр турында хәбәр итә.
—  Салфеткалар, антисептиклар кирәк. Су проблемасы бар, – дип сөйли Алексей. – Иң гади, бик кыйммәт булмаган механик сәгатьләр җитми, диләр. Тактик максаттан кулланыла бу. Фонарьлар ихтыяҗы бар. Без боларның барысын да командирларга тапшырабыз, ә алар кирәкле урынга җибәрә.
Элек-элек тә әби-бабаларыбыз илгә авырлык килгәндә читтә калмаган, яу кырында иминлегебезне һәм тынычлыгыбызны саклап көрәшкән, ә тылдагылар фронтка ярдәм кулы сузган. Без – аларның варислары, безнең бурыч тыныч күк йөзе өчен көрәшү.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading