16+

"Татар малай": "Инстаграмда без бик күп, чиратта – Ютуб..."

Бөтен кешенең биредә азмы-күпме дәрәҗәдә популяр буласы килә. Гади кеше интернетта популяр була аламы? Чынлыкта танылу ничек була соң ул?

"Татар малай": "Инстаграмда без бик күп, чиратта – Ютуб..."

Бөтен кешенең биредә азмы-күпме дәрәҗәдә популяр буласы килә. Гади кеше интернетта популяр була аламы? Чынлыкта танылу ничек була соң ул?

Популяр кешене зур аудитория белә. Тик бер танылу гына аз. Мондый кеше, кагыйдә буларак, лидер булып тора, аның образы әйләнә-тирәдәгеләр өчен һәрвакыт кызыклы да булырга тиеш. Хәзер ул һәрвакыт күз алдында, аның гамәлләре һәм сүзләре турында бар да сөйли, фикер алышалар. Минемчә, без әле генә блогер төшенчәсен тасвирладык. Димәк, популяр булу өчен блогер булырга кирәк, ә блогер булу өчен нәрсә эшләргә соң?

Белгәнебезчә, бүген социаль челтәрләр бик актив үсеш ала, яңа платформалар барлыкка килә һәм ул сферада үз-үзеңне таныту тизрәк тә, җиңелрәк тә. Теләсә кайсы кеше блогер була ала һәм аудиториягә ошаган контент булдыра. Әмма барыбер проблема кала. Нинди контент кешеләрне җәлеп итә һәм кайсы платформадан башлап була?

Инстаграм үз сәләтләрегезне күрсәтү һәм иҗат итү өчен уңайлы социаль челтәрләрнең берсе. Әгәр дә сез үзегезгә ошаган эшне чын күңелдән эшләсәгез, минималь тырышлык белән популярлык җыеп була. Сезгә язылучыларның симпатияләрен тиз арада яулый алачаксыз.
Уңышның бердәнбер сере юк. Кемдер җирнең җәннәт почмакларына сәяхәт итә һәм язылучыларына матур фото-видеолар төшерә, кемдер фитнес-блог алып бара, ә кайберләр үзләренең матур сурәтләре астына акыллы цитаталар язып уңышка ирешә.

Ә менә “Татар малай” буларак танылу алган Ринат Галиәхмәтнең бары тик үзенең авылын танытасы килгән. Бүген ул бөтендөнья татарларын берләштерүче беренче татар инстаблогеры! Хәзерге вакытта аның аккаунтында 145 мең язылучы бар. Ул блогинг белән 2015 елдан башлап шөгыльләнә.
– Иң беренче чиратта, үзең булып калырга кирәк. Үз йөзеңне югалтсаң, берни барып чыкмаска да мөмкин. Җырлый беләсең икән, җырлап кара. Биисең икән, биюеңне төшереп куй! Яраткан эшеңне эшләсәң, аудитория җыеп була. Ә бераз вакыт үткәч, үз язылучыңа нәрсә ошаганын, нәрсә кирәген аңлап эшли башлыйсың инде, – дип әйтә Ринат Галиәхмәтов.

Чыннан да, үзегез аңлаган, эксперт булган темага иҗат итәргә тиеш буласыз. Әгәр дә берәр темада берни дә аңламыйсыз икән, бу хакта язарга кирәкми.  Шулай ук, популяр блоглар битләрен кабатлау да дөрес күренеш булмас!  Социаль челтәрләрдә кабатлану мәгънәсез, анда болай да бер төрле контент “тулып ташыган”.
– Блогер булгач сине исемсез танырга тиешләр, дөресрәге никнейм буенча. Блог исеме буенча синең кем икәнең аңлашыла икән, бу – ярты уңыш. Әйе, барыннан да элек, яңгырап торучы һәм җиңел истә кала торган исем уйлап табарга кирәк. Сезнең профилегезнең язылучыларга нинди мәгълүмат җиткерүе турында алдан ук уйлап, туры килә торган никнейм сайласаң шәп була. Сезнең профиль исемегез контенты белән гармониягә керергә тиеш. Бүген татар блогингы бар, ул көннән-көн үсә, активлаша. Әлбәттә үсергә мөмкинлек тә бар! Инстаграмда без бик күп, чиратта – Ютуб. Хәзер аның белән ныклап шөгыльләнәбез, – ди Ринат.
Чыннан да, 21 гасыр – мөмкинлекләр вакыты. Без һәрберебез яраткан эшебез белән шөгыльләнеп кешеләргә файдалы була алабыз. Әйдәгез бергә кешелеккә татар блогингын танытыйк, дуслар!

Татар малайдан популяр булыр өчен топ 5 киңәш:

  • 1. Блогны алып бара башлаганда акча турында уйламаска;
  • 2. Чын күңелдән эшләргә
  • 3. Язылучыларга карата гадел булырга;
  • 4. Язылучылар белән гел элемтәдә булырга, җавап кайтарырга;
  • 5. Әлбәттә, позитив энергия белән бүлешергә!                                                                                 

Алинә Галимҗанова.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading