16+

Йөкле онколог-табибә йортсыз калды, 6 миллион тирәсе ипотека бурычы белән...

«Үзем йөкле, 5 айлык. Тиздән декрет ялына китәсе, барыр урыныбыз гына да юк. Энем вакытлыча фатирда яши, аның янына сыендык әлегә», ди Светлана Вәлиәхмәтова.

Йөкле онколог-табибә йортсыз калды, 6 миллион тирәсе ипотека бурычы белән...

«Үзем йөкле, 5 айлык. Тиздән декрет ялына китәсе, барыр урыныбыз гына да юк. Энем вакытлыча фатирда яши, аның янына сыендык әлегә», ди Светлана Вәлиәхмәтова.

Бурдан нәрсә булса да кала әле, ә менә уттан, кызганыч, берни калмый. Лаеш районының Сокуры авылында йорт җиткергән табибә-онколог Светлана Вәлиәхмәтова 28 гыйнвар көнне бик авыр хәлгә дуча була – үзләре өйдә юкта йортлары янып китә. 
– Мин югары белемле табибә, диплом алгач, Кама Тамагы районына эшкә кайттым. «Авыл табибы» федераль программасы нигезендә, матди ярдәм кирәклектән. Килешү нигезендә мин анда тагын өч ел ярым эшләргә тиешмен әле. Анысын эшләрмен, эшемне дә, ул төбәкне дә, халкын да бик яраттым. Ләкин уйламаганда коточкыч хәлгә тарыдык. 2024 елда җир кишәрлеге юнәтеп, ипотека кысаларында йорт төзеттек. Менә шул эчке эшләрен төгәлләү өчен акча кирәккәнгә дә мин авыл ягына эшләргә кузгалдым. Матур хыяллар якты өметләр белән яшәгәндә, бер мизгелдә барысы да үзгәрде. Йортыбыз янып юкка чыкты һәм моңа өстәп әлеге йортыбыз өчен ипотека бурычына батып калдык – 5 миллион 700 мең сум акча түлисебез бар. Бөтен йорт җиһазлары, кием-салым, хәтта документларыбызга кадәр янды, минем кулымда бернинди документым юк, – ди Светлана.

28 гыйнвар көнне  Светлана үзе Кама Тамагында була. Кичке сәгать җиделәр тирәсендә телефоны шалтырый. Алса – бертуган энесе Илья, сүзенә әле ышанмыйча тора – ничек инде йортлары яна? 
– Мин шунда ук юлга кузгалдым. Үч иткәндәй ирем дә Ижевск шәһәрендә иде. Булат та, мин дә көл өеменә генә кайтып кердек. 22 яшьлек энем Илья бездә иде, ул ванна булмәсендә булган. Берзаман ниндидер тавышлар ишетелде дә, өйдәге бөтен утлар сүнде, ди. Ул кеше кердеме соң әллә дип, чыкса, бөтен җирдә ис, аш-су бүлмәсе инде дөрләп яна торган булган. Башта үзе сүндерергә тырышып карган, утны баса алмаячагын аңлагач, урамга йөгереп чыккан да, янгын сүндерүчеләрне чакырткан. Әле бит алар да Лаешта, аннан кадәр килеп җиткәнче дә күпме вакыт үтә. Йорт эчен ялкын бик тиз чорнап алган, яңадан әйләнеп керерлек булмаган. Киемсез килеш кар өстендә басып торган Ильяга күршеләр өс киеме биргәннәр, рәхмәтләребез чиксез аларга. Ильяның да документлары, киемнәре янды. Янгын сүндерү хезмәте егетләре бик озак су сиптергәннәр, ялкынны тиз генә баса алмадылар диләр. Беренче тикшерүләр, аш-су бүлмәсендәге кыска ялганыштан ут чыкканын күрсәтә, ләкин бу соңгы нәтиҗә түгел, төп нәтиҗәне тагын бер ай көтәсе. Мин йортым януы турында әлегәчә белешмә дә ала алмадым.  Безнең өйдә һәр розеткага, һәр кабызу-сүндерү ноктасына ут көчәнешен көйли торган махсус прибор куелган иде, бу очракта аларның булуы да ярдәм итмәгән, – ди Светлана Вәлиәхмәтова. 

Янып көлгә әйләнгән йорты янына кайтып җитүгә, ул өй тирәли йөреп мәче эзләрен эзләргә керешә, чыкмаганнармы, котылмаганнармы дип өзгәләнә йөрәге. Ләкин юк, сөякләре ахырдан табыла.
– Өйдә баласы белән песиебез бар иде, Илья да аларны коткара алмавына бик үкенә. Бәлки чыгып качканнардыр дигән өметем бар иде, песине таптык, янган, хәрәбәләр арасыннан песи баласының сөякләрен һаман таба алмыйбыз. Алар да бик кызганыч, йөрәк елый. Үзем йөкле, 5 айлык. Тиздән декрет ялына китәсе, барыр урыныбыз гына да юк. Энем вакытлыча фатирда яши, аның янына сыендык әлегә. Кама Тамагы районында фатир арендалап яши идем, 30 март көнне аннан да чыгасы, декретка китәм. Безнең өчен хәзер бер сум акчаның да кадере артты. Рәхмәт, күршеләрем Булат белән икебезгә дә кием-салым, яшәрлек акча бирделәр. Йортның диварлары басып торса да, аны яңадан эшләрлек түгел, ярылган. Иминият акчасы чыгарга тиеш, ләкин бик аз күләмдә, ипотека процентларын капларга күчереләчәк ул, кулга да бирелми. Нишләп бетәрбез... – ди Светлана ханым. 

Күңел халәте дә тыныч була, кайгы киләсен берәү дә сизенми. Йортта янгын чыгар алдыннан Илья апасына видео җибәрә – мәчеләр диванга сузылышып ятканнар, үзара уйныйлар... Алар да соңгы сәгатьләрен яшиләрдер дип кем дә уйлап карамый, әлбәттә.

Булатка – 34, Светлана 27 яшь. Зур сынау алдында калган бу гаилә бала көтә. Үзе һәр көнен авыру кешеләргә ярдәм итеп яшәгән онколог-табибә Светлана гаиләсенә бергәләшеп ярдәм итик. Теләүчеләр аның 89874047009 номеры беркетелгән Ак барс, Сбербанк картасына акча сала ала. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading