16+

Ишектән кергәндә итәк кысылса, кунак килә: ырымнар һәм ышанулар

Яз көне беренче тапкыр пар сыерчык күрсәң - парлы буласың. Битең кызышса, димәк, сине яманлыйлар. Ә сез тагын нинди ырымнар, нинди ышанулар беләсез?

Ишектән кергәндә итәк кысылса, кунак килә: ырымнар һәм ышанулар

Яз көне беренче тапкыр пар сыерчык күрсәң - парлы буласың. Битең кызышса, димәк, сине яманлыйлар. Ә сез тагын нинди ырымнар, нинди ышанулар беләсез?

Төнлә белән сөялеңне айга күрсәтеп: «Менә минем чәчәгем, бармы синең  чәчәгең?» - дип мактансаң, ай  аны ала икән.

Атна кич тырнак кисмәскә - эт тырнагы чыга. 

Аш-суның өстен ябарга кирәк - шайтаннар юына. 

Елан елны өйләнмиләр - бәхетле булмыйсың. 

Иртәнге сәгатьтә җырласаң, бәхетсез буласың. 

Кич белән егылсаң, зәхмәт кагыла. 

Кич кешегә акча бирсәң, бәхет китә. 

Кич чишмәгә суга төшәргә ярамый. 

Кояш баеганда йокларга ярамый - бәхетең кими, ди.

Кырык көнгә кадәр баланы ялгыз калдырырга ярамый - җен алыштыра. 

Өй иясе йон эрләгән тавыш чыгарса, хуҗаны баета, чабата үргән тавыш чыгарса - бөлдерә, имеш. 

Сишәмбе тынгысыз көн: кер юарга, тырнак кисәргә, юлга чыгарга ярамый.

Шимбә көн тырнак кисәр булса, ул кешенең зәхмәте китәр. 

Шимбә көн юлга чыгарга, эш башларга ярамый.

Каенны өй янына утыртсаң, кайгы була, имеш. 

Балыкны тоткач санарга ярамый: бәрәкәте бетә.

Аягы йонлы - мал-туардан бәхетле булыр. 

Беләге миңле - уңган булыр.

Каз өмәсеннән чыгып киткәндә тастымалны хуҗа башына салып чыксаң, киләсе елга казың күп була, имеш. 

Мәче битен юса, кунак киләсенә. 

Сөтне кояш баегач кешегә бирергә ярамый - сыерның сөте кими.

Саескан тәрәзәгә кунса, кунак килә, ди. 

Хайван сатканда йонын йолкып калырга кирәк: токымы китмәсен дип. 

Чыпчык тәрәзәдән килеп чукыса - кунак көт. 

Эт уласа, бәхетсезлек була. 

Юл аркылы кара мәче чыкса, юлың уң булмый. Юлга чыкканда эт очраса, юл уңа.

Яз көне беренче тапкыр пар сыерчык күрсәң - парлы буласың. Битең кызышса, димәк, сине яманлыйлар. 

Борын очы кычытса, күчтәнәч килә. 

Җилкә чокыры тирән кеше ялганчы була. 

Җилкә чокырында су торса, кеше уңган була. 

Ике каш арасы ерак булса: кызлар - еракка кияүгә китә, егетләр - ерактан ала. 

Ирене калын кеше юаш була, ирене нечкә - усал була. 

Каш тартса, каш-күздән якын туганың белән күрешәсең. 

Кеше кулындагы сөялне санарга ярамый - үзеңә чыга. Колагы каты - саран, колагы йомшак - юмарт. 

Колагың чыңласа, димәк, сине сөйлиләр. 

Колак яфрагы йомшак бала гыйлемгә һәвәс. 

Кулы каты егет карт хатын ала, имеш. 

Күз кабагының уңы тартса - яхшылыкка, сулы тартса - начарлыкка, өсте тарса - шатлыкка, асты тартса - кайгыга, диләр. 

Күз кычытса - елыйсың.

Кытыгы килгән кеше көнче була, ди. 

Миңе битендә булса, мәхәббәтле була.

Очкылык тотса, сине берәрсе исенә төшереп сөйләгән була.

Өстәл астында аягыңны селкеп утырсаң, җен чакырасың, имеш. 

Сул кулның уч төбе кычытса - акча керә, уң кулның уч төбе кычытса - озак күрешмәгән кеше белән исәнләшәсең. 

Табан астың кычытса - юлга чыгасың.

Тел очың тартса - ерактагы кешең белән сөйләшәсең. 

Теш иртә чыккан бала зирәк була. 

Теше сирәк булган кешенең авызында сүз тормый. 

Тырнак өстендә кисәк-кисәк аклар хасил булса, яңа кием киясең. 

Уң балтыр тартса, авырлыклар күрүгә дәлил. 

Уң чигәң кысса - мактарлар, сул чигәң кысса - хурларлар.

Чәч үргәндә толымга эләкми калса, юл була. 

Чәче йомшак кешенең табигате дә йомшак. 

Чәчеңне үргәндә озын чәчең торып калса, хат килә. 

Яшь баланың казык теше алдан чыкса - усал була. 

Яңагыңа таянып утырсаң, ятим каласың, имеш. 

Ашаган сыныгыңны калдырсаң, иптәшең ташлар.

Ашап утырган чәйгә икмәк кисәге төшсә, кунак килә.

Әгәр берәрсе ашый торган икмәк кисәген онытып икенчесенә үрелсә, «кемдер ашыгып килә» дип юрыйлар. 

Бал белән авызланганның теле татлы булыр, май белән авызланганның теле йомшак булыр.

Бирәчәк нәзереңне үтәмәсәң, култык астыңа эт имчәге чыгар. 

Берәр җиргә барырга чыккач, кире кермә - юлың уңмый.Кердең икән, көзгегә кара.

Ботка пешергәндә болгаткан калагыңны ялама - киявең таз булыр.

Бусагага утырсаң, үсми каласың. Бусагага утырсаң, ярлы буласың, диләр.

Бусаганы атлап керергә кирәк, басып керсәң, өстеңнән сүз китмәс. Ерактан килгән күчтәнәчне ашасаң, гомерең озыная, имеш.

Идән себергәндә артыңда чүп калдырсаң, киявең карт булыр. 

Идәнгә пычак төшсә, ир кунак килә. 

Ишек астына ат дагасы кадаклап куйсаң, аяк арасыннан өйгә шайтан керми, ди. 

Ишектән кергәндә итәк кысылса, кунак килә. 

Казан өстеннән ашасаң, фәкыйрьлек килә.

Караңгыда ашама - киявең карак булыр. 

Каршыңа буш чиләкле кеше очраса, юлың уңмый. 

Кашык төшеп китсә, хатын-кыз кунак килә. Кеше кулыннан энәне тотып алма - дошманлашырсың. 

Киемне сул ягы белән төреп куярга ярамый - бәхетең киреләнеп килми торыр. 

Кисеп, өеп куйган икмәк ишелеп төшсә, кунак килә. 

Көзгегә карап җырласаң, сүз ишетәсең. 

Көйгән әйбер ашаган кеше аюдан курыкмый, ди.

Кулны югач, юеш килеш селкергә ярамый: шайтан шатлана.

Матча турына ятсаң - саташасың. 

Өстәл почмагына утырган кеше җиде ел өйләнә алмый, ди.

Өстәл сөрткәндә чүп калдырсаң, киявең шадра була. 

Тоз түгелсә, гауга-талаш була. 

Үз күчтәнәчеңне ашасаң, гомерле буласың.

Чәй ясаганда чәе ташса, ул кеше бәхетле була.

Чит кеше мендәрендә йокласаң, чәчең коела. 

Чүп өстеннән чыгарга ярамый - өстеңә начар сүз әйтәләр.

Юлга чыкканда буш чиләкле кеше очраса, юл уңмый. 

Яше тулмаган баланы көзгедән каратырга ярамый: сакау була.

Кулга яки башка җиргә сөял чыкса, чикерткәдән тешләтергә кирәк.

Чыганак: Өмет

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading