16+

Их, Кызыл Уфаларга тагын бер барсаң иде…

Кечкенә генә шәһәр булса да, матур һәм зур тарихы булуы тәэсирләндерде безне.

Их, Кызыл Уфаларга тагын бер барсаң иде…

Кечкенә генә шәһәр булса да, матур һәм зур тарихы булуы тәэсирләндерде безне.

Минем әле Уфага барган юк. Әмма Кызыл Уфада булырга өлгердем инде. Сүзем Свердлау өлкәсе Кызыл Уфа шәһәре турында. Матур сәфәр кылырга туры килде шул якларга. Татарстанның кайсы шәһәре белән дә чагыштыра алмадык әле үзен. Борынгылыгы белән Чистай өяз шәһәрен дә хәтерләтте ул. Өлешчә Бөгелмә, Мамадыш шәһәренә дә охшашлыгы дә бар кебек. 

Кызыл Уфа

Чыннан да кызыл булып чыкты бит. Ничә еллар элек үк салынган әлеге кызыл кирпеч биналар һаман да шәһәрнең үзенчәлекле архитектурасын саклап тора. Шәһәргә дүрт бертуган Мальковлар килеп урнаша. Фадей Мальков артиленең эшчәнлеге, аның  мастерлары төзегән йортлар бүген дә Красноуфимск шәһәренең йөзен билгели. Гомумән, бу гаилә эшчәнлеге турында бик кызыклы истәлекләр сакланган. Кирпеч заводы хуҗасы бөтен шәһәрне үзенең кирпечләре белән төзеп чыга. Бу биналар әле дә үзләренең чыдамлыгы белән аерыла. Алай гына да түгел, Мальков мастерлары йортларны үзенчәлекле итеп бизи торган була. Аркалар, овал янлы йорт почмаклары шул чорны гына түгел, бүгенге шәһәрне дә ямьләндереп тора. Фадей Мальков бик тә тырыш кеше була. Таләпчән дә. Әгәр дә ул җиргә тотып аткан кирпеч ватылса, ул бөтен партиясен юкка чыгарта. Аннан авылларда бик күп йомыркалар сатып ала ул. Кирпечкә күпләп йомырка кушу, биналарның ныклыгын тәэмин итә. Бер кирпечкә ике йомырка кушыла. Фадейда эш күп булуын белгән барча халык аның йортына агыла. “Мальков йортын шундук табачаксың, тәре куеп бизәлгән йорт берәү генә шәһәрдә.

Шунда сугыл, эшсез дә, ризыксыз да калмассың”, диләр. Чынлыкта да тирә-юньдәге бөтен кеше бу йортка килә. Ике катлы йорт янәшәсендә бер катлы контора эшчеләрне теркәп тора. Биредә эшкә урнашканнарга иртәнге, төшке  һәм кичке аш та бирелә. Кайтканда икмәк бирәләр. Чөнки Мальковларның хатыннары бөтен эшчеләргә җитәрлек икмәк пешерә торган булалар. Эшләгәннәренә акча да түлиләр. Бүген дә шәһәрдә Мальковлар йорты да, аның конторасы да саклана. Гомумән, шул чорда төзелгән күп биналар гамәлдә әле. Мәгариф оешмасы да, админстрация бинасы да Мальков чорында төзелгән вакыттагы сыйфатта эшләп тора. Ул бу шәһәрдә генә түгел, бөтен Пермь өлкәсендә чиркәү-храмнар төзегән. Фадей Мальков кыш көне шапка киеп йөрми торган була, чөнки очраган һәр кеше баш киемен салып, аның белән исәнләшә. Аңа чыннан да хөрмәт зур була. Иң кызыгы да шул – Фадей Мальков укый да белмәгән. Аның өчен икенче туганы укыган. Бүген дә Екатеринбургта Урал эшмәкәрләренә багышланган күчмә күргәзмәдә Агафуров, Демидовлар белән беррәттән беренче гильдия купец Фадей Мальковка багышланган урын да бар. 

Кызыл Яр

Кызыл Яр дигән татар авылыннан үсеп чыккан шәһәр. Ул крепость шәһәре. Шәһәргә исем бирү вакытында Красноярск дип атау уе да була. Тик якында Красноярск шәһәре булу сәбәпле, шәһәргә Красноуфимск исемен куялар. Шәһәр Уфа елгасы ярында урнашкан. Елганың озынлыгы 983 километр. Ә яше миллион ел белән исәпләнә. “Мин монда мактанам инде. Идел 20 миллион ел, Лена, Иртыш 5 миллион ел яши, кайсыдыр 7 миллион ел яши. Алар тулы сулы елгалар. Алар шулай яшәргә дә тиеш. Безнеке аз сулы исәпләнә, тик андыйлар алай озак яшәми. Алар я күлгә, я сазлыкка әйләнә. Безнең су тере санала. Анда чиста суда гына яши торган балыклар гомер итә.

Уфа елгасы Ак елгага, Ак елга Камага, Кама Иделгә, Иделдән диңгезгә дә ерак түгел”, – дип сөйли безгә Красноуфимск шәһәренең экскурсоводы Наталья Полетаева. Аның сөйләвенчә, Уфа елгасы бик озак еллар үзенең беренчел үзенчәлекләрен саклап яши. Заманында биредә пристань урнашкан була. Анда Демидов тимерләрен дә йөрткәннәр, ашлыклар да төяп озатканнар. Бу шәһәргә хас булган тагын бер үзенчәлек, ул да булса рифлы катламнарның булуы. Шәһәрдә күп урыннарында әлеге җир катламы бар, аның шартлатып, җимереп тә булмый. Ул шушы шәһәргә генә хас географик бер билге булып тора. 300 миллион узса да, шәһәрдә яшәүчеләрнең һәрберсендә диярлек шундый ташлар бар.

Борынгы ташларны, борынгы үзенчәлекләрне билгеләүче таш япмалары билгеләре әледән әле килеп чыга икән. Биредә шундый карьер да бар. Рифлы таш япмасында Геликаприон акуласы эзләре дә сакланган була. Ул фәнни хезмәтләрдә дә Бессоновның Геликаприон акуласы дип кертелгән. Бессонов үзләренең якларында әлеге борынгы акула төренең теш эзләрен ачыклый. Ул тарихи билге буларак Красноуфимск шәһәренең күп кенә урыннарында күрсәтелеп үтелә. Уфа елгасының яр буендагы заманча паркта да әлеге акула белән танышырга була. Гомумән, балалар да шунда ясалып куелган акула сыртыннан шуып уйнарга ярата икән. Яңа паркта шулай ук самоварга кадәр һәйкәл куелган. Тула самоварларына кадәр үк 30 ел алдан биредә самоварлар заводы булган. 1740 елда Асокиннар Түбән Ирга авылында самоварлар заводы ача. Кызылуфалылар сөйләвенчә, көндәшлек аркасында Асокин заводын Демидовлар бөлдерә, аның аерым тарихы бар.

Очучы Ираида
 Кызыл Уфа үзенең үзенчәлекле шәхесләре, бигрәк тә данлыклы хатын-кызлары белән дә горурлана. Шуларның берсе очучы Ираида Вертипрахова. Ул чакта хатын-кызлар әле күпләп очмаганнар. Очучы булырга хыялланган Ираида уйламаганда очучылар училещесына укырга керә. Ул бик яхшы укый. Ираида Ил-67, ТУ-134 самолетларын йөртә башлый. Озак та тормый Ираида Федоровна хатын-кызлар экипажын төзи. Аның самолетларын бары тик хатын-кызлар гына йөрткәннәр. Ул алар белән берлектә 6 тапкыр очу рекордын куя.

Биеклектән очу, күчереп утыртмыйча очу буенча сынатмаслык рекордларны раслый. Бер генә дә ирләр экипажы да мондый күрсәткечләрне эшли алмый. Ул барысына да исбатлап күрсәтә. Ираида Вертипрахованың бөтен документлары Мәскәүдә түгел, нәкъ менә Красноуфимск шәһәрендәге туган якны өйрәнү музейда саклана. Ул пенсиягә чыккач, фатирын Мәскәүдә калдырып, туган шәһәренә кайтып төпләнә. Биредә ветераннар хорына йөри, мәктәп укучылар белән очраша. Талантын бөтен илгә күрсәтсә дә, йөрәге белән ул туган шәһәрендә кала. Бүген аның истәлегенә яңа паркта очучы кыз һәйкәле куелган. Кызганыч, очучы исән чагында ул ясалмый әле. Моннан тыш биредә мәдәният йорты каршында танылган якташлары актриса Ирина Мурзаевага һәйкәл куела. Аның зонты астында култыклашып фотога төшү мөмкинлеге дә бар. 

Тәфкиләү көе
Үзәкләрне өзгеч “Тәфкиләү” көе дә шушы шәһәр белән идарә иткән Тепкелев исеме белән бәйле тарихны ишетү дә көтмәгәндә булды. Тепкелев тискәре персонаж санала. Ул биредәге җирләре тартып алуда, кешеләр коллыкка төшерүдә гаепләнә. Ризасызлык туа, чуалышлар башлана. Башкортлар баш күтәрә. Халык восстанияләрен бастырту өчен дә Тепкелев зур көч куя. Бу якларда күп крепость шәһәрләре төзелә, заводлар салына. Чынлыктан аның исеме Котлымөхәммәт Мәмәтов була. Ул исемен дә, динен дә алыштыра. Хәрби кеше буларак подполковник дәрәҗәсенә кадәр җитә. Патша алдында абруйлы кешегә әйләнә.

Тик халыкны җәберләве тарихта аның исемен кара төсләр белән буйый. Шактый кеше аның рәхимсезлеге аркасында кыен күрә, канкоеш күп була, меңләгән кешеләр һәлак була. Коллыкка төшкән татарлар аны усал морза диләр. Шәһәр тарихында аның турында күп мәгълүмат тупланса да, әлеге тарихи шәхес турында сөйләргә бик яратмыйлар биредә. Тик тарихтан качып булмый торган фактлар да бар шул. Ни генә булса да, ул Кызыл Уфа шәһәрен салуда зур роль уйный. 

Мәчет яктысы
Бүген шәһәрдә туристлар өчен махсус маршрут булдырганнар. Күп кенә истәлекле урыннарны матурлап куйганнар. Күбесе турында без югарыда сөйләп үттек. Төп урам, Уфа елгасы яр буе бүген халыкның яратып йөри торган урыннарына да әйләнгән. Шәһәр эчендә күп кенә оешмалар, мәчет һәм храмнар кул сузымында гына. Биредә җимерелгән храм-чиркәүләрне, мәчетне төзекләндерү эшләре дә даими алып барылган. Төп урамдагы храм янәшәсендә төрле сугышларда шәһит киткән якташларының исемнәрен мәңгеләштергән мәйданчыкта тулы бер һәйкәлләр ансамбле барлыкка килгән.

Гомумән, Красноуфимск шәһәрендә татарлар да, руслар да дус-тату яши. Бер-берсен хөрмәт итәләр. Татар кешесенең табынында булган камыр ризыкларын башкалар заказга әзерләтә, яки үзләре үк пешерергә өйрәнгән. 

Без кичке якта поезддан төшүгә карамастан, төнге шәһәрне дә карарга, иртән экскурсоводка ияреп чыгып китәргә дә вакыт таптык. Күңелдә калганы – төнге яктылыкта матур булып балкып торган мәчет булды. Мәчет тә бик борынгы, электән үк салынган агач мәчет урынына яңа кирпеч мәчет күтәрелгән. Аның янәшәсендә рифлы катлам булу да аны нурлы итеп күрсәтә, ахырсы. 

Гомумән, Кызыл Уфаны ошатып кайттык. Милли җанлы дусларыбыз, татар театрыбыз, кечкенә генә шәһәр булса да, матур һәм зур тарихы булуы да тәэсирләндерде безне. Кайттык кына кебек, тик кабат шунда барасы килеп калды. Их, Кызыл Уфаларга тагы бер барсаң иде.



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading