16+

Кайгылы хәбәр: танылган журналист вафат

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Журналистлар берлеге әгъзасы, ветеран журналистыбыз Азат ага Сөнкишев 80 яшенә җитеп, арабыздан китеп барды.

Кайгылы хәбәр: танылган журналист вафат

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Журналистлар берлеге әгъзасы, ветеран журналистыбыз Азат ага Сөнкишев 80 яшенә җитеп, арабыздан китеп барды.

Ул 14 гыйнвар көнне иртән үз фатирында җан биргән. Азат ага гомере буе Апас районының “Йолдыз” газетасында хезмәт итсә дә, картлыгында Казанга күченеп килергә мәҗбүр иде. Шулай да ул Апасын сагынып гомер итте.
Ялгыз яшәде, әмма тәрбиядә иде. Бертуганы Гөлшат апа әле кичә дә янында булган.
– Гел барып йөрдем. Әле безнең Лира исемле бертуганыбыз да бар. Миңа сеңел, Азатка апа тиешле ул. Аның өч баласы бар. Шул балалар мине дә, Азатны да карыйлар. Киченнән Азат янында озак сөйләшеп утырдым. Ашарына пешереп калдырдым. Урын-җирен алмаштырдым. Авырды инде ул, тыным кысыла, диде. Аяклары шешкәнлектән таякка гына таянып йөрде. Бүген иртән Лираның кызы Гөлнара янына керсә – үлгән. Тәннәре җып-җылы иде, ди. Елап шалтыра балакаем, ышанмыйча тордым. “Шәһри Казан” газетасына Азат абыегыз бик рәхмәтле иде. Йолдыз Шәрәпова аның юбилее уңаеннан язма бастыргач, әй куанды да инде. Рәхмәт, гомеренең соңгы шатлыкларын да аңа сез бүләк иттегез, – диде, кайгы уртаклашып хәбәргә кергәч, Гөлшат апа Сөнкишева. 

Азат абый тынгысыз кеше иде. Шул хәлендә дә ноябрь аенда туган ягына – Шәүкәт ага Галиевны искә алу чарасына кайтып килде. Аның бу сәфәре Апасы белән хушлашып, гомер иткән сукмаклары белән бәхилләшүе булган. Соңгы васыяте итеп тә Апаска алып кайтып җирләргә кушкан.
– Анда кадәр алып кайта алмыйбыз инде. Туганнар үзара киңәш иттек тә, Юдино бистәсе зиратыннан урын алдык. Бүгенге төнне Азат моргта куначак, иртәгә сәгать ничәдә җыеп бирерләр бит... – ди Гөлшат апа. 

Аның үзенә дә 84 яшь тулган. Лира апа исә бөтенләй урын өстендә, берничә мәртәбә инсульт кичергән. 
– Гаиләдә мин – сигезенче, Азат унынчы бала иде. 1943 елның 8 декабре көнне туса да, әти аны 1944 елның 1 гыйнвары туды, дип яздырган. Авырып торса да, күңеле белән дөнья гизде, Апаска кайтып юбилеен үткәрергә хыялланды. Адәм меңне, Аллаһы берне багышлый дип, юкка гына әйтмиләр икән, – ди Гөлшат апа.  
Азат ага Сөнкишев ТАССРның Әлки районы Иске Салман авылында туа. Казан дәүләт университетында укый, 1968 елда исә Апас районы «Йолдыз» газетасы редакциясендә эшли башлый. Тәрҗемәче, хәбәрче вазыйфасын үти, авыл хуҗалыгы, хатлар бүлеген җитәкли. Азат ага Сөнкишевның иҗаты күпкырлы, ул күп бүләкләр иясе. Үзе исән чагында Апас төбәгенең 3 томлы тарихи энциклопедиясен эшләп, моннан тыш та китаплар бастырды – киләчәк буынга иң кыйммәтле олы мирасы. Апасның туган якны өйрәнү музеена үзе исән чагында бүләк итеп калдырган әйберләреннән  шәхси күргәзмәсе оештырылган. Фотоаппараты, дәүләт бүләкләренең күчермәләре дә урын алган. 
Апас төбәгеннән чыккан каләмдәшләребезнең остазы булган Азат ага Гали улы Сөнкишевның урыны оҗмахта булсын. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

7

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Урыны ожмахта булсын. Бик эйбэт кеше,районда минем эни белэн эшлэгэн Азат абый. Бала чактан хөрмәт итэбез.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нигә аның соңгы теләген үтәмиләр икән инде?! Мәрһүмнең гәүдәсен туган ягында җирләтәсе килгән бит!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Урыны ожмахта булсын Азат абыйнын!

        • аватар Без имени

          0

          0

          АБДУЛЛА АЛИШ ИҖАТЫН, АНЫҢ МӘДӘНИ МИРАСЫН МӘҢГЕЛӘШЕРҮ ӨСТЕНДӘ СӨНКИШЕВЛАР НӘСЕЛЕНЕҢ КАЛДЫРГАН ЭЗЕ ҖИР ЙӨЗЕНДӘ САКЛАНЫП КАЛДЫ. АЗАТ АБЫЙ БЕЛӘН ГӨЛШАТ АПАНЫ КӨЕККӘ КАЙТЫП ЙӨРГӘНГӘ КҮРӘ ЯХШЫ БЕЛӘ ИДЕК. КЫЗГАНЫЧКА КАРШЫ АДӘМ ГОМЕРЕ КЫСКА ШУЛ. ӘММА КАЛДЫРГАН ЭШЕ МӘҢГЕЛЕК........

          Мөһим

          loading